+13 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Экология форумы зур кызыксыну тудырды

Дәүләт җыелышы-Корылтайның Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Николай Хорошилов һәм аның урынбасары Елена Родина экология форумында катнаштылар, шулай ук Русиянең алты төбәгеннән һәм Кытайдан 40тан артык катнашучыны җыйган “Экология һәм технологияләр” махсуслашкан күргәзмәдә булдылар.

Форумда дәүләт власте органнары вәкилләре, галимнәр һәм эшкуарлар арасында экология өлкәсендәге иң актуаль мәсьәләләрне хәл итү буенча фикер алышты.

— Республикада каты көнкүреш калдыклары белән эшләү системасы үзгәртеп корыла, — диде Елена Родина. — Чүпне сортларга аеру, эшкәртү инфраструктурасы һәм бу системаның башка элементлары формалаша.

Форумда һәм күргәзмәдә илебездә кулланыла торган иң яхшы тәҗрибәләр белән танышып кына калмыйбыз, ә аларны үзебезгә күчерү хәстәрен күрәбез. Күргәзмәдә катнашучыларда экологик хәвефсезлек һәм альтернатив энергетика өлкәсендәге предприятиеләрнең эшләнмәләре, Уфаның балалар экология-биология үзәкләре экспозицияләре зур кызыксыну уятты. Заманча “Яшь урбанист-эколог” шәһәр киңлеге проектлары мәйданчыгы эшләде, паркларны һәм йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча проектларны тәкъдир итү оештырылды.

Форум кысаларында “Иҗтимагый киңлекләр белән идарә итү” секциясе, студентлар, аспирантлар һәм яшь галимнәрнең “Су белән тәэмин итү, су бүлү һәм тирә-як мохитне саклау системалары” дигән халыкара фәнни-техник конференция, “ТКХ өчен санлы технологияләр. Торак-коммуналь хуҗалыкны санлаштыру ачкычы буларак инженер белеме” дигән темага “түгәрәк өстәл” үткәрелде.

Экология форумы зур кызыксыну тудырды
Экология форумы зур кызыксыну тудырды
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: