-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
17 февраль 2021, 11:50

Яшәү хозурлыгы хөрлектә, Гомер озынлыгы ирлектә

Татар халкының каһарман улы, Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына — 115 ел.

Татар халкының каһарман улы, Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына — 115 ел.
Ырынбур губернасының Мостафа авылында 1906 елның 15 февралендә дөньяга килгән ул. Алты яшь тулмастан мәдрәсәгә йөри башлаган. Ибраһим абыйсына ияреп килеп, бик елагач, хәлфә: “Йөреп торсын, бизгәч, ташлар әле”, — дип укырга йөрергә рөхсәт биргән. Муса мәдрәсәне ташламаган. Тырыш, зиһенле малай хәлфәгә бик ошаган. Шул ук кышның уртасында ниндидер бер бәйрәмдә хәлфәнең соравы һәм мулланың рөхсәте белән Муса шыгрым тулы мәчеттә “Тәбарәк” сүрәсен яттан сөйләгән. Ул вакытта “үзе һәфтияк­тәй бәләкәй” баланың халык алдында чыгышы Җәлиловлар гаиләсе өчен генә түгел, бөтен авыл халкы өчен сенсация булган.
Гади хезмәт ияләренең азатлыгы өчен кө­рәш романтикасы шигъри табигатьле, нечкә күңелле булып туган Мусаның кулына каләм тоттыра. Хәлиткеч вакый-галарның эчендә кайнарга омтыла ул. Унөч яшендә комсомол сафына баса, шул ук 1919 елда матбугатта “Кечкенә Муса” псевдонимы белән тәүге шигырьләрен бастыра. Пьесалар яза башлый. Аларның Ырынбур шәһәре театрында да куелуын яшь талантның танылуы дип исәпләргә мөмкин.
1922 елда Муса Казанга юл тота, “Татарстан” гәзитенә эшкә урнаша. “Каз канаты”, “Бибкәй кыз” кебек мелодраматик музыкаль әсәрләре Казан, Уфа, Ырынбур, Ташкент театрларында куела. Шагыйрь Фәтхи Бурнаш төзегән “Көрәш җырлары” җыентыгында (1923 ел) Муса Җәлилгә шактый зур урын бирелгән. Татар әдәбияты тарихында билгеле урын алып торучы “Авыру комсомолец” поэмасын язган Муса егерменче еллар урталарында ялкынлы комсомол шагыйре булып таныла. Балалар әдәбиятын үстерү, җанландыру буенча да зур эшчәнлек күрсәтә. “Кечкенә ип­тәшләр” журналы мөхәррире, “Октябрь бала­сы” журналын оештыручы һәм аның җитәкчесе булу чорында яшь буынны чын патриот, шәхес итеп тәрбияләүгә күп көч сала. Биредә журналист буларак та аның каләме чарлана.
Комсомолда эшләү, ВЛКСМ Үзәк Коми­тетының татар-башкорт секциясе бюросы секретаре вазыйфасын башкару Муса Җә-лилне шагыйрь итеп тә, көрәшче итеп тә чыныктыра. 1931 елда ул Мәскәү дәүләт университетын тәмамлый. Шигырьләр, публицистик мәкаләләр, тәнкыйть-рецензияләр яза. Мәскәү татар пролетар язучылары ассоциа-циясенең өченче секретаре булып та эшли. 1933 елда СССР Үзәк Башкарма Комитетының Милләтләр Советы органы булган “Коммунист” гәзитенең әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире итеп тәгаенләнә. 1933-34 елларда берничә ай тоташтан гәзитнең күчмә редакциясен җитәкли һәм Төньяк Уралда, Түбән Идел краенда, Татарстанда, Тула, Ленинград шәһәр­ләрендә гәзитнең махсус саннарын чыгарып килә.
1928 елда Мусаның яшь композитор Латыйф Хәмиди белән иҗади дуслыгы башлана. “Октябрь баласы”, “Ударниклар” журналларында аларның берлектәге марш, романс, сонаталары, эстрада җырлары басыла. Утызынчы елларда Җәлил шигырьләренә музыка язмаган татар композиторы булмый диярлек. С. Сәйдәшев, Ф. Яруллин, Н. Җиһанов,
М. Мо­заффаров, А. Ключарев, Җ. Фәйзи,
З. Хәбибуллин һәм башкалар... Җыр Муса Җәлилне опера сәнгатенә алып килә. Аның “Алтынчәч”, “Илдар” либреттолары нигезендә Нәҗип Җиһановның опералары сәхнәләрне яулый.
