Биредә Луганск Халык Республикасы делегациясе булып китте. Ә икенче көнне Шәйморатов авылы “Төнге бүреләр” Бөтенрусия мотоклубының Башкортстан бүлекчәсе әгъзаларын кабул итте. Хәтта иртән башланган койма яңгыр да аларның сәфәренә комачаулый алмады. Ә бирегә алар изге бурыч белән килде. Шул көннәрдә “Төнге бүреләр” мотоклубының илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче әгъзалары берләшеп, Луганск һәм Донецкка юлланды. Донбассны немец илбасарларыннан азат итү көне уңаеннан, биредә 800 агач утыртыла. Алар һәр төбәкнең Бөек Җиңүгә өлеш керткән билгеле шәхесләренә багышлана. Башкортстан бүлекчәсе әгъзалары агач үсентеләрен дивизия командирының туган авылыннан алып барырга карар иткән. Шушы ният белән Кырмыскалы районына Уфадан гына түгел, республикабызның төрле шәһәрләрендә яшәүче байкчылар җыелды.
– Сәфәребезгә илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче “Төнге бүреләр” мотоклубы әгъзалары да кушылачак. Ә Башкортстаннан дүрт кеше барачакбыз. 2016 елда без Луганск шәһәрендә Донбассны азат итүдә катнашкан геройлар, шул исәптән легендар командир Миңнегали Шәйморатовка багышланган “Хәтер йолдызы”н алып барып урнаштырган идек. Хәрби хәрәкәтләр барышында аны берничә тапкыр шартлаттылар, ләкин ул барыбер тергезелде. Ул гына да түгел, узган елда шундый ук зур йолдыз Донецк шәһәрендә дә куелды. Шушы җирләрдә йөреп, клуб әгъзасы Руслан Дорошенко М. Шәйморатовка багышлап “Йолдыз” дигән җыр иҗат итте. Бу җырны мотоклубның якын дусты Юлия Чечерина да ишетте һәм аны бергәләп башкарырга тәкъдим итте. Җырны Миңнегали Минһаҗ улының туган көнендә яздырдык. Менә бу сәфәребезгә Юлия Чечерина да кушылып, тантаналы чарада җыр белән таныштыру узачак, – диде сәфәрнең максаты турында бүлекчә җитәкчесе Семен Кулагин.
Кунаклар Миңнегали Шәйморатовның туган авылындагы һәйкәленә чәчәкләр салды һәм күпфункцияле авыл мәдәният йортында урнашкан күргәзмә залында да булды, шулай ук 112нче дивизия һәм аның командирының хәрби юлына багышланган 3-D маппинг форматындагы фильмны карады.
Кунакларда легендар командирның биографиясендәге әлегә кадәр билгесез булган фактлар зур кызыксыну тудырды. Туган якны өйрәнүче Резида Әхтәмова – Миңнегали Шәйморатовка туган тиешле кеше. Шуңа да аның тормыш юлын өйрәнү буенча ул бик зур эш башкара. Дивизиядә хезмәт иткән якташ-яугирләрнең исемлеген төзүгә дә ул зур өлеш кертте. Ә бу көнне ул кунакларга Миңнегали Минһаҗ улының балачагы һәм үсмер еллары турында кызыклы мәгълүматлар җиткерде. Ятимлек ачысын бик иртә татыган егет, әти-әнисе вафат булгач, туганнары турында хәстәрлек күрә, бәләкәйдән байларга, муллаларга ялланып эшли. Кечкенәдән чыныгып, авырлыкларга бирешмәскә өйрәнеп үсә, шул ук вакытта бик актив була, иптәшләрен дә үзенең артыннан ияртә. Тормышчан уеннар уйнап үсәләр, атларга булган сөюе дә әнә шул балачактан килә. Бу сөюне ул авыл малайларында да тәрбияли: бергәләп атларны елгада су кертәләр, ялларын тарыйлар, чистарталар, өйрәтәләр. Үсә төшкәч, Миңнегали өлкәннәр белән беррәттән Сабантуйларда катнаша һәм зирәк акылы, көчлелеге белән аерылып тора. Барысы да яратып, якын күреп, аны Миннуш дип йөртәләр. Балачактан алып фронт елларында да аның белән бергә булган гармуны турында әйтми мөмкин түгел. Бай үзенең өч малаена гармун алып бирә, ләкин аларның уйнарга өйрәнергә теләге булмый. Миңнегалинең кызыксынучан күзләрен күреп, бай аны Миңнегалигә бүләк итә. Бу гармунны ул һәрвакыт үзе белән йөртә, хәтта сугышта да ул аның якын дусты була.
– Миңнегали Шәйморатов – күпкырлы шәхес. Бик күп телләр, шул исәптән кытай телен дә яхшы белгән. Аның оештыру осталыгына да хәйран калырлык: гади колхозчылардан ул данлыклы дивизия төзүгә ирешә. Без якташыбыз белән чиксез горурланабыз, – дип билгеләде кунакларны бу сәфәрдә озатып йөргән район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.