Тантаналы җыелышны ачып, килгән кунакларны, хокук органнары җитәкчеләрен, университет галимнәрен, студентларны сәламләгәннән соң, БДУ ректоры Николай Морозкин Хокук институтының тарихы һәм бүгенгесе хакында кыскача мәгълүмат бирде. Башкортстан Президенты Хакимиятенең дәүләт-хокукый идарәсе башлыгы урынбасары Игорь Бреймайер уку йортының үткәннәренә тукталды, бүгенге казанышлары турында сөйләде.
1949 елның 9 ноябрендә И. В. Сталин Бөтенсоюз юридик читтән торып уку институтының Уфа филиалын ачу турында карарга кул куя. Беренче дәресләр республика Югары суды бинасы бүлмәләрендә үтә. Читтән торып укучы студентлар саны 500гә җитә, аларны 12 преподаватель укыта. 1963 елда әлеге уку йорты Свердловск юридик институтының Уфа факультеты итеп үзгәртелә, читтән торып уку бүлеге белән янәшә кичке бүлек тә ачыла. Юридик уку йорты үсә, галимнәр белән тулылана бара. 1970 елда инде биредә 1500 студент укый, 30 преподаватель укыта. 1971 елда Уфа факультеты Башкортстан дәүләт университетына кушыла, БДУның юридик факультеты барлыкка килә. Анда өч кафедра ачыла: дәүләт хокукы, гражданлык хокукы, җинаять-хокук дисциплиналары. Әлеге кафедраларны җитәкләгән, Башкортстанда хокук фәнен үстерүгә зур өлеш керткән В. Я. Бойцов, Ф. З. Колбарисов, В. Д. Пакутин, В. А. Банин, Р.Х. Габитов, З. Д. Еникеев, З. И. Еникеев, В. С. Калмацкий, Л. Л. Каневский, М. С. Орданский, Ф. М. Раянов, В.К. Сәмигуллин һәм башка күп галимнәрнең исеме Хокук институты тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Бүген институтта 10 кафедра эшли, аларны 7 фән докторы һәм 3 фән кандидаты җитәкли.
1990 елларда, Башкортстан дәүләт университетының Сибайда һәм Стәрлетамакта филиаллары ачылу белән, республикада юристлар әзерләү географиясе киңәя. 1999 елда юридик факультет Башкортстан дәүләт университетының Хокук институты итеп үзгәртелә. Бүген биредә 3000 студент белем ала, югары квалификацияле 180 преподаватель эшли.
Үзенең 65 еллык тарихында меңләгән югары квалификацияле белгеч укытып чыгарган Хокук институты республиканың һәм Русия Федерациясенең дәүләт һәм иҗтимагый оешмалары, хокук өлкәсендәге билгеле галимнәре белән тыгыз хезмәттәшлектә яши. Бүген Хокук институты белән юридик фәннәр докторы, профессор Илона Макаренко җиткәчелек итә.
Константин Толкачев Хокук институты әзерләгән кадрларның дәүләт структураларында уңышлы эшләве хакында әйтеп үтте. Юридик белемне модернизацияләүнең бик кирәкле булуына басым ясады ул. “Юридик белем — хокукый дәүләтнең нигезе ул”, — диде парламент спикеры.
Сенаторлар коорпусы исеменнән Лилия Гомәрова чыгыш ясады. “Юридик факультетка керә алу — студент өчен һәрчак абруй саналды. Бүген дә Хокук институтының рейтингы күтәрелә”, — диде ул. Институтның иң лаек бер студентына юбилей хөрмәттеннән 5 мең сум күләмендә бер айлык стипендия вәгъдә итте Лилия Салават кызы.
Юридик факультетны 1997 елда тәмамлаган Контроль-хисап палатасы рәисе Салават Харасов үз чыгышында яхшы икътисадчыга юридик белемнең дә бик кирәк булуына басым ясады. Чөнки законнарны камил белми торып бүгенге катлаулы икътисади процессларны анык күзаллап булмый.
Зөһрә Рәхмәтуллина Дәүләт думасы депутатлары исеменнән чыгыш ясады. “Хокук институты — ул университетның визит карточкасы”, — диде Зөһрә Җиһанур кызы.
Башкортстан Югары суды Рәисе урынбасары Земфира Латыйпова үз чыгышында игътибарны бәйрәмдә катнашучы алдынгы студентларга юнәлтте. “Иң акыллы, белемгә омтылучы, тырыш һәм фидакарь студентлар гына хокук сакчысы булырга укый”, — диде ул. Арбитраж суд Рәисе Игорь Арсенов: “Юриспруденция — ул тормыш рәвеше, ул — дөньяга үзенчәлекле бер караш”, — дип белдерде.
Бәйрәмдә котлаулар сәхнә йолдызларының чыгышы белән үрелеп барды. Башкортстан дәүләт университетының “Ирәндек” бию ансамбле башкарган “Калинка” биюе һәркемне әсир итте. Ә инде мәктәп укучыларының — булачак юристларның чыгышы бәйрәмгә үзгә бер гамь өстәде. Тантана барышында 65 еллык тарихы булган уку йортының казанышлары, кафедралар эшчәнлеге, студентлар тормышы турында видеоязма күрсәтелде.
6 ноябрьдә исә Хокук институтының 65 еллыгына багышланган чаралар кысасында “Юридик белемне модернизацияләү: проблемалар һәм перспективалар” дигән темага Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе узды.