+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
26 август 2021, 13:30

Тормыш девизы - кешеләрне коткару!

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсеннән хәбәр итүләренчә, 26 августка 8:00 сәгатькә төбәктә 1495,7 гектар мәйданда 12 табигый янгын дөрләгән. Яңа чыганаклар теркәлмәгән.

Тормыш девизы - кешеләрне коткару!
Тормыш девизы - кешеләрне коткару!

Аларны сүндерүдә 163 берәмлек техника, 866 кеше эшли.

Кичәге көнгә Белорет районында — биш, Зианчура, Бөрҗән, Гафури, Хәйбулла, Зилаер, Нуриман, Күгәрчен районнарында берәр чыганак теркәлгән. 478,3 гектар мәйданда алты чыганак туктатылган. Бу сәгатькә 1017,4 гектар мәйданда алты табигать янгынына киртә кую мөмкин булмаган иде.

Бу бары тик кыю, көчле янгын сүндерүчеләр тырышлыгы белән генә мөмкин булган. Бүген сезне шуларның берсе Фидель Җәлилов белән таныштырабыз. Аңа 39 яшь, Уфа эзләү-коткару отрядының беренче класслы коткаручысы, спорт туризмы буенча спорт мастеры, спелеолог. "Фидельнең тормыш бурычы: урманда, биеклектә, суда кешеләрне коткарырга!", - дип яза "Башинформ".

Барысы да туризм белән мавыгудан башланып китә, нәкъ менә туризм һәм спорт Фидельдә коткаручы эшендә кирәкле күнекмәләр һәм осталык тупларга ярдәм иткән.

- Бу ике өлкә күп очракта кисешә кебек тоелды. Эшкә килгәч, коткаручы коллегаларымның күбесе белән таныш идем инде. Шуңа күрә бик тиз күнегеп, эшкә керештем, - дип сөйли Фидель Баязит улы.

Зур эш тәҗрибәсенә карамастан, коткаручы бу җәй бөтен мәгънәдә «кайнар» булып чыкты, дип белдерә.

- Җәй-коткаручылар өчен һәрвакыт кайнар вакыт - туристлар, табигатькә чыгулар күп. Тик янгыннарның берьюлы берничә урында дөрләвен хәтерләмим. Бу җәй бик корылыклы, озак яңгыр булмады, бигрәк тә тайгада, нык кипкән урманда ут бик тиз тарала. Шуңа күрә теләсә нинди шырпы, тәмәке тартучы яки хәтта яшен дә Инҗәр "зубчатка"ларындагы кебек зур янгын сәбәбе булырга мөмкин. Мондый урыннарда иң авыры - су һәм юллар булмау, бу аны китерүне катлауландыра. Шуңа күрә мондый янгыннарны сүндергәндә төп техника -урман янгын тракторы, ул сөргән полосалар барлыкка китереп, урман аша юл кисә. Бу иң нәтиҗәле ысул.

Бу очракта коткаручылар эше иң кара һәм авыр - трактор өчен юл кисү, көрәкләр, пычкылар, балта белән эшләү.

Төп эшчәнлегеннән тыш Фидель Instagramда үз сәхифәсен актив алып бара. Коткаручылар эше турында сөйли, видеороликлар, фотога төшерә, туристларга, мәсәлән, урманда ничек югалмаска киңәш бирә.

Коткаручы урманда, бигрәк тә җәен, тәмәке тартырга, ачык уттан файдаланырга, чүп-чар һәм шешәләр ташларга ярамый, дип кисәтә. Янәшәдә генә су булмаска мөмкин, ул чакта хәтта кечкенә ут та урман янгынына китерә ала.

фото: 02.mchs.gov.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: