+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
6 сентябрь , 14:10

Заман бердәмлек таләп итә!

“Кызыл таң” гәзите һәм “Тулпар” журналы редакцияләре оештырган очрашу һәркем өчен фәһемле булды.

Заман бердәмлек таләп итә!
Заман бердәмлек таләп итә!

“Кызыл таң” гәзите һәм Республика яшьләренең “Тулпар” журналы үсеп килүче буын вәкилләрен чын ватанпәрвәрләр итеп тәрбияләү эшендә һәрчак актив позициядә. Бу юнәлештә редакция журналистлары көн кадагына мәкаләләр әзерләү белән генә чикләнми, ә бәлки, балалар һәм үсмерләр өчен төрле фәһемле чаралар да оештыра. Күптән түгел шундый чараларның берсе Дүртөйле районының тарих һәм туган якны өйрәнү музеенда узды.

Бу көнне музейда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм Туган илебезне яклап һәлак булган як­ташларыбызның әниләре белән очрашу оештырылды. Чарага Дүртөйле шәһәре 1нче урта мәктәбенең кадет сыйныфы укучылары да чакырылды.

Очрашуга килгән яшен-картын махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары белән эшләү буенча Дүртөйле районы хакимияте башлыгының киңәшчесе, “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының Башкортстан буенча филиалының социаль координаторы Ришат Вәлиев ихлас сәламләде.

– Бүгенге вәзгыятебез шундый: яугирләребез Ватан тынычлыгы өчен алгы сызыкта кан коя, ә без – тирән тылда. Ышаныгыз, без дә җиңү өчен күп нәрсә эшли алабыз! Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү – хәзерге вакытта иң мөһим һәм актуаль мәсьәләләрнең берсе. Без хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм җыюны оештырабыз. Проблемаларны хәл итү өчен районыбызның актив кешеләрен берләштерәбез, гуманитар һәм волонтерлык эшчәнлеге­нә ярдәм итәбез. Ә махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында Ватанны батырларча саклаучы якташларыбыз бихисап, Дүртөйле егетләре дә шактый. Без аларның каһарманлыгына сокланабыз, даими рәвештә элемтәгә кереп, ихтыяҗларын белеп, гуманитар йөкләр туплап, махсус хәрби операция зонасына илтәбез. Ә тылда батырларыбызны җиңү белән өзелеп көтүче гаиләләренә һәртөрле ярдәм күрсә­тәбез. Әлбәттә, дөнья булгач, төрле мәсьәләләр килеп туа: кемгәдер утын, икенчеләргә печән кирәк, кемнеңдер уты сүнә, кайберәү­ләргә юридик ярдәм таләп ителә. Мәктәптә укучы балалары булган гаиләләргә Белем көненә әзерләнергә дә булыштык, – диде ул.

Очрашуда махсус хәрби операция ветераннары да чыгыш ясады. Алар арасында фронттан авыр җәрәхәтлә­неп кайтып, бүген дәвалану алучылар да, хәзер инде тыныч тормышта хезмәт юлын дәвам итүчеләр дә бар иде. Һәр чыгышның үзәгендә төп фикер шул булды: дөреслек безнең якта, Русия үзе катнашырга туры килгән барлык сугышларда да халкын, аның азатлыгын, мәнфәгатьләрен яклады. Әле дә безнекеләр хакыйкать һәм гаделлек өчен көрәшә, ә ил өстенә бәла килгәндә, аны дошманнан кулга корал алып саклау үзен ир-егет дип исәп­ләгән һәркемнең изге бурычы.

– Мин яу кырына үз теләгем белән узган елның ноябрь аенда киттем, – дип уртаклашты Марсель Нуриәхмә­тов. – Разведкада хезмәт иттем, пилотсыз очу аппаратлары операторы вазыйфасын башкардым. Без гаскәр­ләре­безгә кирәкле мәгълүматны ачыкларга һәм артиллерия утына дөрес юнәлеш бирергә булыша идек.

– Мин дә фронтка үз теләгем белән юлландым, – дип бәян итте Альберт Әминев. – Луганск өлкәсенә җибәр­деләр. Бүлекчә командиры булдым. Бик каты бәрелешләрдә катнашырга туры килде. Бихисап коралдашларымны югалту ачысын кичердем, үзем дә яраландым. Шунысы күңелне юата: дистәгә якын яудашымны үлем тырнагыннан коткара алдым, үз җилкәмдә ут эченнән алып чыктым.

“Кызыл таң”ның баш мөхәррир урынбасары Рәфис Сәяхов басманың махсус хәрби операция ветеранна­рының батырлыгын мәңгеләштерү юнәлешендә алып барган киң колачлы эшчәнлеге хакында сөйләде, кадетлар­ның Ватаныбызның терәге булырлык шәхесләр булып үсүен теләде.

Уллары фронтта һәлак булган аналарның чыгышын беркем дә тыныч күңел белән тыңлый алмагандыр.

– Минем улым шулкадәр яхшы, якты күңелле кеше иде, – диде Тамара Адыева. – Спорт белән дус булды, мәктәптә әйбәт укыды, мине беркайчан хәсрәтләндер­мәде. Аның һәлак булуына һаман күңелем ышанмый. Очрашуда катнашучы махсус хәрби операция ветераннарына ныклы сәла­мәт­лек, бәхет телим. Ә очрашуны оештыручыларга тирән рәхмәтемне җиткерәм: мондый чараларда катнашу йөрәккә аз булса да дәва биргәндәй, чөнки безнең батыр улларыбыз турында якты хәтернең кадерләп саклануы рухны ныгыта.

Чараны “Әллүки” татар фольклор ансамбле җырлары бизәде, нефтьче-шагыйрьләр Таһир Якупов, Фәнис Рәхмәтуллин, Русиянең һәм Башкорт­стан­ның Язучылар һәм Журналистлар бер­лекләре әгъзасы, “Әллүки” халык фольклор ансамбле һәм “Ак калфак” бүлеге җитәкчесе Светлана Васикова, отставкадагы майор, тәҗрибәле журналист Фәнис Галләмов, “Әллүки” ансамбле әгъзасы, иҗатташ ахирәтләре белән сугышчыларыбыз өчен маскировка челтәрләре үрүдә актив катнашучы Рәзилә Солтанова үз шигырь­ләрен укып ишеттерде.

– Бүген көрәш алгы сызыкта гына түгел, ә социаль челтәрләр, медиа, төрле интернет-ресурслар аша да бара. Яшьтәшләрегез үзләренең әхлакый ориентирларын югалтмасын өчен, сез мәгълүмати киңлектә алар өчен навигатор булырга тиеш, – дип билгеләде очрашуны оештырып алып баручы “Кызыл таң” гәзите журналист­лары кадетлар белән аралашкан-да. – Яшьләр илебезнең данлы тарихын өйрәнсен, белсен һәм аны һәртөрле каралтырга тырышучылардан якласын иде. Заман бердәм булуыбызны таләп итә.

Очрашуда катнашучылар махсус хәрби операция ветераннарына үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп, тирән эчтәлекле җаваплар алды, ә аннары музей хезмәткәрләре алар өчен фәһемле экскурсия оештырды.

Исегезгә төшерәбез, Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләр түбәндәге ысуллар белән мөрәҗәгать итә ала:
Хәрби комиссариатка. Аларның исемлеген түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин: https://voenkomats.ru/bashkortostan/;
Контракт буенча хәрби хезмәт­кә сайлау пунктына: Уфа шәһәре, Революцион урам, 156, тел.: 8 (347) 248-29-31, 248-18-63;
Министрлыкның рәсми сайтында шәхси кабинет аша;
“Дәүләт хезмәтләре” порталында “Ирекле яисә контрактчы булу” элект­рон сервисы ярдәмендә;
Ситуацион үзәккә түбәндәге телефоннар буенча шалтыратып: 122, өстәмә номер – 1, +7 (347) 218-19-19 (көн саен 8.00дән 20 сәгатькә кадәр).

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.

(Бу материал Башкортстан Башлыгы грантлары фонды ярдәмендә “Башкортстан Республикасыннан махсус хәрби операциядә катнашучылар хакында хәтер китабы” проекты кысаларында бастырыла).

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: