Ул биш ел Башкортстанның икенче зур шәһәре мэры булып эшләгән.
Владимир Куликов Уфада Республика клиник дәваханәсендә вафат булды, анда аны авыр хәлдә алып килгәннәр. Соңгы өч атнада ул чиргә каршы көрәшкән.
Стәрлетамак шәһәре хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Газизов социаль челтәрләрдәге үз битендә: "Бүген минем якын дустым, хезмәттәшем вафат булды. Владимир Иванович авыруга каршы озак көрәште, әмма җиңә алмады. Мин аны "Иваныч" дип атадым. Без игелекле, дустанә мөнәсәбәттә булдык, бер-беребезне мең ел белдек кебек. Владимир Иванович Стәрлетамакны үстерү өчен күп эш башкарды, туган шәһәре өчен җан атып торды. Минем өчен бу бик зур югалту. Туганнарының һәм якыннарының кайгыларын ихлас уртаклашам. Владимир Иванович турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланачак", - дип язган.
Владимир Куликов Стәрлетамакта 1966 елда туган. «Химия производстволары машиналары һәм аппаратлары» белгечлеге буенча УДНТУны тәмамлаган. 1992 елдан туган шәһәре хакимиятендә төрле вазыйфаларда эшли.
Фото: bashinform.ru