+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
11 ноябрь 2021, 18:15

Башкортстанда халык санын алуда хокук бозулар теркәлмәгән

Халык санын алуны үткәрүгә бәйле хәлләрне контрольдә тоту һәм мониторинглау буенча эшче төркем үз эшенә башлангыч йомгаклар ясады.

Башкортстанда халык санын алуда хокук бозулар теркәлмәгән
Башкортстанда халык санын алуда хокук бозулар теркәлмәгән

- Эшче төркем эше чорында без 17 шалтырату алдык. Аларның барысы да диярлек мәгълүмати характердагы сораулар иде. Кешеләрдән алар кайда исәп алу узарга тиеш, бер урында теркәлгән, ә икенче урында яши торган хәлдә ничек булырга мөмкин, һәм башка сораулар да булды. Бу сорауларга без җавап бирдек. Исәп алучылар тарафыннан гражданнарның хокукларын бозу турындагы хәбәрләр теркәлмәде, - дип язган үз социаль челтәрләрендә эшче төркем җитәкчесе, Башкортстан татарлары башкарма комитеты рәисе һәм Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Хәкимов.

Белгеч сүзләренә караганда, республикада халык санын алуны кешеләргә уңайлы итү өчен барысы да эшләнгән, шуңа күрә без объектив нәтиҗәләргә ирешәчәкбез. Эшче төркем эшен дәвам итә. Һәркем аңа 8(347)246-48-45 яки 79191454651 телефоннары буенча мөрәҗәгать итә ала.

Бөтенрусия халык санын алу 14 ноябрьдә төгәлләнәчәк. Башкортстан халык санын алуда катнашу буенча лидерлар рәтенә керде. Бу хакта Росстат башлыгы Павел Малков Русия Президентының хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәсендә хәбәр итте. Республикада инде 4 миллионнан артык кеше исәпкә алынды.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: