+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Башкортстанга 100 ел!
17 декабрь 2021, 10:18

Безнең авыл "модница"лары

"Аклы-каралы тарих" рубрикасында без узган гасыр фотоларын барлыйбыз. Аларның һәрберсе безнең алда үз серен ача.

Безнең авыл "модница"лары
Безнең авыл "модница"лары

Бу фото 1944 елның 24 октябрендә Кушнаренко районының Талбазы авылында төшерелгән. Аның артында язылганча, бу - укытучылар коллективы. "Төштек Талбазы авылында укытканда. Пионервожатая Сухова Р., директор Галиева Зияда, завуч Вәлишина Җәмилә" диелгән.

Бу - "укытучы апа әрчемәгән бәрәңге ашыймы икән"нәр буыны, укытучыны илаһи зат итеп күреп, аның яныннан узганда ирләр баш киемен салып, тәмәкесен яшерә торган заман.

Фотосурәтне кулга алгач та, укытучы апаларның баш киемнәренә игътибар итәсең. Берсе дә башкасын кабатламый, шәлләрен дә һәркайсы үзенчә ябынган. Өс киемнәре дә зәвыклы. Якалары кемдә шәлсыман, кемдә утыртма, кемдә "инглизчә"... Ул елларда затлы саналган каракуль якалар белән драп, плюштан тегелгән пальтолар. Ә бит тарих 1944тә... Дәһшәтле елларда, ачлык, ялангычлыкта да затлы, зәвыклы, зыялы һәм абруйлы булып калган бу апаларга карыйк. Күзләреннән түгелгән нурны, мәгънәле, акыллы карашларын күңелләргә салыйк.

Фото: Эльвира Фәрәхетдинованың гаилә архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: