Бу көнне Архангель районының Абзан авылы янындагы күпләргә яхшы билгеле булган Ачы шарлавыгы каршындагы мәйданчык умарта күчен хәтерләтте: биредә “Батыр” нәфис фильмының бер өлеше төшерелде һәм аның чикләрендә Бал бәйрәме оештырылды.
Әйткәндәй, “Батыр” фильмы “Русия мәктәпләрендә кино дәресләре” проекты чикләрендә төшерелә. Проектның җитәкчесе Виктор Меркулов билгеләвенчә, бу халык проекты һәм зур тәрбияви әһәмияткә ия. Аның максаты – балалар өчен тәрбияви характердагы кыска һәм тулы метражлы нәфис фильмнар төшерү, шуның нигезендә сыйныфтан тыш дәресләрдә дини-әхлакый, патриотик тәрбия бирү буенча укытучылар өчен методик әсбаплар булдыру һәм Русия мәктәпләрендә традицион гражданлык, мәдәни һәм гаилә кыйммәтләрен тарату.
– Намуслылык, җаваплылык һәм бу сыйфатларның башкаларга йогынтысы турында ул. Мәсәлән, әлеге сыйфатларга ия башкорт егете – сабантуй батыры читтән килгән кызның тормышка карашын үзгәртә. Кыз биредәге йолалар, гореф-гадәтләр, авыл тормышы белән таныша – боларның барысы да аңа зур йогынты ясый, – диде Виктор Меркулов, фильмның сюжеты белән таныштырып.
Әлеге фильмны киләсе яз карый алачакбыз. Аның премьерасы Башкортстанда, шул исәптән Архангель районында да булачак.
Әлбәттә, мондагы кызу эшчәнлек белән көннең эсселеге дә әллә ни сизелмәде. Бал бәйрәме үз көе белән дәвам итте: авыл биләмәләре тирмәләрендә борынгы тормыш-көнкүреш чагылдырылды, осталык дәресләре үткәрелде, аерым мәйданчыкларда район умартачылары үзләренең татлы продукциясен тәкъдим итте, сәхнәдә – бәйрәм концерты, ә спорт мәйданчыкларында Русия флагы көненә багышланган волейбол турниры узды. Фильм төшерү һәм Бал бәйрәме шулай бер-берсе белән тыгыз үрелеп барды.
Әлеге чара чикләрендә районга Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин һәм башка мәртәбәле кунаклар килде. Район хакимияте башлыгы Айрат Сәетгалин белән берлектә алар батырны бүләкләү күренешендә катнаштылар. Соңыннан кунаклар авыл биләмәләре корган тирмәләр буйлап үттеләр. Әлбәттә, борынгы йолалар, гореф-гадәтләр ачык чагылыш тапкан мәйданчыклар зур кызыксыну уятты. Атап әйткәндә, туку, умартачылык буенча осталык дәресләрен карадылар, архангельлеләрнең сорауларына җавап бирделәр. Мәсәлән, Арх-Латыш авыл биләмәсендә урнашкан Латыш тарихи-мәдәни үзәге вәкилләре авыл мәктәбенә латыш теле укытучысы таләп ителүен җиткерде. Бу эшне хәл итәргә сүз бирде мәгариф министры. Шулай ук ул район осталарын республика күләмендәге күргәзмәләрдә катнашырга да чакырды.
Бал бәйрәме булгач, татлы ризыкларның ниндие генә юк иде! Архангель районында исә умартачылык белән шөгыльләнүчеләр, бал кортларының холкына буйсынып, аларга табынып яшәүчеләр аеруча күп. Ә бу көнне иң тәҗрибәлеләре дә, яңа гына бу эшкә тотынучылар да килгән иде.
Шакировка авылыннан Фаяз Мортазин умартачылык белән үзен белгәннән бирле шөгыльләнә, аларның бу эше нәселдән-нәселгә күчә килә. Табигатьнең хозур почмагында урнашкан бу авылның балы да бик тәмле, дип авыз итте кунаклар.
Җәмилә һәм Әмир Мусиннарда умартачылык – гаилә эше. “Эко-Хани” җәмгыятендә җитештерелгән бал продукциясе республикада гына түгел, аннан читтә дә яхшы таныш. Ел саен аларның балы Германиядәге лабораториядә тикшерү үтә, шуны раслаучы ветеринар таныклыклары һәм сертификатлары да бар. Төп эшчәнлекләреннән тыш, “Эко-Хани” Германиянең Федераль умартачылык институты белән берлектә бал кортларының юкка чыгып баручы төрләрен саклап калу өчен табигый шартларда үрчетү юнәлеше буенча тикшеренү эше алып баралар. Продукциянең сыйфаты югары булуын “Агро-Комплекс” күргәзмәсенең алтын медале дә раслый.
Җәмилә һәм Ришат Хәйруллиннар да Белорус-Александровкада йорт сатып алып, 2013 елдан башлап җәйләрен шунда үткәрәләр. Бүген аларның 40 умартасы бар. Ә менә Абзан авылында яшәүче Тәслимә Рәхимова 30 умартаны берүзе карый. Вакытында аның әтисе урындагы колхозда умартачы булып эшләгән, соңыннан үзе дә ныклап бу эшкә тотынган.
– Олыгайгач, “Мин үлсәм, кортларымны кем карар инде?” – дип борчыла иде. Шулай итеп, әтиемнең эшен дәвам итәргә булдым. Ике дистә ел элек шәһәр тормышын авылныкына алыштырдым, – ди Тәслимә Гайнислам кызы.
Ә менә Вероника һәм Винер Хәсәновларның яшь гаиләсе бу эшкә ике дистә ел элек кенә тотынган. Архангель районында яшәп, умарта тотмау гөнаһ, ди алар.
Бу көнне бәйрәм кунаклары татлы балны сатып алыр алдыннан аннан авыз итеп, сыйланды да.
Ә менә берничә ел элек Көмәрле авылында төпләнгән Андрей Алексеев бу көнне үлән чәйләре һәм кипкән җиләк-җимешләр тәкъдим итте. Әйткәндәй, аның крестьян-фермер хуҗалыгы “Агростартап” грантына ия булган. Бүгенге көндә ул гаиләсе, туганнары белән берлектә үләннәр җыеп, аларны киптерү, эшкәртү һәм фасовкалау белән шөгыльләнә. “Үзебездә үскән үләннәрнең шифасы да гаять зур”, – ди Андрей Федорович.
Авыл биләмәләре тирмәләре биләмәсендә җәелдерелгән осталык дәресләрен дә урап узмады кунаклар. Тәвәкәч мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлфисә Хызырова туку серләренә өйрәтте. 2015 елда алар борынгы туку станогын тергезгәннәр. Шулай ук фоторәсемнәр буенча борынгы милли киемнәрне тергезү өстендә дә эшлиләр. “Табын” ыруы хатын-кызларының милли бизәнгечләре күпләрдә зур кызыксыну уятты.
Иске Ырныкшы авылында яшәүче Ринат Рәҗәпов тимерне сәнгатьле чүкү белән шөгыльләнә. Аның эшләрен мәртәбәле кунаклар югары бәһалады. Мәсәлән, Айбулат Хажин киләчәктә һөнәри уку йортлары студентлары өчен осталык дәресләре үткәрергә тәкъдим ясады.
Бәйрәм күңелле дә, анда катнашучыларның һәммәсе өчен файдалы да булды, дип ышанычлы әйтергә мөмкин. Чөнки берничә чараны берләштергән мәйданда һәркем үзенә якын шөгыль таба алды. Беренчедән, “Батыр” фильмын төшерүдә катнашып, тарихка кереп калдылар. Ә икенчедән, кул осталарыннан – һөнәр, умартачылардан – сыйфатлы бал сайларга өйрәнделәр. Көннең эссе булуына карамастан, сәхнә яны да, спорт мәйданчыклары да халык белән тулы иде.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Архангель районы.