“Сыйрышбаш авылы җыены” “Атайсал” проекты кысаларында оештырылды. Аны үткәрү эшенә авылда гомер кичерүчеләр дә, аннан читтә яшәүче якташлар да тырышлык салган.
Бәйрәм башланыр алдыннан авылның иң актив кешеләре белән әңгәмә корырга насыйп булды. Расих Ильясов, Рәсимә Хәсәнова, Рамил Вәлиәхмәтов – сыйныфташлар икән. Алар – кече ватаны Сыйрышбаштан башка яшәүне күз алдына да китермәүче, аның бүгенгесе, киләчәге өчен җан атучы шәхесләр. Рәсимә Мәснәви кызы – бөтен гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган кеше, хәзер хаклы ялда. Авылда бер генә мәдәни чара да аңардан башка үтми. Ул концертларның сценариен яза, үзе конферансье вазыйфасын да үти. Гаиләсе белән Чакмагыш район үзәгендә яшәүче улы Альберт та туган авылының иҗтимагый тормышында кайный, әнисе белән бергә концертларда катнаша, спектакльләрдә уйный.
Расих Рәзит улы озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында фидакарь хезмәт салган, аннары малтабарлык өлкәсендә эшләгән. Туган авылын ямьләндерү өчен көчен дә, вакытын да кызганмаучы кеше өчен матди гына түгел, рухи байлык та бик кирәк икәнлеген аңлаучылардан ул.
– Сыйрышбашта ел саен февраль аенда зур концерт оештырабыз, ә көзен спектакльләр сезонын ачабыз, – ди Расих Рәзит улы. – Бу мәдәни чараларда авылыбыз талантлары чыгыш ясый, сәхнәдә яңа йолдызлар кабына.
– Халкыбыз бик уңган, тырыш, бердәм, – ди Тозлыкуш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рамил Вәлиәхмәтов. – Ә күмәк көч яу кайтара, диләр бит. Бүгенге бәйрәмне оештыруга да авылның һәр кешесе кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтте. Ә менә “Сыйрышбаш җыены”н оештыруга аеруча саллы өлеш керткән мәртәбәле шәхесләребез – Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов һәм “Үзәк” машина-технологик станциясенең Чакмагыш филиалы директоры Алмаз Мәмдух улы Йосыповка рәхмәтләребез чиксез. Алар – чын ватанпәрвәрләр. Үзләренең туган ягына һәрдаим ярдәм күрсәтеп, авылдашларының көнкүрешен күркәмрәк итү өчен тырышалар. Риф Сәгъдәтулла улы авылыбыз юлларын төзекләндерергә дә, Бөек Ватан сугышы яугирләренә обелиск ачарга да ярдәм итте.
“Атайсал – Кече Ватан” проекты 2021 елда Баш-кортстан Башлыгы Радий
Хәбиров тәкъдиме белән гамәлгә ашырыла башлады. Әлеге проектка старт биреп, ул болай дигән иде: “Башкортстанда һәм аннан читтә яшәүче уңышлы шәхесләребез арасында кечкенә авыллардан, я шәһәрләрдән чыккан кешеләр күп. Әгәр аларның һәркайсы үзенең кече ватанына ярдәм итсә, алар авылларыбыз, районнарыбыз тормышын шактый үзгәртәчәк. Күп эшкуарларның, хәлле кешеләрнең болай да ярдәм итеп торуын беләм, тик без бу эшчәнлекне системалаштырырга телибез. “Атайсал” проекты шушы максатны күз уңында тота. Бу – берничек тә дәүләт хәл итә торган проблемаларны кешеләр җилкәсенә салырга тырышу түгел. Бу – күңел чакыруы буенча туган авылына, мәктәбенә, балалар бакчасына, спорт секцияләренә ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен уңайлырак шартлар булдырырга тырышу гына”.
Проект республика районнарында киң колач алды һәм уңышлы тормышка ашырыла. Үз Ватанына, аның үсешенә битараф булмаган якташларыбызның изге эшләре ярдәмендә авыллар төзекләндерелә, туган җиребез ямьләнә, яңа сулыш ала.
