+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
31 октябрь 2021, 10:50

“Безнең язмыш үзебезнең кулда!”

Яңавыл районы марилары милли оешмасы үз эшчәнлегендә бәйрәмнәр үткәрү белән генә чикләнми.

“Безнең язмыш үзебезнең кулда!”
“Безнең язмыш үзебезнең кулда!”

Мари халкының хөрмәткә лаек йоласы — алар һәр милли бәйрәмгә, Сабантуйларына милли киемдә килә. Яше-карты аллы-гөлле күлмәкләрдән була. Республиканың “Эрвел Мари” Мари милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе урынбасары, Яңавыл районында танылган шәхес, мари милләтенең йөзек кашы Александр Гайсин да безнең белән очрашуга матур милли күлмәктән килгән иде.

— Александр Яковлевич, Сезнең милли киемегезгә карап, сокланып торам. Никтер, безнең татар-башкортта, яки урыста бу йола киң таралмаган әле...
— Кызганычка каршы, милли киемнәрне бәйрәмнәрдә генә кию кабул ителгән. Ә элек алар көндәлек кием булган бит, һәркөн киясе күлмәкләрне әби-әниләребез шулай матур итеп бизәгән, чиккән. Мәдәният үзгәрә торган, яңа мода, яңа тукымалар, яңа бизәкләр барлыкка килгән, безнең киндердән суккан киемнәр дә сандыкларга кереп яткан, тора-бара тукымалардан милли бизәкләр юкка чыккан. Текстиль җитештерүдәге үсеш милли бизәкләрне кысрыклап чыгарса да, авылларда матур итеп чигүче, тегүче кешеләр җитәрлек. Ә инде бу күлмәкләрне киеп йөрүгә килгәндә, шуны әйтер идем: әгәр дә син үз милләтеңне яратасың, аны үстерергә телисең икән — бу гадәти күренеш булырга тиеш. Шәхсән миңа килсәк, мин мари милли күлмәген зур канәгатьлек һәм горурлык белән киям.
— Сез озак еллар мари телен саклау һәм үстерү сагында торасыз. Бу теләк каян килә?
— Туган халкымның дәрәҗәсен күтәрү теләге миндә һәрвакыт яшәп килде, чөнки моңа безне балачактан өйрәттеләр. Хәтерлим, 1970-80 елларда әби-бабайларыбыз төрле дини бәйрәмнәргә бара, дога кылалар иде, шундый чараларга, һичшиксез, безне дә үзләре белән алдылар. Алар башкарган йолалар, ритуаллар миңа кечкенә вакыттан ук сеңде. Моны халык педагогикасының үзенә күрә бер өлеше дип аңларга кирәк. Хәзер исә мин үзем ата-бабаларымның эшен дәвам итәм, дип әйтергә мөмкин. Алар гасырлар буе тарихны, телне, мәдәниятне саклап килгән, без боларны югалтырга тиеш түгел.
— Бу максатларга ирешер өчен Сез мари автономиясе төзедегезме?
— Әйе, тәүдә без иҗтимагый оешма төзедек, бу ерак 2000 еллар иде. Телне саклап калу буенча байтак эш башкарылды дип әйтә алам. 2013 елдан иҗтимагый оешманы юридик рәвештә рәсмиләштердек.
— Милли эш ни рәвешле алып барыла?
— Эш, нигездә, дүрт юнәлештә алып барыла: телне, мәдәниятне өйрәнү һәм үстерү, дини эшчәнлек һәм яшьләр белән эшләү. Минем дүрт урынбасарым бар. Төрле юнәлешләрдә эшлибез.
Беренче юнәлеш — тел, аны саклап калу. Бу юнәлештә мәктәпләр белән тыгыз эш алып барыла, кайсы мәктәптә ничә бала бар, ничә бала укырга керергә тиеш — болар барысы да исәптә. Без алар туган телне белсен өчен эшлибез. Шулай ук гәзит-журналлар аша телне, гореф-гадәтләребезне пропагандалау эше тукталып тормый.
Икенче юнәлеш — мәдәният. Монда “Серебряная веревочка” чарасын телгә алу да җитә торгандыр. Мәскәүдә яшәүче милләттәшебез Мидор Шамратовның туган авылы Шүдедә үткәрдек без бу чараны. Күпме мари җыелды! Калтасы, Мишкә, Балтач, Бөре — төрле төбәкләрдән килделәр. Халкыбыз бик ярата бу бәйрәмне!
Шулай ук “Яшь тавышлар” бәйгесе үткәрәбез. Туган телдә җырлаучыларны барлыйбыз, аларны арытаба үстерү турында уйлыйбыз. Алар Мари Элда үткән конкурсларда катнаша, җиңүләр яулый. Шулай ук гармунчылар бәйрәме үткәрәбез. Ни кызганыч, авылларда гармунда уйнаучылар бетеп бара.
Тагы бер юнәлеш — яшьләр белән эш. Мари яшьләре слеты үткәрәбез. Яшьләрне милли рухта тәрбияләүгә зур әһәмият бирәбез.
Киләсе юнәлеш — дин. Дини йолаларыбызны саклау — шулай ук мөһим бурыч. Бу уңайдан “Изге акланнар” (Святые рощи) билгелибез, ул урыннарны карап-саклап торабыз. Соңгы елларда мариларның ике дини оешмасы теркәлгән — бу да зур казаныш. Бу юнәлештә Геннадий Пастиев бик актив эшли. Гомумән, яшьләрне милли рухта тәрбияләүне максат итеп куябыз. Кыскача әйтсәк, шушы эшләр белән мәшгульбез.
— Александр Яковлевич, эшләрегез киңкырлы, сокланырлык. Ә Яңавыл районында, гомумән, күпме мари яши?
— 2010 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча — 3343 кеше, барлык халыкның җиде проценты. Кисәк-Каен, Байгуҗа, Сусады, Ябалак, Сандугач, Әтлегәч авылларында, нигездә, мари халкы яши. Аларда китапханәләрдә, мәктәпләрдә, клубларда актив эш алып барыла. Биредә “Ош пеледыш”, “Ший кандра”, “Шонанпыл” ансамбльләре актив эшли. Бу ансамбльләр белән төбәк һәм Русия конкурсларында катнашабыз, призлы урыннар яулыйбыз. Шул ук вакытта без яшьләрнең ата-бабаларыбызның тамырларына, гореф-гадәтләренә карата кызыксынуын хуплыйбыз, киләчәк буында Ватанга мәхәббәт тәрбиялибез.
— Бу эшләрне бер генә кешегә башкарып чыгу мөмкин түгел. Ярдәмчеләрегез турында да әйтеп үтсәгез иде.
— Әйе, шөкер, минем ярдәмчеләрем бик шәп. Әйтик, мәдәни секцияне Светлана Байгузина җитәкли, ул шундый җитез, актив. Елена Гыйльметдинова яшьләр секциясен алып бара, аның активлыгына да көнләшерлек.
— Хәзер бу эшләрне башкарып чыгар өчен төрле грантлар булдырылды, Сез бу уңайдан аларда катнашасызмы?
— Төрле грантларда катнашып, акча җәлеп итәргә тырышабыз. Оешканнан бирле дүрт тапкыр Русия грантын оттык, шуның белән Валериан Васильев музей-йортын реконструкцияләдек, шулай ук берничә проектны гамәлгә ашырдык.
— Ялгышмасам, Сез тарих белән кызыксынасыз, китаплар да чыгарасыз?
— Китаплар дип әйтү дөрес булмастыр. Аларны брошюралар, белешмәләр, шәҗәрәләр, дисәк, дөресрәк булыр. Әйе, Җиңүнең 70 еллыгына сугышта катнашкан авылдашлар исемлеге белән “Алар Ватан өчен сугышты” дигән китап чыгардык. Анда меңнән артык мариның, аларның шәҗәрәләре, сугыштан исән кайтканнарның гаиләләре, нәсел-нәсәпләре турында мәгълүматлар белән язмышлары чагылдырыла. Бик күп архивлар белән эшләргә туры килде. Шулай ук Валериан Васильев турында китап чыгарылды.
— Александр Яковлевич, Сездә тарих белән кызыксыну кайдан килә?
— Башта минем хезмәт биографиясе мәктәп белән бәйле иде — тарих һәм география укытучысы булып эшләдем. Комплекслы бригада бригадиры итеп сайлагач, мәктәпне калдырырга туры килде. Соңрак Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамладым, агроном булдым.
— Гаиләгез турында да берничә сүз әйтсәгез иде?
— Безнең гаилә — интернациональ гаилә. Балалар башка милләт кешеләренә тормышка чыкты, бик матур яшиләр. Бергә җыелганда татар, башкорт, урыс, мари телләрендә сөйләшәбез. Хатыным Эльвира Владимировна гомер буе мәктәптә эшләде, ул укытучылар династиясеннән. Минем барлык башлангычларымны хуплап, ярдәм итеп килде. Хәзер пенсиядә.
— Мари телен, мәдәниятен үстерү юнәлешендәге изге эшегездә уңышлар телибез.
— Рәхмәт! Халык үзе телен, гореф-гадәтләрен саклап калырга тырыша, аңарда мондый ихтыяҗ зур. Шуңа да бер оештыручы, башлап йөрүче кирәк. Урамда таныш булмаган кешеләр килеп, үзләрен борчыган уйлары белән уртаклашалар, үткәреләсе чаралар турында сорашалар, хәтта Владивостоктан шалтыратып, “Ший кандра”ның кайчан узачагын белешәләр. Димәк, безнең эшчәнлек халыкка кирәк, димәк, без дөрес юлда!
— Әңгәмә өчен рәхмәт!
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА әңгәмәләште.
Яңавыл районы.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: