Краснокама районының Яңа Кабан авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре “Сугыш балалары – йөрәк яралары” дип аталган портрет-кичә оештырды. Чараның кунаклары сугыш чоры балалары Гөлнәдирә Шакирова һәм Мөҗәһидә Вәҗиева булды. Кичәдә авыл советы депутаты Светлана Сәлимҗанова, авылның ветераннар советы рәисе Римма Төхбәтуллина чыгыш ясадылар, Сәфинә Шәбетдинова үзе язган шигырен укып ишеттерде, ә Луиза Вәлиева, Рәсим Төхбәтуллин һәм Флүр Мирзаянов тамашачыларга моңлы җырларын юлладылар. Чыгыш ясаучылар кунакларга изге теләкләр теләде, чәчәк гөлләмәләре, бүләкләр, хәтта пешерелгән авыл икмәге дә бүләк итте.
Әтисез балачак
...Сугышның дәһшәтле еллары. Зәмзәһир кышта йорт эче салкын һәм шыксыз. Тәрәзә пыялаларына боз каткан. Әниләре белән абый-апалары таң беленгәнче үк эшкә кузгалгач, йорт эчендә хуҗа булып ике сабый – Мөҗәһидә һәм Дикаф кала. Кызчык нәни кулларына кашык алып, тәрәзә төбендәге суны җыя, ә башына бүрек киеп алган малай уен белән мәшгуль. Бу ике нарасый тышка чыгып, карга чумарлар, кар бәрешеп уйнарлар иде дә – өсләренә кияргә киемнәре юк шул. Дикафның да башындагы бүреген апасына бирәсе килми. Хәер, өскә кияргә булмагач, бер бүрек белән нишләмәк кирәк?!
Кышларын бу ике сабый урамны әнә шулай тәрәзәдән генә күзәтә һәм зарыгып ямьле җәйне көтә. Җәй җитсәме – урамга, болынга, урманга чабачаклар. Эх, торна кузагы һәм юкә яфрагына төреп ашаган каен җиләге тәме һаман Мөҗәһидәнең тел очында! Әнә шундый якты хыялларга бирелгән саен ашыйсы килүен ныграк тоя кыз. Ә өйдә бер уч он калмаган, күптән инде ипекәй күргәннәре юк. Аның каравы, былтыр урман юлында абыйсы Мөхәммәтдин, аның иптәше Сабит белән бер “хәзинә”гә тап булдылар. Мөҗәһидә үләнгә абынып егылган урында сап-сары йомры әйбер күреп алды, кыз бик игътибар белән караса да, аның нәрсә икәнлеген аңлый алмады. Абыйсы Мөхәммәтдин генә бәхет кошы тоткандай:
– Үскәнем, пичинҗә бит бу! – дип кычкырды.
Пичинҗә! Пичинҗә! Менә нинди була икән ул. Сабыйлар бәхетенә кемдер төшереп калдырган бит. Менә табыш! Бу сап-сары хикмәтне алар тиз генә өчкә бүлделәр дә авызларына каптылар. Мөҗәһидә печеньены телендә генә тота. Йотса, дөнья бетәр кебек.
Бу кечкенә вакыйга Мөҗәһидә Зәки кызының “тормыш китабы”ннан алынды. Ә ул китап калын һәм гыйбрәтле.
Мөҗәһидә Вәҗиева 1938 елның 7 ноябрендә Такталачык авылында Сәгыйдә Гыймазетдинова һәм Зәки Хаҗиев гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга аваз сала. Ишле була аларның гаиләләре. Мөсәярә, Рәвидә, Мөхәммәтдин, Мөҗәһидә, Дикаф – бертуганнар. Бүгенге көндә Дикаф энесе генә исән һәм ул Агыйдел шәһәрендә яши, февральдә сиксән яшен тутырган.
Мөҗәһидәгә 2,5 яшь чагында Бөек Ватан сугышы башлана. 1941 елда әтиләрен сугышка алалар. Ул фронтта һәлак була, Кырымның Керчь шәһәрендә Туганнар каберлегендә җирләнгән.
Мөҗәһидә апаның улы Дөбәрис хатыны Финзилә белән анда барганнар.
– Без, сугыш чоры балалары, үскәндә бер җиңеллек тә күрмәдек, көчебез җитәме-юкмы, өлкәннәр белән беррәттән әле бер эшкә, әле икенчесенә чакырдылар. Көлтә ыргытканда күтәрә алмыйча газаплануларым хәтеремдә. Читтән күзәтеп торган комбайнчы, мине жәлләп, бункирга утыртып куйган. Яңа Кабанда җиденче сыйныфны тәмәмлаганнан соң, Кәдрек күпере төзергә җибәрделәр. Кәсләрдән землянка ясап, шунда яшәдек. Бәләкәйдән яфраказык әзерләдек, яшьли сарык фермасында эшләдек, басуга тирес чыгардык, өч җәй көтү көттек, комбайнга басып, бункерыннан ашлык алып тордык. Эш авыр иде, ләкин яшьлек дәрте белән сынмаганбыз, сыгылмаганбыз. Хәтта фермада дежурда торганда да кичке уенга йөгереп менеп, бер биеп төшә идек, – дип искә алды балачак, яшьлек елларын Мөҗәһидә апа.
1960 елда Мөҗәһидә авылдашы Даян исемле егеткә кияүгә чыга. 37 ел бергә яшәп, өч ул үстерәләр, башта – Такталачыкта, соңыннан Яңа Кабанда яңа йорт тергезәләр. Кызганычка каршы, Даян абый күптән юк инде. Олы уллары Зәет абый да гүр иясе. Дөбәрис һәм Финас гаиләләре белән Агыйдел шәһәрендә яшиләр. Әйтергә кирәк, төпчекләре Финас – Әфганстан сугышы ветераны. Бүгенге көндә бәхетле картинәйнең өч оныгы, бер оныкачы бар. Лаеклы ялга чыккач Мөҗәһидә апа дин юлына баскан, намаз укый, бик оста итеп мөнәҗәтләр әйтә, авылда үткән бер чараны да калдырмый, хәтта клуб хезмәткәрләре төшергән киноларда да төшә. Ул бәйләгән кофталар, оекбаш-башмаклар күзнең явын алырлык, алар күргәзмәләргә куела.
Кыскасы, 82 яшен тутырган Мөҗәһидә апа заманнан калышмый, рәхәтләнеп дөнья көтә.
Ил буйлап бәхет эзләп
Сугыш һәм балалар – һичкайчан ярашмый торган капма-каршы төшенчәләр, ләкин тарихның кырыс һәм кара тамгалы битләре, кызганычка каршы, аларны да бер-берсенә янәшә куйган. Сугыш уты кабынмаса, язмыш җилләре сабыйларның иңнәренә күтәрә алмаслык сынаулар өеп, илебезнең бер почмагыннан икенчесенә ташлар идеме?! Гөлнәдирә Шакирова да нинди генә тарафларда булмаган да, нинди генә кыенлыклар күрмәгән. Аның “тормыш китабы” да саллы һәм күләмле.
Гөлнәдирә Гайнетдин кызы Алтай краеның Кемерово шәһәрендә 1937 елның 27 декабрендә өченче бала булып дөньяга аваз салган. Әниләре Гөлсылу һәм әтиләре Гайнетдин җиде балага – Зәйтүнә, Гөлсинә, Гөлнәдирә, Гайсә, Рәсимә, Равил, Нәсимәгә гомер бирәләр.
Гөлнәдирә апаның әти-әнисе чыгышлары белән хәзерге Октябрьский шәһәре янындагы Нарыш авылыннан.
– Әти белән әни Ленинград шәһәренә күченгән, ул вакытта миңа 4 яшьләр чамасы булган. Сугыш башланасы төндә әти белән әни кунакка – туйга чакырылганнар. Ә иртән – йөрәк өзгеч хәбәр. Әти бераздан безне Нарыш авылына кайтарып куйган. Күрәсең, ул вакытта немецлар Ленинградка якынлашкандыр. Вагонга бомбалар төшеп, айлар буе кайтканбыз. Гаиләбез Нарыш авылында төпләнергә дә өлгерә алмаган, әтине сугышка алганнар. Мин бу мизгелләрне хәтерләмим, өлкәннәрнең сөйләгәннәре генә күңелемә уелган. Ә менә авылга кайткан чакта матур шапка, кызыл пальто киеп, урысча гына сөйләшеп йөрүемне бераз хәтерлим. Ни дисәң дә, шәһәр кызы булганмын бит, – ди Гөлнәдирә апа.
Балаларының бәхетенә булгандыр, Гайнетдин абый утны-суны кичеп, яу кырыннан исән-имин әйләнеп кайта. Хуҗалык эшләренә чума.
Нарыш авылында нефть яткылыгы табылу сәбәпле, халыкны икенче урынга күчерәләр. Илледән артык гаилә яңадан буш урынга килеп төпләнеп, Туймазы районының Каенлыкүл авылына нигез сала, фермалар, мәктәпләр төзелә. Гөлнәдирәнең балачагы һәм яшьлек еллары шушы авыл белән бәйле. Бүген Каенлыкүлнең атамасы – Яңа Нарыш, ул Туймазы районының Югары Троицкий авыл Советына карый.
Гөлнәдирә Каенлыкүл мәктәбендә жиденче сыйныфны тәмамлый да фермага эшкә чыга. Ул вакытта 14-15 яшьлек үсмерләр иңенә төшкән сынауларны бүген күз алдына да китерү авыр.
– Эш авыр. Көзге-кышкы суыкларда итек эчендә аяк шыгырдап туңа иде. Ничек чыдаганбыздыр, – дип искә ала ул елларны Гөлнәдирә Гайнетдин кызы.
1957 елда авыл кызлары Казахстанның Караганда шәһәренә бәхет эзләп чыгып китә. Кирпеч заводына эшкә урнашалар. Кара тузан, эссе, кайнар кирпеч кулларны-аякларны өтә – әнә шундый шартларда да сынатмыйлар. Карагандада Гөлнәдирә үзенең мәхәббәте Мөхәммәтзаһирны очрата. 1959 елда яшьләр гаилә кора. Биредә уллары Закирҗан һәм Рамил туа. Ә инде иренең туган авылы Яңа Кабанга кайткач, төпчекләре Рәмис дөньяга аваз сала. Бары тик ун ел яшәп кала Гөлнәдирә апа Заһиры белән. Күрәсең, ятим үсү, балачактан авыр эшләргә җигелү, соңыннан шахтада ташкүмер кисү эзсез үтмәгән. 1969 елда ире авырып дөнья куя. Берсеннән-берсе бәләкәй балалары белән ятим кала хатын. Ә авылда ир-атсыз тормыш көтеп кара!
1975 елда Гөлнәдирә Гыйльмулла исемле ир белән тормыш юлын бәйли. Аңлашып, матур итеп яшиләр, уртак оя корып, тату гомер кичерәләр. Гөлнәдирә Гайнетдин кызы Яңа Кабан дәваханәсендә сестра-хозяйка булып эшли. Дәваханәнең гөрләп торган чагы: пациентлар күп, көненә ничә бала туа, күпме операция ясала.
– Ул чакта дәваханәне санитаркалар 17 мич ягып жылыта идек. Ә утынны үзебез әзерлибез, урманнан кисеп алып кайтабыз. Шулай да иң авыры кыш көннәрендә кер юуу булгандыр. Бәке тишеп, көненә ничә чиләк су ташыйбыз. Аны җылытып, кер юабыз, чайкатабыз, – ди 30 ел дәваханәдә эшләгән Гөлнәдирә апа.
Әйе, сугыш чоры балаларының кайсын гына алма, язмышлары да, кайгы-сагышлары, йөрәк яралары да уртак. Алар – эштә чыныгып, авырлыклар аша үтеп, безгә матур тормыш бүләк иткән буын. Рәхмәтле булып, алар турында һәрчак кайгыртып яшәү – безнең бурыч.
Гөлнара Гомәрова.
Краснокама районы.