Беренче иҗат җимешләре үк тирән фикерле булулары белән аерылып тора. Мәсәлән, 13 яшьлек үсмер өчен:
Яшә, әләм, яшә, яшә!
Җаныбыз фида синең юлыңда.
Тетрәт, әйдә илне,
нурыңны чәч,
Син яшәсәң, яшәр илем дә, —
дип әйтә алу, кызыл байракның көрәшергә әйдәүче символик образын тудыру үзе бер иҗади казаныш.
30нчы елларда, беренчедән, илдә төзелешләрнең киң колач алуы, икенчедән, шагыйрьнең үзенең дөньяны танып белүе, эстетик яктан үсүе, ВЛКСМ Үзәк Комитетында эшләве, Мәскәү дәүләт университетының әдәбият факультетын тәмамлавы, башкаланың гәзит-журналлар редакцияләрендә, консерватория каршындагы татар-башкорт опера театры студиясендә хезмәт итүе аның иҗади сәләтен һәм активлыгын үстерә. Бу чорда ул күп-санлы җитлеккән әсәрләр, шул исәптән “Җиһан”, “Зәйнәп”, “Директор һәм кояш”, “Хат ташучы” поэмаларын яза.
Җәлилнең Бөек Ватан сугышына кадәрге тормыш юлын һәм әсәрләрен игътибар белән күздән кичерсәң, бар булмышы, омтылышлары белән ул үзен киләчәктәге авыр сынауларга әзерләгән сыман тәэсир кала. Безнеңчә, аның иҗатында югарыда телгә алынган “Хат ташучы” поэмасы, “Алтынчәч”, “Илдар” либреттолары аерым урын алып тора. Аларда хезмәт пафосы, батырлык, илеңә, халкыңа тугрылык идеяләре калку итеп сурәтләнә. “Алтын-чәч”тә, мәсәлән, Тугызак ана образы көчле ихтыяры белән күңелдә тирән эз калдыра. Дошманнар ничек кенә җәфаламасын, ил анасының рухын сындыра алмый.
Шагыйрьнең дошман кулына эләккәч тә яшерен оешма төзеп, көрәш-тәшләре белән тоткыннарны баш күтәрүгә әзерләве үлемгә каршы бару белән бер була. “Азатлык яки үлем!” — Мусаның девизы. Баш күтәрүгә дүрт көн калганда хыянәтче аркасында яшерен оешма ачылып, җәлилчеләр кулга алына. Берлиндагы иң каты режимлы Моабит төрмәсендә үлем җәзасын көтеп бер ел утырганда Мусаның үлемсез шигырьләре туа. “Моабит дәфтәре” дигән шигырьләр циклы соңыннан бик күп телләргә тәрҗемә ителеп, шагыйрьнең сынмас рухына бөтен дөньяда соклану уята. Фашизмга нәфрәт тирән чагылыш таба аның шигырьләрендә.
Шигырь булып чыга
үч ялкыны
Яраланган
лачын йөрәктән, —
дип яза ул һәм:
Җырым белән
дусны иркәләдем,
Җырым белән
җиңдем дошманны, —
дип үзенең шигырен көрәш коралына тиңли.
Тоткынлыкта да Совет Армиясенең җиңәчәгенә, азатлык китерәчәгенә тамчы да шикләнми.
Соңгы җырым
палач балтасына
Башны тоткан
килеш языла, —
дисә дә, бернинди курку, төшенкелек кичерми.
Әйтсен яшьләр:
менә шулай яшәп,
Шулай үлсәң иде дөньяда, —
ди ул “Дуска” шигырендә.
“Моабит дәфтәре” коточкыч шартларда язылуына карамастан, үзенең оптимизмы, ихласлыгы, фашизмны гаепләү акты булып яңгырый. Нәкъ шушы шигырьләре белән Муса Җәлил дөньяның Нәсими, Гарсио Лорка кебек атаклы иҗатчылары белән бер рәттә тора.
Муса Җәлил туган Мостафа авылы республикабызның Федоровка районына якын гына. Димәк, шагыйрьне безнең якташ дип тә әйтә алабыздыр. Әлбәттә, аның Башкортстан белән, башкорт язучылары, шагыйрьләре белән бәйләнеше турында бик күп сөйләргә, язарга мөмкин. Әмма бүген берничә факт белән генә чикләнәм.
Җәлил бик яшьли үк Ырынбур тө-бәгеннән чыккан башкорт язучылары белән аралаша. Ырынбурның “Хөсәе-ния” мәдрәсәсендә Сәгыйть Агиш белән бергә укый. “Муса Җәлил киләчәк гасырларда да халкын, Ватанын сөюче кешеләрнең замандашы, үрнәк күрсәтүче булачак. Шагыйрьнең даны мәңгелек”, — дип язып чыкты Сәгыйть Агиш соңыннан. 20нче еллар башында Муса шулай ук Шәехзадә Бабич, Даут Юлтый, Габдулла Амантай, Афзал Таһиров белән дуслаша.
Муса башкорт әдипләре әсәр-ләренә рецензияләр язып, төрле җыентыкларда бастыра. Мәсәлән, Һәдия Дәүләтшинаның 1935 елда башкорт телендә басылып чыккан “Хикәяләр шәлкеме” дигән тәүге китабына бик югары бәя бирә, хикәяләренә тирән анализ ясый, образларына, теленә соклануын кабат-кабат белдерә. Җәлил бу китапны урысча бастырып чыгарырга тәкъдим итә һәм бу шулай була да.
Шагыйрь башкорт поэзиясендә сәнәгать темасын башлап җибәрү-челәрнең берсе булган Г. Мәсәгуть-нең (Мәсәгуть Галиуллин) “Талантлар иле” җыентыгына тупланган поэмаларына һәм шигырьләренә тирән анализ ясый, поэмалар өлешенең әйбәт тәэсир калдырмавын да билгели. Бу рецензия белән танышкач, аның
поэтик әсәрләрне объектив бәяләү осталыгына ия булуына, таләпчәнлегенә, авторны хөрмәт итүенә, аңа теләктәшлек күрсәтүенә сокланасың.
Башкорт халкы Муса Җәлилне үз шагыйре кебек якын күрә. Герой шагыйрь үзе дә башкорт халкының рухи байлыгын ихтирам итә, аны үз әсәрләрендә киң файдалана.
Шуны да әйтергә кирәк, башкорт шагыйрьләренең Җәлилгә багышлап шигырь язмаганы сирәктер. Башкортстанның халык шагыйрьләре Сәйфи Кудаш, Рәшит Нигъмәти, Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабаев, Марат Кәримов, Рәми Гарипов, Абдулхак Игебаев, шулай ук күренекле шагыйрьләр Мөслим Марат, Хәниф Кәрим, Тимер Арслан һәм башкаларны санап китәргә мөмкин. Аларның һәркайсы Муса Җәлилгә үз ихтирамын, аның батырлыгына соклануын белдергән.
Җәлилнең әсәрләре башкорт телендә күп тапкырлар зур тиражлар белән басылып чыгуын да әйтергә кирәк.
Татар милләтенең патриот шагыйре башкортларга да бик якын икән, бу үзе үк ике халыкның туганлыгын күрсәтүче чагу мисал булып тора. Халыкларыбыз дуслыгы яшәсен һәм чәчәк атсын!