Авыл җыены... Бу милли бәйрәмнең борынгыдан килгән тирән тамырлары бар. Гадәттә ул уракка төшәр алдыннан үткәрелгән. Җыеннарда аксакаллар, ил азаматлары Ватанының, халкының көнкүреше, киләчәге турында фикер алышкан, киңәшләшкән. Шул ук вакытта бу чарада халык сәнгатенә, милли уеннар һәм бәйгеләргә дә зур игътибар бүленгән.
Сыйрышбаш авылы тарихына күз салсак, төрле ревизия язмаларыннан күренүенчә, аңа 1695-1700 еллар арасында нигез салынган. Бу якларда беренчеләрдән булып Йосыф бабай һәм аның өч кордашы – Юныс, Вәлит, Дибай урнаша. Хәзер инде бу нәселләр дәвамчылары төрле фамилияләрдә йөрсә дә, илебезнең төрле почмакларында гомер итсә дә, аларның барысын да туган ягына булган мәхәббәт бәйли. Әлеге очрашу да шуның ачык бер дәлиле булды.
Бәйрәм бик күркәм сценарий буенча алып барылды: Сыйрышбашка нигез салган нәсел вәкилләре бизәкле тарантасларга утырып, авыл капкасы аша мәйдан уртасында урнашкан сәхнә янына килде. Биредә алар үз нәселләренең тарихы, бүгенгесе хакында бәян итте, дәртле көйгә тыпырдап биеп тә алдылар. Мәйданның бер ягында исә әлеге нәсел вәкилләренең төп йортларын гәүдәләндерүче яшел чатырлар куелган, анда самавырлар кайный, өстәлләр милли ризыклардан сыгылып тора иде.
Зилә Хөснетдинова (Тенишева), Хәүлә Янгирова (Мамлиева), Русиянең, Башкортстанның, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, икътисад фәннәре докторы, профессор Касыйм Йосыпов авылдашларын бәйрәм белән тәбрикләделәр, нәсел-ыруы тарихы белән таныштырдылар.
Касыйм Назыйф улы үзенең тарихи эзләнүләре нәтиҗәләренә таянып, Сыйрышбаш авылының үткәне, аның барлыкка килүе хакында бәян итте, авылдан чыккан танылган, билгеле кешеләрне атап үтте.
“Бабаларыбыз зур авырлыклар аша үтеп, безнең шушы кадерле, яраткан Сыйрышбаш авылына килеп урнашканнар. Сезнең һәммәгезгә дә исәнлек, эшләрегездә зур уңышлар телим. Безнең барыбызның да әйбәт яшәргә, бәхетле булырга хакыбыз бар, – диде Касыйм Назыйф улы. – Минем тәкъдимем шул: авылның 325 еллык юбилее уңаеннан, ә аны киләсе елда билгеләячәкбез, Сыйрышбашыбызга нигез салучыларга һәйкәл куйсак иде”.
– Мин Әбүбәкер нәселеннән. “Сез моны кайдан беләсез?” – дип сорасагыз, Касыйм абый язган китаптан беләм. Без үзебезнең нәселебезне, авыл тарихын аның китапларыннан укып беләбез. Шуңа күрә Сезгә, Касыйм Назыйф улы, зур итеп рәхмәт әйтәсем килә, – диде Тозлыкуш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рамил Вәлиәхмәтов һәм Касыйм Йосыповка Рәхмәт хаты тапшырды.
Авыл халкын, килгән кунакларны әлеге бәйрәмне оештыруда башлап йөргән Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов һәм “Үзәк” машина-технология станциясенең Чакмагыш филиалы директоры Алмаз Йосыпов та ихлас сәламләде һәм бәйрәм белән тәбрикләде. Шушы көннәрдә үзенең күркәм гомер бәйрәмен билгеләүче Риф Сәгъдәтулла улының тамашачыларга моңлы һәм тирән мәгънәле җыр бүләк итүе җыенның иң матур мизгелләренең берсе булды. Ул сәхнәгә чакырып, Сыйрышбаш авылының талантлы яшь җырчысы Булат Исмәгыйлевка студиядә иҗат җимешләрен яздыру өчен 30 мең сумлык сертификат тапшырды.
Милли бизәкләре белән әллә каян үзенә чакырып торучы тирмәләр янында хуш исләр чыгарып пылау пеште, шифалы үләннәр салынган чәй кайнады. Бу сый бик мулдан әзерләнеп, аның белән җыенда катнашучыларның һәркайсы тамак ялгый алды. Пылау өчен Алмаз Йосыпов җыен алдыннан корбан чалдырган иде.
Район Советы сәркәтибе Фаил Ишморатов, “Алга” авыл хуҗалыгы-кооперативы рәисе Фәнис Маннанов һәм Тозлыкуш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рамил Вәлиәхмәтов та Сыйрышбаш уңганнарына бүләкләр тапшырды. Чара барышында хуҗалык эшчәннәре, төрле “кайнар нокта”ларда хезмәт иткән сыйрышбашлылар, махсус хәрби операция яугирләре, 50 елдан артык бергә гомер итүче парлар, соңгы ел эчендә кавышкан парлар, яңа туган сабыйлар, күпбалалы гаиләләр, иң күркәм йорт, ихата хуҗалары, “Атайсал”да актив катнашучы шәхесләр, авыл активистлары хөрмәтләнде һәм бүләкләнде. Шунысы сөенечле, авылда әле Бөек Ватан сугышы ветераны Мират Хәнәфи улы Локманов исән. Аңа һәм тыл эшчәне Мина Хаҗиевага да истәлекле бүләк тапшырылды.
– Бүгенге бәйрәмне авыл җыены дип атадык. Аны “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме, сыйныфташлар, туганнар очрашуы дип әйтсәк тә дөрес була, чөнки биредә туганнар, кардәшләр, сыйныфташлар бер-берсе белән очраша. Бәйрәмгә бик күп авылдашларыбыз кайтты. Алар бер-берсе белән күреште, кинәнеп аралашты, байтак еллар күрмәгән якташларыбыз белән очраштык. Мондый бәйрәмнәр безнең өчен бик кирәк, дип саныйм, чөнки үзеңнең нәселеңне, җиде буыныңны белү элек-электән фарыз саналган. Киләчәктә дә алар булып торсын, дигән теләктә калабыз, – диде Рәсимә Хәсәнова.
Җыенда халык төрле уеннарда бик теләп катнашты: көянтә-чиләк белән су ташу, җәйге “чаңгы”да узышу, аркан тартыш, кул көрәштерү һәм башка бәйгеләрдә иң-иң җитезләр, көчлеләр билгеләнде. Ә бәйрәм сәхнәсендә Дүртөйле һәм Чакмагыш районнары талантлары өздереп биеде, моңлы һәм дәртле җырларын яңгыратты. Кичен тамашачылар өчен Казаннан килгән танылган җырчы Морат Гайсин концерт куйды.
Җыен аксакаллар мөрәҗәгате белән тәмамланды. Анда мондый сүзләр бар: “Кадерле авылдашлар, сөекле туганнар! Авылларыбызны, урамнарыбызны, ихата-йортларыбызны, тирә-як мохитне чиста тотыйк, туган җиребезне хөрмәт итик! Бер-берегез белән яхшы мөнәсәбәттә булыгыз, дуслыкта, тынычлыкта, мәхәббәт белән гомер итегез. Кешеләргә тик яхшылык теләгез, сүз йөртмәгез, араларын бозмагыз. Ата-аналарны хөрмәт итегез, бер-берегезгә – шәфкатьле, өлкәннәргә, ятимнәргә ярдәмле булыгыз. Көннәрегезне бушка үткәрмәгез, үзегезне яхшы исем белән искә төшерерлек эш-гамәлләр кылыгыз!”
Миләүшә Латыйпова.
Чакмагыш районы.
Автор фотолары.