Пумала һәм буяулар урынына – кайчы, киндер урынына – күп катлы тукыма. Рәссамнар “Җиңү үрәбез” оешмасы волонтерлары белән берлектә күренми торган юрганнар тегә. Мондый юрганнарны дронга каршы чара, дип тә йөртәләр. Яугирләр аларны техниканы һәм шәхси составны дроннардан саклау өчен файдалана. Ә нигә күренми торган? Чөнки япманың тепловизор күзеннән саклый торган катламы бар.
Туймазы шәһәренең Художество мәктәбендә безне “Ватанны саклаучылар” фондының Туймазы шәһәрендәге филиалы җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, “Җиңү үрәбез” волонтерлар клубы җитәкчесе Лиана Маннанова, мәктәп укытучылары, япма тегүчеләр каршы алды. Зур гына бүлмәдә бу эш өчен бөтен мөмкинлекне булдырганнар. Шушында ук халыктан җыйган акчага сатып алынган махсус тукымалар өелеп тора. Дронга каршы япма 2 метрга 1,6 метр зурлыктагы биш катлы юрган икән. Катлар арасында кешене дронга күрсәтми торган махсус материал да бар.
Без барып кергәндә монда эш кайный иде. Япмалар тегүгә керешүләренә озак вакыт үтмәгән әле. Элек Туймазы волонтерлары маскировка челтәрләре үргән.
– Без яугирләргә ярдәм эшен җәелдергәч, якындагы авыллардан да килә башладылар. Лиана Азат кызы махсус хәрби операциядәгеләргә ничек ярдәм итә алуыбыз турында белеште. Маскировка костюмнарын, челтәрләрен үрергә өйрәндек. Бергә гуманитар йөкләр озаттык. Элегрәк шушы эшләр башкарылды. Волонтерлар барысы да дус, бер-
дәм, – диде Лилия Гайнетдинова.
Аннары аңа Туймазыдан мобилизацияләнгән “Джон” позывнойлы яугир мөрәҗәгать иткән. Ул дроннар “күрми” торган пончога, одеялларга мохтаҗ булуларын әйткән.
– “Джон” – минем әнинең укучысы, аны балачагыннан беләм. Ярдәм итәсе килде. Яхшы, дөрес итеп тегәсе килде. Эзләнә башладык, Бурятиядә шушындый япмалар тегүләрен белдек. Отзывларын укыдык. Карадык, өйрәндек. Әйткәндәй, Лианага да “одеял-невидимкагыз юкмы?” – дип мөрәҗәгать иткәннәр. Ходайга тапшырып, шушы эшне башладык. Райман авылы уңганы Рәсимә апа Галләмова безгә электән ярдәм итте. Ул – бик яхшы тегүче, госпитальләр өчен фланельдән пижамалар да текте, башкалар белән челтәр дә үрде. Без аның чын оста икәнлеген аңладык һәм шушы япмаларны тегүне йөкләдек. Профессионал моңа тиз өйрәнде. Үзе Райманнан булгач, килеп йөрүе авыррак, шуңа ул күбрәк өендә эшли. Аңа Нәзирә апа ярдәм итә. Кыскасы, алты тегүче хәзер бездә. Илчембәт, Туктагул, Кәкребаш, Райман авыллары яугирләргә ярдәм эшенә актив кушылды.
Беренче одеялны теккәч, осталар аны үзләре сынап карарга булган. Белеп булмый бит, бәлки, нәрсәсендер дөрес эшләмәгәннәрдер һәм дроннар яугирләрне “күрә” алыр? Моның өчен төнлә басуга чыкканнар. Тепловизор белән төшергәннәр. Күренәме-юкмы? Бу видеоны безгә дә күрсәттеләр. Юк, юрганнар 100 процентка “эшли”. Әнә басу буеннан баручы шушы юрганны өстенә каплауга видеодан юкка чыкты. СВОда аларны “невидимкалар” дип атыйлар. Яугирләр япманы көндез – маскировка, төнлә тепловизордан саклану чарасы буларак куллана. Функционалы зур. Блиндажда чакта өскә ябалар, җылыны озак саклый. Салкыннарда бу аеруча кирәк, чөнки дроннар солдатларны җылылык буенча эзләп таба.
Егетләр үзләре дә тикшереп караган, бик канәгатьләр, рәхмәт укыйлар. Аларга ихтыяҗ зур булып чыккан.
– Яраланып кайткан “Татарин” позывнойлы егет килде. Гуманитар йөк алып китәргә иде шәйморатовчыларга, ярдәм итегез әле, ди. Ниләр кирәген санап чыкты. Бу япмаларны анда да сорап калганнар. Биш данә тегеп җибәрдек. Безгә 20 кирәк, диләр. Эшләдек. Сез пончо да тегә алмыйсызмы, капюшон белән, диләр. Хәзер аңа күчәчәкбез. Пончоның шул ягы бар: аның белән окопларны да, машиналарны да капларга мөмкин, – ди яугирләр белән актив эшләүче Лилия ханым.
Ул шушы эшне башлап җибәргән, аның өчен мөмкинлекләр булдырган Балалар художество мәктәбенә, аның директоры Рима Муфтаховага аеруча рәхмәтле. Укытучылар бу эш белән тәнәфес вакытында да, каникулларда да шөгыльләнә икән. Кыскасы, без барган көнгә 30 япма озатканнар, тагын 40ы әзер иде. “28 августта беренче одеялны җибәрдек. Материалны сатып алу, аның килгәнен көтү вакытны ала”, – ди Лилия Илгиз кызы.
Мондый япманың үзкыйммәте бик югары, әлбәттә. Районның битараф булмаган кешеләре җыйган акчага сатып алалар. Художество мәктәбе ата-аналарга, укытучыларга да мөрәҗәгать иткән. Шөкер, бу изге эштә һәммәсе дә теләп катнашкан. “Без Җиңүне шулай якынайтабыз”, – ди Туймазының уңган кызлары.