+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
9 сентябрь 2021, 10:10

Әйдәгез, дуслар, җырлыйк бергә!

“Бабай утары”нда җыр-моң бәйрәме узды.

Әйдәгез, дуслар, җырлыйк бергә!
Әйдәгез, дуслар, җырлыйк бергә!
Туймазы районының Төмәнәк авылы янындагы “Бабай утары” ачык һавадагы этнографик музей биләмәсендә шаулап-гөрләп җыр-моң бәйрәме – үзешчән фольклор ансамбльләренең “Җырлыйк әле” төбәкара фестиваль-бәйгесе узды.

“Ак калфак” татар хатын-кызлар берләш­мәсенең Башкортстан төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан дүртенче тапкыр үткәрелгән бу фестиваль агымдагы елда да киң колач алды. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Туймазы районының шәрәфле шәхесе, “Бөтенрусия татар авыллары” иҗ­тимагый оешмасы Советы рәисе, җырчы, композитор Фәнир Галимов үзенең биләмәсендә кунакларны ихлас кабул итте. Фестивальнең беренче көнендә республиканың төрле шәһәр-районнарыннан 9 фольклор ансамбле чыгыш ясаса, икенче көнне җиңүчеләргә Киров, Самара өлкәләре, Татарстанның Азнакай районыннан килгән иҗади коллективлар белән көч сынашырга туры килде.
Фестиваль үзешчән коллективлар парады белән башланды. Аннары кунаклар татар халкының милли йолаларын, гореф-гадәтләрен чагылдырган эчтәлекле тамаша тәкъдим итте.
Шаран районының “Ихлас” иҗади коллективында яшьләрнең күп булуы аеруча куанычлы. Алар “Кичке уен” тәкъдим итте. Салават шәһәреннән килгән “Энҗеләр” ансамбле дә үзенең чагу “яшьлеге” белән аерылып тора. Уфа районының Авдон поселогында иҗат итүче “Чулпан” коллективын, башлыча, өлкән яшьтәге апалар тәшкил итсә дә, ул да “яшьләр” исемлегендә – Альбина Якупова тарафыннан ике ел элек оештырылган. Алар бихисап чараларда катнашып өлгергән. Бу тамаша да үзенчәлекле булды – кош-корт утырту йоласын күрсәттеләр. Анда Уфа шәһәренең 115нче балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре катнашуы чыгышларына аерым ямь өстәде. Туймазы районы Кандра авылының Әсгать Мирзаһитов исемендәге 2нче мәктәбе укучыларының “Ак җилкән” вокал-фольклор ансамблендә 11-12 яшьлек үсмерләр шөгыльләнә. Аларның чыгышын күзәткән һәркемнең күңеленә җылы йөгергәндер – киләчәгебез өметле, димәк. 2013 елда оешкан “Хәзинә” ансамбле дә уңышлары белән горурлана ала. Шул ук вакытта Зимфира Әхмәдиева җитәкчелегендәге ансамбль җыр­чылары – күпкырлы талант ияләре дә. Ә менә “Туймазы мәрҗәннәре” – иң тәҗрибәле ан­самбльләрнең берсе. Равия Фәрхитова җитәк­челегендәге бу коллективта лаеклы ялдагы ханымнар белән бергә дәртләре ташып торган студентлар да чыгыш ясый. Алар якташлары Фәнир Гали­мовның туган җирен, аның табигатен һәм кешеләрен данлап язган җырларын башкара. Ярмәкәй районының “Ак калфак” ансамбле әгъзаларының осталыгына, бердәмлегенә хәйран калырлык. Бакалы районының Яңа Балыклы авылыннан килгән “Туганайлар” керәшен фольклор ансамбле (җитәкчесе Наталья Васильева) чыгышы иң чагуы булгандыр. Шуны да әйтергә кирәк, фольклордан тыш, алар халык иҗатының башка төрләре белән дә шөгылләнә. Репертуарда – керәшен халык җырлары, иске озын көйләр, әйлән-бәйлән җырлары һәм үзләре иҗат иткән такмаклар. Әлеге чыгышларында боларның барысын да күзәтергә һәм кушылып биергә дә мөмкин булды. Туган телне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклау һәм үстерү, яшь буынны югары рухлы итеп тәрбияләү белән шөгыльләнгән Уфа шәһәренең “Милли аваз” төркеме дә республикада киң билгеле. Мидхәт Әбделманов җитәкчелегендәге бу коллектив 2018 елда оештырылып, төрле музыкаль бәйгеләрдә, хәйрия концертларында катнаша.
Бәйгене Башкортстанның атказанган артисты Флорида Исмәгыйлева белән Татарстанның атказанган артисты Айрат Халиков алып бардылар. Билгеле, бәйге булгач, җиңүчеләрне дә ачыкларга кирәк. Бу бурыч Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, “Ак калфак”ның Башкортстан төбәк оешмасы җитәкчесе Люция Вафина, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, Башкортстанның атказанган артисты Радик Динәхмәтов һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Азат Нургалиев кебек мәртәбәле шәхесләргә йөкләтелде. Беренче көндә җиңүчеләр исем­легенә “Милли аваз”, “Ихлас”, “Чулпан” ан­самбльләре керде. Ә менә Гран-при ияләрен билгеләү әллә ни авыр булмагандыр: “Туганайлар” чынлап та ныклы әзерлек белән килгән иде.
Бәйгенең икенче көне дә шау-гөр килеп узды. Илебезнең төрле почмакларыннан килгән иҗади коллективлар үзләре белән таныштырды, чагу тамаша тәкъдим итте һәм ата-бабаларыбызның тормыш-көнкүрешен бар яклап чагылдырган “Бабай утары” буйлап “сәфәр” кылды. Төбәкара бәйгедә катнашучыларның һәркайсының чыгышы чагу һәм үзенчәлекле булды. Киров өлкәсенең “Кояш” фольклор ансамбе 15 элек оешкан һәм шул төбәкнең төрле авыл-шә­һәрләрендә яшәүче хатын-кызларны бер­ләштерә. Чарага алар “Килен сөлгесе” дигән тамаша әзерләгән. Татарстанның Азнакай районыннан килгән “Ихлас” фольклор ансамбленең нигезен, башлыча, мөмкинлекләре чикле кешеләр тәшкил итә. Бу коллектив 2016 елда оеша. Алар әле дә сынатмады һәм беренче урынга лаек булды. Гран-при ияләре – “Туганай” керәшен фольклор коллективына сәхнә киемнәре тектерү өчен сертификат тапшырылды.
Әйткәндәй, җыр-моң бәйрәмендә бүләк­ләрнең иге-чиге булмады: чараның бу өлеше үзе бер тамашага әверелде. “Гүзәлләр тудырган гүзәллек” һәм “Татарның чигүле сөлгесе” бәйгеләре җиңүчеләренә һәм тел-милләт дип янып эшләүчеләргә дә дипломнар, рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Иң мөһиме, “Җырлыйк әле” фестивале иле­безнең төрле почмакларында яшәүче мил­ләттәшләребез белән очрашу, дуслашу, аралашу һәм бай милли мирасыбыз белән бер мәйданчыкта уртаклашу мөмкинлеге бирде. Шунлыктан гореф-гадәтләребезне, милләте­безне, телебезне саклауны максат итеп куйган бу күркәм чараны оештыручыларга һәм, тәү чиратта, аның хуҗабикәсе – “Ак калфак” татар хатын-кызлар берләшмәсенең Башкортстандагы төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Люция Вафинага рәхмәтләр яңгыры яуды.
Җәйнең матур кояшлы бу көннәре “Җырлыйк әле” фестиваленә төрле төбәкләрдән килгән сәнгать осталарының тамашалары, моңлы җырлары белән тагын да яктырак, нурлырак кебек тоелды.
 
Эльвира Ямалетдинова, "Кызыл таң"ның үз хәбәрчесе.

 

Әйдәгез, дуслар, җырлыйк бергә!
Әйдәгез, дуслар, җырлыйк бергә!
Әйдәгез, дуслар, җырлыйк бергә!
Әйдәгез, дуслар, җырлыйк бергә!
Әйдәгез, дуслар, җырлыйк бергә!
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: