+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Башкортстанга 100 ел!
19 декабрь 2019, 13:40

Татар егетләре патша сакчылары булган

Бу фото безгә Американы урап кайтты.

Бу фото безгә Американы урап кайтты.

Без үскәндә ул нәнәйдә саклана иде. Бик сирәк кенә ул аны уймак шәле, күн читекләре, тагын әллә күпме хәзинәсе сакланган зәңгәр сандыгы төбеннән алып, безгә күрсәтә иде. Фото калын гына катыргыда, әмма бер урыны сына башлаган иде. Мөнвәрә нәнәй картәтием Гыйбадулла Абдулла улы Вәлитов янында басып торган "гуәрдин"не үзебезнең авыл кешесе - Закир Шакир ул Шакиров дип таныта иде. Аның әнисе Галимә абыстай Вәлитовлар нәселеннән булганга, бу егетләр кардәш-ыру булып чыга.
Патша хәзрәтләрен саклаучы Семеновский һәм Екатерининский полкларына физик яктан бер төрле - озын буйлы, нык егетләрне алганнар. Безнең авылдан анда хезмәт итүчеләрдән фотодагы шушы икәү билгеле.
Имештер, Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан дөньялар чуала башлагач, Закир Гыйбадулланы, нинди заманда да тотрыклылык булыр, дип, гыйлем алырга Мәскәүгә китәргә өнди. Әмма ул башка юлны хуп күрә һәм, демобилизациядән соң, авылына юллана.

Картәти янындагы кеше күренекле галим, урыс графикасы нигезендәге тәүге башкорт алфавитын булдырган Закир Шакиров булу-булмавын хәзер әйтүе кыен. Гәрчә ул аңа охшаса да.

Ә аның янында - безнең Гыйбадулла картәти. Ул 1884 елның 25 мартында Кушнаренко районының Карача-Елга авылында туган. Санкт-Петербургта патша хәзрәтләренең Семеновский полкында хезмәт иткән. Пәһлевән буйлы, көрәк кебек куллы, шул ук вакытта сабыйларча саф күңелле кеше булган. Аз гына хәтерләвем буенча, ул атлар карый, айгырларны биергә өйрәтә иде, дип сөйлиләр. 1970 елда вафат булды.
Бу фотосурәт әлеге көндә Америкада яшәүче апабыз Лилия Нәҗип кызында саклана. Аның нөсхәсен сезгә дә тәкъдим итәбез.

Ә сезнең гаиләдә нинди истәлекле фотолар саклана? Кыска гына мәгълүмат белән 8 917 472 58 54 ватсап номерына юллый аласыз!




Фото: Гаилә архивыннан.



Читайте нас: