+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
11 ноябрь 2021, 18:20

Андрей Назаров халык исәбен алуда катнашты

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Бөтенрусия халык санын алуда катнашты.

Андрей Назаров халык исәбен алуда катнашты
Андрей Назаров халык исәбен алуда катнашты

- Бу бик мөһим һәм социаль әһәмиятле чара. Ул безгә республикадагы эшләрнең факттагы торышын белергә, нинди сандагы мәктәпләр, балалар бакчалары, дәваханәләр һәм торак төзергә кирәклеген төгәлрәк аңларга мөмкинлек бирәчәк. Алынган мәгълүматлардан чыгып, без Башкортстанның социаль һәм икътисади үсеш программасына төзәтмәләр кертә һәм власть органнары эшен нәтиҗәлерәк төзи алабыз, - диде Андрей Назаров.

Бөтенрусия халык санын алу тәмамлану стадиясенә керде. Росстат мәгълүматларына караганда, бүген Башкортстанда инде 4 миллионнан артык кеше чарада катнашкан - бу илдәге иң яхшы нәтиҗәләрнең берсе. Гомум нәтиҗәләр агымдагы елның декабрь ахырына ясалачак, ә төгәлрәк нәтиҗәләр - 2022 елның гыйнварында, ә ахыргы нәтиҗәләр 2022 ел дәвамында билгеле булачак.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: