+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
22 июнь 2021, 09:54

Җиңү – барыбызга берәү!

Дәһшәтле елларда башкортстанлылар фронтта да, тылда да тиңдәшсез батырлыклар һәм фидакарьлек күрсәтте.300 меңгә якын якташыбыз башын салган

Дәһшәтле елларда башкортстанлылар фронтта да, тылда да тиңдәшсез батырлыклар һәм фидакарьлек күрсәтте.

300 меңгә якын якташыбыз башын салган

1941 елның 22 ию­нендә кичке сәгать 8дә Уфада “Ударник” клубы мәйданында митинг уза. 10 меңнән артык кеше ВКП(б)ның Башкорт өлкә комитеты секретаре Г. П. Дорофеевның Гер­маниянең СССРга һөҗүм итүе турында хәбәр итүен тыңлый.
Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк республика хәрби комиссариатына меңләгән кеше гариза бирә. Сугышка яраксыз һәм өлкән яшьтәге ир-атлар хезмәт армиясенә алына.
1941 елның 1 октябреннән республика территориясендә 16 яшьтән 50 яшькә кадәр ир-атлар өчен хәрби әзерлек башлана. Танкистлар, автоматчылар, пулеметчылар, минометчылар, кавалеристлар, снайперлар, элемтәчеләр әзерләү бүлекчәләре оештырыла.
Сугыш елларында Башкортстаннан хезмәт армиясенә 106 меңнән артык кеше мобилизацияләнгән. Башкортстаннан 710 меңнән артык кеше фронтка китә, шуларның 300 меңгә якыны, ягъни яртысы диярлек, һәлак була. Тагын 50 меңгә якыны инвалид булып кайта.

Иң күп геройлар биргән дивизия – бездә!

Республиканың җиңүгә керткән төп хәрби өлеше – күпсанлы хәрби формированиеләр булдыру: 6 укчылар, 4 кавалерия дивизиясе, 2 укчылар бригадасы, 13 аерым артиллерия полкы, 4 бронепоезд.
Кавалерия дивизияләреннән хәрби алышларда бер генә – 16нчы гвардия (112нче) Башкорт дивизиясе катнаша. Ул 1941 ел ахырында формалаштырыла.
Дивизия Иделдән Эльбага кадәр 4 мең километрдан артык юл үтә, частьлар резервлар белән тулыландырыла, ике тапкыр тулысынча диярлек яңартыла. Дивизиянең 3860 сугышчысы орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә.
112нче Башкорт кавалерия дивизиясе – 78 яугире Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган һәм бишесе Дан орденының тулы кавалеры булган бердәнбер кавалерия берләшмәсе.
Дивизиянең беренче командиры – генерал-майор Миңнегали Шәйморатов. Ул Башкортстанның Кырмыскалы районы Шәйморат авылында туган.

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Башкортстан яугирләре Бөек Ватан сугышының барлык фронтларында да катнашкан. Аеруча батырлык күрсәткән 200 мең сугышчы орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Аларның 278е Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, 35е – Дан орденының тулы кавалеры.
Сугышның беренче көннәреннән үк алар илне саклауда катнаша: Брест крепостен обороналауда Ришат Исмәгыйлев, Е. Матвиенко, М. Закиров каһарманлык күрсәтә. Александр Матросов, Миңнегали Гобәйдуллин һәм Григорий Овчинников үз күкрәге белән дошман амбразурасын каплый. Бу батырлыклары өчен аларга үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Муса Гәрәев ике тапкыр Советлар Союзы Герое була. Ул барлыгы 250гә якын очыш ясый, Көнчыгыш Пруссия операциясе вакытындагы алышларда аерым батырлыклар күрсәтә.
1945 елның апрелендә Рейхстагны алучылар арасында республиканың Мишкә районында туып-үскән Гази Заһитов та була.
Башкортстанлылар партизан хәрәкәтләрендә актив катнаша. Украинада, Белоруссиядә һәм Чехословакиядә партизаннар хәрәкәтен оештыручыларның берсе – “Кара генерал” – Даян Мурзин була.

247 мең кеше эвакуацияләнә

Республика сәнәгате яңа шартларга яраклаша. Заводлар мина, снаряд, граната, авиабомба һәм башка хәрби продукция җитештерүне үзләштерә башлый.
Сугыш вакытында республикага йөздән артык сәнәгать предприятиесе, шулай ук, илнең ике Кораллы Көчләр академиясе – К. Е. Ворошилов исемендәге Генераль штабның Югары академиясе (Уфага) һәм Ленин исемендәге Хәрби-сәяси академиясе (Бәләбәйгә) эвакуацияләнә. 1941 елда Наркомавиапром Уфага фронт ихтыяҗлары өчен продукция җитештерүче дистәләгән заводны күчерә. Предприятиеләр белән бергә республикага эшчеләр гаиләләре дә күченә. Башкортстанга барлыгы 247 мең кеше эвакуацияләнә.
Сугыш елларында яңа җиңел сәнәгать пред­приятиеләре барлыкка килә. Кызыл Армия һәм Хәрби-Диңгез флоты ихтыяҗлары өчен киемнәр тегү буенча күпсанлы фабрикалар эшли. Шул ук елларда республикада урындагы ягулыкны (табигый газ, торф, күмер) актив чыгара башлыйлар. Сугышка кадәр ачылган нефть яткылыкларына 1943 елда Кинҗәбулат чыганагы да өстәлә.
Сугышның беренче көннәрендә үк фронтка киткән эшчеләрне пенсионерлар, хатын-кызлар һәм үсмерләр алыштыра. Әйтик, Белорет металлургия комбинатында хатын-кызлар эшчеләрнең гомум санының 60 процентын тәшкил итә, ә Миндәк алтын чыгару фабрикасында хатын-кызлар 80 процентка якын була.
1941-44 елларда республикадан фронтка 83 меңнән артык пар пима, 21 мең кыска тун, 29 меңнән артык мамык фуфайка һәм чалбар, өч мең мех жакет, 35 мең бүрек һәм фронтовиклар өчен башка җылы әйберләр белән 362 вагон озатыла. Моннан тыш, республика эшчеләре Кызыл Армия һәм Хәрби-Диңгез Флоты өчен корал һәм техника җитештерүгә 255 миллион сум акча җыеп җибәрә.

Тылны хатын-кызлар тарта

Сугыш елларында авыл хуҗалыгы производствосында төп эш ирләрен, әтиләрен һәм абыйларын алмаштырган хатын-кызлар иңнәренә төшә. Алар тракторчы, комбайнчы, шофер, колхоз рәисе һәм бригадир вазыйфаларын башкара.
Колхоз-совхозларда комсомол-яшьләр бригадалары һәм звенолары оештырыла. 1944 елда Башкортстанда андыйлар өч меңгә якын була. Әлеге патриотик хәрәкәт башлангычы белән чыгучы Әлшәй районы кызы Нина Саламатина звеносы аеруча популярлык яулый. Ул ел саен һәр гектардан 20-25 центнер уңыш ала.

Эре фәнни үзәкләр Башкортстанга күченә

1941 елның җәендә Уфага Александр Богомолец җитәкчелегендәге Украина ССРының Фәннәр академиясе күчеп килә. Академиянең 11 институты һәм китапханәсе бөтен шәһәр буенча тарала. Башкортстан башкаласының югары уку йортлары Мәскәү, Ленинград һәм Киевтан килгән күренекле галимнәр, профессорлар белән тулылана. Уфа институтларында күп кенә кафедраларны фән докторлары һәм академиклар җитәкли. Мәсәлән, танылган тел белгече-филолог, академик Леонид Булаховский Уфада эвакуациядә яши һәм эшли.
Җиңүгә галим-медиклар да зур өлеш кертә: сугыш елларында Уфада гангренага каршы сыворотка җи­тештерүне үзләштерәләр. Нәтиҗәдә, Башкортстан госпитальләрендә дистәләгән мең солдатны аякка бас­тыралар.
Шул ук елларда югары басымнар институты галимнәре нефть продуктларын чыгару һәм эшкәртүдә зур уңышларга ирешә. Уфаның нефть эшкәртү заводы тулы куәтенә эшли.

Театрлар да алгы сызыкта була

Бөек Ватан сугышы елларында Уфада чын-чынлап мәдәни күтәрелеш чоры башлана. Патриотик дулкында Башкортстан сәнгате классикасына әверелгән әдәби һәм музыкаль әсәрләр барлыкка килә. Бу елларда Башкортстанда үз чорының символлары: Сәйфи Кудаш, Рәшит Нигъмәти, Баязит Бикбай, Сәгыйть Агиш, Гариф Гомәр һәм башкалар яши.
1944 елның 12 сентябрендә Уфада күренекле сәнгать эшлеклесе, Милли филармония оркестры дирижеры, СССРның халык артисты Владимир Спиваков туган. Аның әнисе, пианистка Екатерина Вайнтрауб, Ленинград блокадасын кичереп, Уфага эвакуацияләнә. Биредә ул Уфа моторлар төзү заводы каршындагы “Ударник” клубында концертмейстер булып эшли. Ире Теодор Спиваков шунда ук термик цехта өлкән мастер була. Фронтта авыр яраланганнан соң, ул демобилизацияләнә.
Сугыш башлану белән Уфа театрлары үз репертуарын алыштыра. Әйдәүче театр коллективлары сугыш темасына спектакльләр куя. Башкорт драма театры сәхнәсендә Николай Погодинның “Мылтыклы кеше”, Леонид Леоновның “Һөжүм”, Рәшит Нигъмәтинең “Агыйдел ярында” һәм башка пьесалары буенча спектакльләр куела. Урыс драма театрында Александр Корнейчукның “Фронт”, Николай Виртаның немец-фашист оккупантларына каршы көрәшкә багышланган “Кырыс көннәр”, Константин Треневның “Любовь Яровая” спектакльләре сәхнәгә чыга.
1944 елда Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында Лев Степанов һәм Заһир Исмәгыйлев музыкасына “Торналар җыры” дип аталган беренче башкорт балеты премьерасы уза.

Штык һәм каләм белән!

Ватанга тугры булырга ант биреп, күп кенә башкорт язучылары да фронтка китә. Аларның унсигезе яу кырында батырларча һәлак була. Утызы сугыш кырыннан яралар һәм бүләкләр белән кайта. Ул чорда халык шагыйрьләре Мостай Кәрим, Сәйфи Кудаш һәм Рәшит Нигъмәти, Баязит Бикбай, язучылар Сәгыйть Агиш, Гариф Гомәр, Әкрам Вәлинең иҗади тавышлары башкача яңгыраш ала.
Илнең күпмилләтле әдәбиятында күпсанлы әсәрләр Совет халкының сугыштагы батырлыгы турында була.

Дустанә илләрнең президентларын да сыендырды

1941 елның октябрендә Башкортстан башкаласына Коммунистик интернационал – Коминтерн башкарма комитеты эвакуацияләнә. 1943 елның маена кадәр Ленин һәм Революцион урамнары киселешендә урнашкан элекке Коммерция училищесы бинасында (әлеге Уфа авиация колледжы) коммунистик хәрәкәтләр вәкилләре үз эшчәнлеген алып бара. Алар арасында Италия коммунисты Пальмиро Тольятти, Болгариянең булачак милли лидеры Георгий Димитров, Чехословакиянең булачак президенты Клемент Готвальд, күренекле испан революционеры Долорес Ибаррури, Франция Коммунистлар партиясе җитәкчесе Морис Торез, шулай ук ГДРның булачак президенты, немец-антифашист Вильгельм Пик һәм башкалар бар.
Фашизмга каршы бөтен дөньяга танылган көрәшче­ләрнең күбесе “Башкирия” кунакханәсендә яши. Мәскәүдән аларны гаилә әгъзалары белән бергә эвакуациялиләр.
Башта Коминтерн башкарма комитеты әгъзаларының Уфага килүе яшерелә. Әмма уфалылар шәһәрдә антифашист хәрәкәтенең танылган эшлеклеләре яшәгәнен белеп кала. 1942 елның 7 мартында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылган митингта демонстрациядә катнашучылар алдында Долорес Ибаррури чыгыш ясый. Уфалылар шәһәрнең халыкара коммунистлар хәрәкәте үзәгенә әверелүе белән чиксез горурлана.

Гитлерга каршы агитация Уфадан алып барыла!

Булачак революционерлар әзерләүдән тыш, Коминтерн әгъзалары агитация тапшырулары белән көн саен радиоэфирга чыга, алар 18 телдә трансляцияләнә. Редакция һәм радиорубка Ленин урамындагы элемтә йорты бинасында (әлеге Уфа почтамтының баш идарәсе) урнаша. Сигнал Глумилино авылында урнашкан радиовышка ярдәмендә тапшырыла. Бөтен ил буенча репродукторлардан легендар диктор Левитан тавышы белән яңгыраган фронт сводкалары нәкъ шушы радиовышка аша уза. Башкортстан башкаласыннан яңгыратылган антифашист тапшыруларын оккупацияләнгән Европада да тыңлыйлар, сигнал Америкага кадәр барып җитә.
“Коминтерн Радиовышка” яки РВ-1 төзелеше үтә дә яшерен шартларда алып барыла һәм кыска вакыт эчендә башкарыла. Бөек Ватан сугышыннан соң, Коминтерн радиовышкасы 2004 елга кадәр хезмәт итә. Әлеге вакытта ул урында торак йортлар урнашкан.

Башкортстан Милли архивы, Китап палатасы, “Башкортстан энциклопедиясе”, Т. Х. Әхмәдиевның “Башкортстанның Бөек Җиңүгә керткән өлеше” дигән хезмәте материалларын файдаланып әзерләнде.
Читайте нас: