Һәр көн мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, китапханәләрдә, туган якны өйрәнү музеенда, милли мәдәният үзәгендә, театрларда, мәдәният учреждениеләрендә һәм Башкорт дәүләт филармониясендә чараларга бай булды. Укучылар һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр “Сулпылар”, “Төнгелеккә — әкият” конкурсларында теләп катнашты. Шәһәрнең барлык мәктәпләрендә башкорт милли ашлары көннәре узды. Укучылар өчен шулай ук башкорт телендә нәфис һәм тарихи фильмнар карау оештырылды, күренекле дәүләт эшлеклесе Муса Мортазинның 130 еллыгына багышланган тематик дәресләр үтте. Айлык кысаларында дәвам иткән “Заманча халык һөнәрләре” республика конкурсының муниципаль этабы күп кенә талантларны ачты. Ә. Атнабаев истәлегенә багышланган чара шагыйрь иҗатын яратучыларны җыйды, ә “Сәйлән” милли мәдәниятләр үзәге һәм фольклор студиясе оештырган башкорт шагыйрьләренең иҗатына багышланган чарада башкорт шагыйрьләренең шигырьләре яңгырады. Шәһәр мәгариф учреждениеләре укучылары башкорт гимназиясе оештырган популяр язучы, “Калдырма, әнкәй!”, “Урам балалары” китаплары авторы А. Баймөхәммәтов белән онлайн-очрашу үткәрде.
“Кәрвансарай” темасына рәсемнәр конкурсына бик күп эшләр килде. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы тарафыннан төрле күргәзмәләр, онлайн-презентацияләр үткәрелде.
Шулай ук шәһәр студентлары, мәктәп укучылары шәһәрнең туган якны өйрәнү музеена зур кызыксыну белән йөри. Балалар һәм өлкәннәр милли башкорт киемнәре элементларын ясау буенча Милли мәдәниятләр үзәге үткәргән мастер-класстан бик канәгать калды, анда алар үз куллары белән орнаментлар кисте һәм тәңкәләр, тасмалар, сәйлән белән бизәлгән түшлек тектеләр.
“Сәйлән” фольклор студиясе җитәкчесе З. Азнабаева оештырган Авыл хатын-кызлары көненә багышланган кичә бик матур, үзенчәлекле булды.
Р. Акмалованың шәхси этно-мәдәни студиясе тарафыннан зур эш башкарылды, ул Милли мәдәниятләр үзәге белән берлектә башкорт милли киемнәре күргәзмәсен оештырды. Шулай ук 16нчы мәктәптә башкорт милли баш киемнәре һәм башкорт орнаментына багышланган күчмә күргәзмә оештырды.
“Мирас” картиналар галереясендә рәссам Б. Домашников эшләре күргәзмәсе эшли, музейда сәнгать сөючеләр Уфа рәссамы Зифа Абдуллинаның күргәзмәсен карый ала. Ә балалар сәнгать мәктәбе “Минем Башкортстаным” күргәзмәсе белән сөендерде. Анда шәһәребез һәм республика рәссамнарының картиналары урын алды.
Башкорт теле һәм мәдәнияте айлыгы чараларын гамәлгә ашыру буенча Нефтекама дәүләт филармониясе тарафыннан бик зур эш башкарыла. Югары хәвефсезлек режимы кертелү сәбәпле, күп кенә чаралар онлайн-режимга күчүгә карамастан, Башкорт теле һәм мәдәнияте көннәре шәһәрдә актив узды. Нефтекама дәүләт фиармониясендә үткән ябылу тантанасы зур бер чарага әверелде.
Гармунчылар урнашкан фойеда ук бәйрәм рухы хакимлек итте. Шулай ук башкорт ырулары китаплары күргәзмәсе оештырылган иде. Фотозоналар янында фотога төшәргә яратучылар кайнашты.
Чараның башында филармония директоры, Нефтекама шәһәре башкорт корылтаеның башкарма комитеты рәисе Ринат Гайсин башкарылган эшләр турында кыскача хисап тотты, эстафетаны һәм Дуслык кубогын Мари милли үзәгенә тапшырды.
— Без дуслык кубогын кабул итәбез һәм айлык кызыклы, мавыктыргыч булсын өчен бөтен көчебезне салачакбыз, чараларны бай эчтәлекле итеп үткәрергә тырышачакбыз, — диде кубокны кабул итеп алучы Мари милли үзәге рәисе урынбасары Владимир Баиров.
Бәйрәмгә җыелган халыкны шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Илдар Имамов тәбрикләде. Ул барлык милләтләрнең дә дус һәм тату яшәвен, шулай ук быел уза торган халык санын алуның мөһимлеген билгеләп үтте.
Туймазы районы Башкорт тарихи-мәдәни үзәге баш белгече Альберт Исмаилның үз нәселе тарихы турында сөйләве, шулай ук Бөтендөнья башкорт корылтае баш белгече, “Без — башкортлар” республиканың төньяк-көнбатыш башкортлары оешмасы җитәкчесе Радик Бәхтиевның чыгышы зур кызыксыну уятты.
“Шәҗәрәңне бел!” дип аталган бу чара бер сулышта узды. Тамашачылар филармония солистлары — Башкортстанның халык артисты Раян Алтыншин, халыкара, бөтенрусия, төбәк конкурслары лауреатлары Иршат Карачурин, Азат Карачурин, Чулпан Гафурҗанова, Нәфис Нигамәев, Руфинә Янбирдина, Илнур Мөфтахов, Сурия Гыймалова, курайчы Азат Юлдыбаевның чыгышларын яратып карады, шулай ук “Тәңгәвер” ансамбленең дәртле биюләрен алкышладылар. Чараны алып баручылар Диана Гыйльфанова, Газинур Хәлимов та тамашачыларга бик ошады.
Мари теле айлыгы, тарихи-туган якны өйрәнү музеенда Сәнгать төне кысаларында зур булмаган концерт программасы һәм төрле кул эшләре һәм мари курчагын ясау буенча мастер-класслар белән ачылды.
Һәр чара милләтләр дуслыгын ныгытуга, туган телләр, гореф-гадәтләрне, бер сүз белән әйткәндә — халык мирасын саклап калуга, үстерүгә багышланган.
Гөлнара Гыйлемханова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Нефтекама шәһәре.
Фото: Г.Гыйлемханова