-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
19 сентябрь 2023, 10:45

Аның позывное да “Змей”!

Балтач районы ир-егетләре махсус хәрби операциядә сынатмый. Самара шәһәрендәге хәрби гарнизонда күнегүләр үткәннән соң кыска вакытлы ялга кайткан, позывное “Змей” булган райондаш яугир белән күрештек.

Аның позывное да “Змей”!
Аның позывное да “Змей”!
Чакыру буенча хәрби хезмәтне артиллерия гаскәрләрендә үткән, аннары өч елга контрактка кул куеп, “кайнар нокта”да булырга өлгергән ул.

Махсус хәрби операция игълан ителгәч, вахта ысулы белән эш­ләп йөргән җиреннән Оборона министрлыгы белән контракт тө­зеп, хәрби күнегүләргә юлланган.
— Махсус хәрби операциягә барыр өчен физик яктан да, мораль яктан да ныклы булырга ки­рәк. Күңелеңдә икеле-микеле уйлар булырга тиеш түгел. Коллектив белән яшисең, дошманга каршы сугышасың килә икән, бар. Юк икән, өеңдә утыр. Гаиләң өчен, Туган илең өчен, улың өчен бара­сың анда. Киләчәк өчен кулыңа корал тотасың. Мораль яктан йомшак ир-егетләрнең үзләренә дә, хезмәттәшләренә дә җиңел түгел, — диде ул.

Без “Змей”га хәерле юл, җиңү белән кайтуларын теләп саубуллаштык.

Бүген Балтач районыннан 200гә якын ир-егет махсус хәрби операциядә катнаша. Кызганычка каршы, ун ир-егетебез тынычлык өчен барган яуда батырларча башын салды. Аларның истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән районда күп эшләнә, алар белем алган мәктәпләрдә тактаташлар урнаштырылды, “Герой парталары” үсеп килүче буын вәкилләрен тыныч тормышның кадере турында уйланырга өнди.

Кешелеккә хәвеф янаган фашизмга каршы кулларына корал тотып алгы сызыкка баскан якташ­ларның иминлеген, хәвефсез­ле­ген кайгыртып, тылдагылар да тоемлы өлеш кертә. Балтач районыннан сугышчыларга ун гуманитар конвой озатылды. Маскировка челтәрләре үрүдә төрле буын балтачлылар актив катнаша. Җылы киемнәр, тиз бозылмый торган азык-төлек, эш кораллары һәм башка кирәк-яраклар алуда, әзерләүдә эшкуарлар, учреждение, оешма, предприятие эшчән­нәре, пенсия яшендәгеләр – һәм­мәсе бердәмлек күрсәтә.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Балтач районы.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: