1941-45 елларда Башкортстанда авыл кешеләренең 18 проценты хезмәт лагерена мобилизацияләнә.
Халкыбыз Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләде. Җир яралары булып калган окопларны күптән яшел үлән капласа да, сугыш яралары онытылмый, киресенчә, дәһшәтле еллар ераклашкан саен, буыннан-буынга күчеп, йөрәкләребездә саклана. Шунысы да мөһим, илебезнең сугыш елларындагы елъязмасы да әледән-әле халкыбызның фронттагы һәм тылдагы батырлыклары сәхифәләре белән тулылана. Сугыш яланында хәбәрсез югалганнар арасында “табылганнары” да шушы 75 ел эчендә үзе бер армия кадәр булыр иде.
Җиңү көнен якынайтуда фронттагы яугирләр өлеше зуррак булдымы, әллә тылдагы халыкныкымы, дигән сорау беркайчан да куелмады. Бөек Җиңү “тынычлык йорты”ның бер түбәсе астында яшәүче йөзләрчә милләт кешеләренең, үз өлешен кертүче шәһәр һәм авыл халкының бердәм көч булып туплануы һәм дошманга каршы көрәштәге батырлыгы белән яуланды.
Илебезнең куәтле аграр төбәкләренең берсе булган Башкортстанның да Бөек Җиңүне якынайтуда өлеше зур булды. Башкортстан сугышның беренче көннәреннән үк “Барысы да Җиңү өчен” дигән девиз белән яши һәм эшли башлады. Ә инде авыл хуҗалыгы фронтны техника, атлар, сугыш коралы һәм азык-төлек белән тәэмин итүдәге зур өлеше өчен Иосиф Сталинның Рәхмәт хатларына лаек булды.
Тарихи мәгълүматларга караганда, сугыш алды елларында Башкортстан көчле индустриаль төбәкләрнең берсенә әверелеп, аграр җитештерүне елдан-ел арттыруга юнәлеш алган була. Әмма дәһшәтле 1941 ел тыныч тормыштагы барлык максат-бурычларны челпәрәмә китерә. Июль башында ук фронтка озатыла башлаган техниканың гына түгел, ир-егетләрнең дә кимүе авыл хуҗалыгы җитештерүендә, билгеле, кире чагылыш таба.
Архив документларына ярашлы, 1941 ел ахырына республика колхозларында эшкә яраклы кешеләр саны ел башында булган дәрәҗәдән — 36, ә 1942 ел азагына 55 процентка кими. Авылны җир эшкәртү техникасы һәм ягулык белән тәэмин итү кискен авырлаша.
Белешмә. КПССның Башкортстан өлкә комитеты архивы мәгълүматлары буенча, 1940-1944 елларда республикада бодай басулары мәйданы — берничә тапкыр, сыер малы саны — өчтән бер өлешкә һәм дуңгызлар өч тапкыр кими.
Фронтка озатылган ир-егетләрне хатын-кызлар, өлкән яшьтәгеләр һәм балалар алыштыра. Авыл, элеккечә, иген үстерә, терлекчелек, яшелчәчелек белән шөгыльләнә. Шул ук вакытта, авырлыкларга карамастан, Башкортстан хуҗалыклары кок-сагыз җитештерүне арттыра. Әлеге культура резина сәнәгате өчен чимал буларак үсте-релгән.
Нәкъ сугыш башланган елда республика моңа кадәр ят булган культура — шикәр чөгендере игә башлый. Дөресрәге, “татлы тамыр”ны сугышка кадәр үк үстерү планы булган, әмма ил өстенә төшкән сынау әлеге теләкне кичектереп торырга мәҗбүр итә. Шикәр чөгендере үстерә башлау бу чор өчен мөһим һәм бик вакытлы була. “Татлы тамыр” плантацияләре республика халкын шикәр комы белән тәэмин итүне яхшыртырга мөмкинлек бирә.
Әлбәттә, сугыш авыл хуҗалыгындагы төрле һөнәр ияләренең башкарган эшен ташларга мәҗбүр итә. Кадрлар кытлыгы кискенләшә. Шуңа күрә дә, авылдагы “хезмәт армиясе”нә 16 яшьтән 55 яшькә кадәр булган хезмәткә яраклы барлык кешеләрнең алынуы очраклы түгел. Бу тәртип сугыш ахырына кадәр дәвам итә. Башка төбәкләргә ярдәм итү өчен җибәрелгәннәре дә аз булмый. 1943 елның декабрендә, мәсәлән, БАССР Халык комиссарлары советы рәисе урынбасары Мохит Вәлшин болай дип яза: “Илнең торф сәнәгатендә Башкортстаннан килгән берничә дистә мең эшче эшли, шуларның 20 меңгә якыны — электр станцияләре наркоматы предприятиеләрендә. Алар илнең оборона предприятиеләрен торф белән тәэмин итә.”
Белешмә. Сугыш елларында республиканың авыл халкы саны 706,5 мең кешегә кими. Шундый авыр шартларда Башкорт АССРы Бөек Ватан сугышы елларында 1479,5 миллион сумлык, ягъни, СССРда тулай җитештерелгәннең 2,2 проценты күләмендә продукция җитештерә. Фронтка барлыгы 71 мең баш ат, 750 берәмлек трактор озатыла.
Фронтка тормыш иптәшен, ир туганнарын озаткан хатын-кызларның, үсмерләрнең батырлыгы үзе ни тора?! Сугыш елларында хатын-кызлар арасыннан меңнәрчә тракторчы әзерләнде, алар колхоз рәисе һәм бригадир вазыйфаларын башкарды. Аларның күпләренең хезмәт батырлыгы Башкортстанда гына түгел, ил күләмендә танылды. Дүртөйле МТСының тракторчылар бригадасы җитәкчесе Фәүзия Каһарманова — шуларның берсе. Ә Куергазы районының “Алтын башак” артеле көлтә бәйләүчесе Анна Чуева рекордлы күрсәткече белән дан казана. Ул, нормада каралган 500 урынына, көненә 8-10 меңгә кадәр көлтә бәйләгән.
Мондый батырлар үрнәге республика хуҗалыкларында зур хуплау таба. Колхоз-совхозларда, МТСларда комсомол-яшьләр бригадалары, звенолары оештырыла. 1944 ел ахырына, мәсәлән, республикада шундый звенолар саны өч меңгә җитә. Әлшәй районыннан Нина Саламатина звеносы күрсәткән патриотик башлангыч аеруча киң тарала. Комбайнчы хатын ел саен һәр гектардан уртача
20-25 центнер ашлык үстереп алган. Әлеге күрсәткеч шушы чор өчен аеруча зур һәм ирешә алмаслык була.
“Башкортстан истребителе” авиаэскадрильясын төзү өчен акча җыюга Уфа районының Ф. Ромащенко исемендәге колхоз әгъзалары башлангыч бирә. Бу хәл 1942 ел ахырында була. Аны төзүдә аеруча республиканың авыл халкы зур өлеш кертә. Тарихи мәгълүматларга караганда, Салават, Әлшәй, Илеш һәм Яңавыл районнары авыллары халкы 1,5-3әр миллион сум акча җыеп тапшыра. Стәрлетамак районыннан колхоз рәисләре Н. Мирасов һәм Г. Батыршин һәркайсы әлеге максатка 100әр мең сум үз акчасын бирә. Гомумән, 1941 елдан 1944 елга кадәр “Башкортстан истребителе” самолетлары эскадрильясын төзү өчен 106 919 мең сум акча җыела.
Бөек Ватан сугышы елларында гомум чәчүлек мәйданнары — 32,6, бөртеклеләр чәчүлекләре — 38 һәм бодайныкы өч тапкыр диярлек кими. Техник культуралар мәйданнары берникадәр арта. Әмма билгеле сәбәпләргә бәйле “артка тәгәрәү” авыл халкында төшенкелеккә урын калдырмый, киресенчә, Җиңү көнен якынайту өчен бар көчен сала башкортстанлылар. Әйтик, 1941-45 елларда Башкорт АССРы колхоз-совхозлары дәүләткә 160 миллион пот ашлык тапшыра. 1941-44 елларда барлык категориядәге хуҗалыклар тарафыннан 382,2 мең тонна бәрәңге, 54,5 мең тонна яшелчә, 980,7 мең центнер ит, 3231 гектолитр сөт җитештереп озатыла.
Илбасарларга каршы сугышта җиңәчәгебезнең бәхәссез булуы мәгълүм булгач, Башкортстан авыл хуҗалыгы илнең дошманнан азат ителгән төбәкләренә дә ярдәм итүгә кушыла. Республика Хөкүмәтенең 1943 елның 26 гыйнварындагы карары белән, мәсәлән, республика совхозларыннан һәм МТСлардан Ростов өлкәсенә ярдәм итү йөзеннән 340 трактор һәм сабан, 150шәр чәчкеч һәм чәчү машинасы озатыла, шулай ук, ул төбәктә авыл хуҗалыгын күтәрү өчен республикадан 500гә якын механизатор, механик һәм агроном җибәрелә. Шул ук елның августында Ворошиловград өлкәсенә дә шундый ук ярдәм күрсәтү өчен республика комитеты оештырыла. 1943 ел ахырына кадәр Башкортстаннан аларга төрле техника һәм җиһаз төялгән 91 вагон китә. Биредә 9 мең баштан артык ат, унбишәр мең баш сыер малы, сарык-кәҗә булу, әлбәттә, дошманнан зыян күргән төбәкне тергезүдә саллы гына көч була.
Бөек Ватан сугышы елларында авыл хуҗалыгының төрле тармакларындагы фидакарьлеге, хезмәттәге казанышлары өчен республика колхоз-совхозларыннан һәм МТСлардан 300дән артык һөнәр иясе СССРның орден-медальләренә лаек булды. Ә инде Бөек Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан һәм сугыш елларында Совет Армиясенә һәм Хәрби-Диңгез флотына зур ярдәм күрсәткән өчен Учалы районының “Красный партизан” колхозы I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнде.
Шул рәвешле, Бөек Ватан сугышы елларында аграр җитештерү мөмкинлекләренең берникадәр чикләнүенә карамастан, Башкортстан илнең азык-төлек запасын тулыландыру, фронтны кирәк-ярак белән тәэмин итү буенча Урал төбәгендә лидерлар исемлегендә булды. Әйтергә кирәк, Урал төбәгендә шушы чорда җитештерелгән продукциянең 23,5 проценты — Башкортстан өлеше.
Әлбәттә, Бөек Ватан сугышы ил икътисадының үсешен берничә елга артка алып ташлады. Бишьеллыкка билгеләнгән мөһим бурычларны үтәү кичектерелде. Ләкин, каһәрле сугыш совет халкының Җиңүгә өметен берничек тә сындыра алмады. Чөнки, халкыбыз дошманга каршы корал белән генә көрәшмәде, бердәмлеген, һәр тарафта геройлыкка тиң хезмәтен һәм җиңелмәс рухын да каршы куйды.
Кызганычка каршы, көнбатыштагы кайбер сәясәтчеләр соңгы елларда совет халкының Бөек Җиңүдәге ролен, батырлыгын кабул итәргә теләмичә, тарихны кабат язарга маташа. Әмма тынычлык сөюче илләр мондый “ачыш”ны кабул итмәде. Чөнки көрәш каны белән язылган тарихны берничек тә үзгәртеп тә, кабат язып та булмый. Ил тарихы, күпмилләтле халкыбызның батырлыклары безнең күңелләребездә сакланып, буыннан-буынга тапшырыла икән — чынбарлык онытылмаячак!
Без Бөек Җиңү көнен иң зур бәйрәмебез буларак кабул итәбез. Ветераннарыбызны хөрмәтлибез, сугыш кырында ятып калган, яисә Җиңү белән кайтып, тыныч тормышта намуслы хезмәте белән яшәп дөнья куйган якыннарыбызны искә алабыз. Сугыш башлану көнен дә онытмасак иде. 22 июнь — Хәтер һәм кайгы көне. Бу көнне Бөек Җиңүне якынайтучыларның һәммәсе алдында да башларыбызны иик. Мондый хөрмәт күрсәтергә беркайчан да соң түгел.
Олег Төхвәтуллин.