Муса Җәлил 1941 елның 13 июлендә илне саклаучылар сафына баса. Хәрби-сәяси курсларны тәмамлаганнан соң, Волхов фронтына китә, “Отвага” гәзите хәбәрчесе буларак, алгы ут сызыгында, дәһшәтле сугыш операция­ләрендә актив катнаша. Берничә тапкыр яралана һәм 1942 елның 26 июнендә, аңын югалткан хәлдә, фашистлар әсирлегенә эләгә. Аның әсирлектә узган фаҗигале, әрнүле көннәренең саны 791 дип исәпләнә. Беренче “Моабит дәфтәре”ннән шундый юлларны укыйбыз: “Әсирлектә күп газаплар чигеп, кы­рык үлемнән калып, ахырында Берлинга китерелде. Берлинда сәяси яшерен оешмада катнашуда, совет пропагандасын таратуда гаепләнеп, кулга алынды, төрмәгә ябылды”.
Муса Җәлил Варшава төрмәсендә дә, Берлинның Моабит, Тегель, Шпандау, күчмә төрмәләрдә дә утыра. Аның белән бергә Тегельдә иза чиккән Михаил Иконников истәлегеннән бер өзек: “Суд утырышына җә­лилчеләрне сәгать 9га китерәләр. Анда алар барысы бергә очраша. Бу очрашу алар өчен зур шатлык була. Тимер белән богауланган тоткыннарга, физик зәгыйфьлеккә, хәлсезлеккә карамастан, бу очрашу ихтыяр көчләрен ныгытырга ярдәм итә. Бер-берсенең дусларча карашы, якын итеп сәламләве аларга көч бирә.
Муса үз төркеме исеменнән соңгы сүз белән чыгыш ясый, Германиягә хыянәт итү­челәр алар түгел, ә Гитлер өере икәнлеген әйтә. Ул сүзен болай дип тәмамлый:
— Без шуның белән горур — фашизмны тар-мар итү эшенә үзебездән кечкенә булса да өлеш керттек һәм без бу көрәшне дәвам иттерә алмавыбызга бик үкенәбез. Элек сез, төрле ялган кәгазьләр күрсәтеп, безне хыянәтчеләр дип атадыгыз. Хәзер үзегез дә күрәсез, бу маташуларыгыз сабын куыгы кебек шартлады, тикшерүчеләрдә безгә каршы бернинди дә дәлил юк иде, шуңа күрә алар безгә яңа “гаепләү” — безнең командование белән бәйләнешкә керүне, шпионлыкны тактылар. Ләкин бу дөрес түгел. Без беркем белән дә бәйләнешкә кермәдек. Дөрес, моны башкара алмавыбыз бик кызганыч. Без — совет кешеләре һәм без Ватан алдындагы бурычыбызны үтәдек”.
Җәлилчеләрне 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсенә алып киләләр һәм фашист палачлары аларны гильотинада һәлак итәләр. Менә ул каһарман милләттәш­ләребез: Гайнан Кормашев, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров.
Сугыштан соң Муса Җәлилнең исеме шик астына алына: әсирлек­кә эләккән, димәк, илен саткан, дигән хәбәр тарала. Аның төрмә-дә үлем көткәндә язган һәм ике дәфтәрдә сакланып калган 93 шигыре Туган илгә кайткач кына хәл үзгәрә. Беренче дәфтәрне 1946 елда ТАССР Язучылар берлегенә Нигъмәт Терегулов, икенчесен 1947 елда СССРның Брюссельдәге консуллыгына Бельгия кешесе Андре Тиммерманс тапшыра.
1953 елның 25 апрель санында “Литературная газета” Муса Җәлилнең Моабит дәф­тәреннән алты шигырь бастырып чыгара. Илья Френкель тәрҗемә иткән менә шушы алты шигырь инде Җәлилнең “яңадан туу” көне дип тарихка кереп кала. Шагыйрьне өйрәнүнең яңа, өченче этабы да шул көннән башлана. Шигырьләр басылуның икенче көнендә үк Татарстан Язучылар берлегендә шагыйрь истәлегенә багышланган зур җые­лыш үткәрелә. Анда шагыйрьнең дуслары һәм каләмдәшләре Гази Кашшаф, Әнвәр Давыдов, Әхмәт Исхак, Риза Ишморат, Галимҗан Латыйп, Салих Баттал, Якуп Агишев чыгыш ясый. Ә 29 апрельдә “Совет Татарстаны” гәзите үзенең хәбәрчесе, язучы Фатыйх Хөснинең “Көрәшче шагыйрь кайтты” дигән мәкаләсен урнаштыра. Республика яшьләре гәзите “Яшь сталинчы” да Әхмәт Исхакның кереш сүзе белән шул ук көнне Моабит шигырьләреннән берничәсен үз укучыларына тәкъдим итә. Ә инде 30 апрельдә “Совет Татарстаны” Җәлил шигырьләренә һәм алар турында Гази Кашшаф мәкаләсенә тулы бер бит бирә. Бу — “Моабит дәфтәре”н анализлауга багышланган беренче мәкалә. Шул ук 30 апрель көнне “Советская Татария”дә Җәлил шигырьләрен һәм Бруно Зернитның “Ялкынлы йөрәк” дигән мәкаләсен урнаштыра.
Шулай итеп, матбугатта мәкаләләр күбәя башлый. 1953 елның 6 июнендә “Правда” Го­мәр Бәшировның “Үлемнән көчлерәк” дигән мәкаләсен бастыра. Шул ук елда “Известия”дә Гази Кашшафның күләмле язмасы дөнья күрә. Гомумән, илебездә бу вакыйга турында теге яки бу рәвешле язып чыкмаган бер генә матбугат органы да калмагандыр. Шагыйрьнең “икенче туу”ына бер ел дигәндә инде аның турында йөздән артык тапкыр язып чыгалар. Бу — сугышка кадәрге утыз елга караганда да күбрәк дигән сүз.
1953 елның ахырында Татарстан китап нәшрияты Гази Кашшафның кереш сүзе белән “Муса Җәлилнең соңгы шигырьләре”н бастырып чыгара. Икенче елны бу җыентык урыс телендә дә дөнья күрә.
1954 елның гыйнварында Камал театрында шагыйрьнең фашист тоткынлыгында һәлак булуына 10 ел тулуга багышланган зур кичә үткәрелә. Биредә докладлар белән Гази Кашшаф, Юрий Корольков һәм Әзербайҗанның халык шагыйре Самед Вургун чыгыш ясый. Аларның чыгышлары Җәлилне өйрәнү фәненең яңа чорына нигез ташы булып ята.
СССР язучыларының 1954 елның 26 декабрендә булган съезды да Җәлил иҗатына югары бәя бирә. Бу хакта поэзия буенча док­лад сөйләгән Алексей Сурков һәм өстәмә доклад сөйләгән Самед Вургун онытылмаслык итеп әйтәләр.
Шушы ук чорда КПССның Татарстан өлкә комитеты комиссиясе Җәлил төркеменең тоткынлыктагы көрәшенә караган материалларны өйрәнә һәм партия Үзәк Комитетына ша-гыйрь­гә Советлар Союзы Герое исемен би-рүне сорап мөрәҗәгать итә. 1956 елның 30 ноябрендә СССР Югары Советы Прези­диу­мының “Татар шагыйре Муса Мостафа улы Җәлиловка Советлар Союзы Герое исемен бирү (үлгәннән соң) турында” Указына кул куела.
1957 елның 22 апрелендә Ленин премия-ләре буенча комитет Моабит дәфтәре шигырь­ләре өчен Муса Җәлилгә Ленин премиясе бирү турында карар чыгара. Шулай итеп, ша­гыйрьнең иҗаты да иң зур бәягә лаек була.
Мусаның язмышы ачыкланганнан соң аның тормышын һәм иҗатын өйрәнү берничә юнә­лештә үсә башлый. Иң элек шагыйрьнең әдә-би мирасын җыйнау һәм фәнни яктан эш-кәртеп бастыру буенча эш кузгала. Фронтка киткәндә Җәлил үзе шигырьләрен сайлап, бер матур җыентык бастыру турында хыялланган була. Хатыны Әминәгә бу хакта әйтеп: “Ул минем соңгы җыентыгым булыр, бәлки”, — дип яза Муса. Ләкин аның моңа вакыты җитми. Икенче бер хатында шагыйрь үз әсәрләрен хронологик тәртиптә бастыру хыялын да яза. Ә инде Волхов фронтында кискен хәл килеп тугач, ул бу җаваплы эшне Гази Кашшафка тапшыруын белдереп хат җибәрә.
Җәлилне өйрәнү фәненең атасы дип танылган Гази Кашшаф дустының бу васыятен җиренә җиткереп, бик зур тырышлык белән үти. Ул Җәлилнең китапларда, гәзит-журналларда басылган барлык шигырьләрен бергә туплый, шагыйрьнең архивыннан моңа кадәр билгеле булмаган байтак яңа әсәрләр таба һәм шулар нигезендә 1955-56 елларда Муса Җәлил сайланма әсәрләренең беренче өчтомлыгын чыгара. Тагын да 20 ел үткәч — 1975-76 елларда Герой-шагыйрьнең дүрттом­лыгы укучылар кулына килеп керә.
Фәрит Фаткуллин.
Читайте нас: