Кырмыскалы районының Ибраһим авылы татар һәм башкорт дөньясындагы күренекле мәърифәтче, галим-энциклопедист, тәрҗемәче, публицист Мөхәммәтсәлим Өметбаевның тууына 180 ел тулу уңаеннан күпсанлы кунаклар кабул итте.
Бу истәлекле көн язмышлары Кырмыскалы районы белән тыгыз бәйле республика зыялыларын гына түгел, күренекле мәгърифәтченең иҗади эшчәнлеге белән кызыксынучыларны да бергә җыйды. Якташыбызны искә алу чарасында Бөтендөнья башкортлары Корылтае башкарма комитеты рәисе Галим Якупов, филология фәннәре докторы Гыйниятулла Кунафин, тарих фәннәре докторы Нәзир Колбахтин, филология фәннәре кандидаты Фәнзил Саньяров, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнил Кодакаев, Башкортстанның атказанган артистлары Җәмил Әбделманов, Азат Аеткулов, шагыйрә Дилә Булгакова, республиканың Милли әдәбият музее директоры Гөлдәр Моратова һәм башкалар катнашты.
Кунаклар килү белән иң тәүдә мәгърифәтченең туган авылындагы бюстына чәчәкләр салды һәм музейда булды. Чараның төп өлеше музей биләмәсендә “Мәдәният” гомумдәүләт проекты чикләрендә алынган автоклуб сәхнәсендә үтте. Чыгыш ясаучыларның һәммәсен бөек мәгърифәтче белән бәйләүче җепләр бар. Бу көнне алар галим һәм әдип эшләренең тарихи кыйммәтен һәм барлык әһәмиятен бәйрәмдә катнашучыларга җиткерә алды. Туган халкының тарихын, рухи байлыгын өйрәнеп, барлык гомерен халкына хезмәт итүгә, аның тормыш шартларын яхшыртуга, аң-белемен, мәдәниятен үстерүгә багышлаган Мөхәммәтсәлим Өметбаевның иҗади мирасы үз чоры өчен генә түгел, бүген дә әһәмиятле. Табигать һәм дөнья, гыйлем һәм мәдәният, әдәбият һәм халык иҗаты, уку-укыту һәм халык педагогикасы, Башкортстан тарихы һәм этнографиясе өлкәләренә караган мәгълүматлар хәзерге фән тармакларының нигезен тәшкил итә. Менә шул хакта сөйләде Мөхәммәтсәлим Өметбаевның рухташлары.
– Мөхәммәтсәлим Өметбаевның бөеклеге – мәгърифәтчелек идеяләрен билгеле системага салып, идеологик күренешкә күтәрүендә. “Һәр халыкның, икътисад өлкәсендә булсынмы, мәдәнияттәме, үзенең сәяси системасы, дәүләтчелеге булырга тиеш”, – дигән фикерне тәү башлап әйтүче ул. Халкына, туган җиренә булган мөнәсәбәте аны әнә шундый биеклеккә күтәргән, – диде Мөхәммәтсәлим Өметбаев иҗаты буенча докторлык диссертациясе язган һәм берничә тапкыр аның ядкарьләрен бастырып чыгарган филология фәннәре докторы Гыйниятулла Сафиулла улы.
– Авылдашлары Мөхәммәтсәлим Өметбаев исән чакта аңа яратып “Сәлим бабакай” дип дәшкәннәр. Бу сүзне бүген дә тергезергә кирәк, – дип билгеләде чыгышында Фәнзил Бүләк улы, якташыбызны туган җирендә зурлап искә алуга шатланып һәм мондый бөек шәхесләре булган милләтнең киләчәге дә өметле булуын ассызыклап. 2005 елдан алып районда әдәбият, мәдәният, фән, мәгариф һәм башка өлкәләрдә фидакарь хезмәт күрсәтүче замандашларыбызга Мөхәммәтсәлим Өметбаев исемендәге премия тапшырылып килә. Бу югары исемгә егермеләп якташыбыз ия. Быел бу премиягә озак еллар Мөхәммәтсәлим Өметбаев музеена җитәкчелек итүче Газимҗан Ибраһимов һәм Прибельский урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Фәнзилә Баемова лаек булды.
Чараның ахырында кунаклар Мөхәммәтсәлим Өметбаевның каберенә чәчәкләр салды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, күптән түгел арабыздан киткән күренекле язучы, филология фәннәре докторы Тимергале Килмөхәммәтовның кабере дә янәшәдә генә. Кырмыскалы районының Ибраһим авылында бу бөек ике шәхесебез нәкъ бер гасыр аралыгы белән дөньяга килгән. Бөек шәхесләр йөз елга бер туа дип әйтүләре шулдыр инде...