+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 сентябрь 2014, 17:11

“Үз эшеңне яратырга кирәк”

Гафури районыннан хосусый эшкуар Әлфирә Канчурина инде 18 ел кече бизнес белән шөгыльләнә.Сәетбаба авылында туып-үскән Әлфирәнең яшь чагы илебездә үзгәртеп корулар башланган, кырыс базар икътисадына юл ачылган дәвергә туры килә.

— Заманында өч ел Уфада яшәдем. Медицина институтына укырга кергән идем, ләкин үземне табиб итеп күз алдына китерә алмадым, шуңа бер елдан укуны ташладым, — ди ул. — Эшсезлек, акчасызлык чоры иде. Аптырагач, туган авылым Сәетбабага кайттым. Бераздан үз эшемне ачарга булдым. Башкалардан күреп, алыш-биреш итүгә тотындым. Тәүдә кием-салым белән сату итү уңышлы гына барды. Әйберләрне чик буена урнашкан шәһәрләрдән, атап әйткәндә, Читадан ташыдык. Кытайга өч тапкыр барып кайттым.
Хәтерлисездер, хосусыйлаштыру башлангач, халыкка ваучерлар бирелгән иде бит. Владивостокта абыем яши, шунда барып, бу кәгазьләрне төрле әйберләргә алмаштырдым. Эшне башлап җибәргәндә монысы да ярап куйды. Алып кайткан әйберләрне район үзәгендәге универмагка тапшыра идем. Анда мине түземсезлек белән көтеп алалар, чөнки иң очсыз товарны аларга кем кайтарып бирсен? Билгеле, үтемле әйберләрне сатуга өстәмә хак куеп чыгаралар. Әкренләп эшемне җайга салдым. Әмма, тормышка чыгып, Красноусолга күченеп килгәч, яшәү рәвешем белән бергә бизнесым да үзгәрде. Иптәшем Радик ерак юлга җибәрергә теләмәде. Азык-төлек товарлары белән сату итә башладым. Атнасына ике тапкыр “Газель” йөк автомашинасы белән Уфадагы базага барып кайта идек. Базарда безнең товар яхшы үтә иде. Авылдан килүчеләргә он-шикәрне капчыклап сатабыз. Төпкелдә урнашкан авылларга чыгарга да иренмәдек.
Әлбәттә, тормыш бер урында тормый. Вак сәүдәгәрләр дә заманга яраклашырга тиеш. Әлфирә Хәлил кызы да инде дистә ел ит продукциясе сату белән шөгыльләнә. Красноусол базарында шул эшнең нечкәлекләрен аннан да яхшырак белүче эшкуар бармы икән?
— Авыл кешесенә сугымга симертелгән малын сатарга кирәк бит. Алар үзләре миңа шалтыраталар, шунда ук хакы турында сөйләшеп килешәсең. Мин баруга җылы итне әзерләп куялар. Бу яктан бернинди проблема юк. Менә кичә Бурлы авылындагы бер шәхси хуҗалыктан ит барып алдым. Урында ук исәпләшеп, акчасын кулларына тоттыргач, кешеләр риза булып кала. Күпләп сатып алынган ит продукциясен үзем йөрткән “Пежо” автомобиле багажнигында ташыйм. Базардагы павильонда атнасына 5-6 көн сату итәбез. Чакырсалар, Уфадагы ярминкәләргә дә йөрибез. Элек 5 сатучы тота идем. Хәзер прилавка артына үзем генә басам. Сатып алучыларым белән дус яшим. Красноусолда ит базарында даими эшләүче сәүдәгәрләр аз. Чөнки монда үз көчеңә генә таяну авыр. Мин үзем бер үк вакытта товаровед та, тәэминатчы да, сатучы да. Ярый әле Хө­күмәт безнең кебек шәхси эшкуарларның хәленә керде, бюджетка һәм бюджеттан тыш фондка түләнүче салымнарны элеккечә 16 мең сум итеп калдырдылар.
Әлфирә телгә алганча, базар мөнәсәбәтләре йомшаклыкны, ялкаулыкны яратмый. Көчле ихтыярлы булганга, кирәк урында сүзен сүз иткәнгә ул базар “дулкыны”нда үзен ышанычлы тоя. Ә бит аңа дөньяның әчесен-төчесен җитәрлек татырга туры килә. 2006 елда көтмәгәндә ире үлеп китә. Шундый авыр югалтудан соң да ул сабырлыгын җуймый, кече бизнесны ташламый. “Ялгызлыкка күнегүе кыен, шулай да югалып калмадым, балаларны аякка бастыру өчен бөтен көчемне салдым”, — ди ул.
Әлфирәнең олы кызы Наташа Уфа дәүләт нефть техник университетында югары белем алган, Санкт-Петербург шәһәрендә яши. Икенче кызы Регина пешекче-кондитер һөнәрен сайлаган, училищеда укып чыкканнан соң, шәһәр тормышын якынрак күргән. Улы Роберт — эшкуарның ышанычлы ярдәмчесе. Быел ул Красноусолдагы 3нче урта мәктәпнең 9нчы сыйныфын уңышлы тәмамлаган. Техник белемгә тартылучы егет Ишембай нефть колледжына укырга кергән.
— Үзебез тырышкач, җитеш тормышта яшибез, — ди Әлфирә. — Әле Красноусолда участок алып, улыма йорт төзибез. Безнең районда кече бизнесны үстерү өчен мөмкинлекләр яхшы. Үз эшемнән канәгатьмен. Шуны әйтергә телим, уңышка ирешү өчен эшеңне яратырга кирәк.
Читайте нас: