+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 ноябрь 2014, 21:46

Кайсыдыр җитәкче ишетми икән, Президент бар!

“Кешеләр өчен эшләргә!” Президент Рөстәм Хәмитов Башкортстан Президенты вазыйфасына керешкәч тә шушы стратегияне республикадагы дәүләт власте эшчәнлегендә төп өстенлек итеп билгеләде. Иң мөһиме шул: бүген республикада власть чын-чыннан халыкка йөз белән борылды дияргә тулы нигез бар. Чиновниклар кабинетларына бикләнеп утырмый, халык арасына күбрәк чыга, аларны борчыган мәсьәләләрне өйрәнеп, дәүләт дәрәҗәсендә тиешле чара күрү хәстәре белән яна. Урындагы башкарма власть җитәкчеләре дә хәзер гади авыл кешесе үтеп керәлмәслек “таш дивар” түгел. Һәркайсының ишеге мөрәҗәгать итүчеләргә шәрран ачык. Шулай булмас иде, Президент Рөстәм Хәмитов югары трибунадан гына властьны кешеләр өчен эшләргә чакырып калмады, ә көндәлек эшчәнлегендә шәхсән үзе шундый үрнәк күрсәтә. Һәм, билгеле, власть тотучы башкалардан да шушы үрнәккә иярүне таләп итә.

Бу җәһәттән, Рөстәм Хә-митов узган атнада Русия Президентының Башкортстандагы Җәмәгать кабул итү бүлмәсендә чираттагы тапкыр гражданнарны кабул итү үт-кәрде. Сәгать ярым эчендә Президент дистәгә якын кешене тыңлап, тиешле дәүләт власте органнары җитәкчелә-ренә аларны борчыган мәсьә-ләләргә кыска вакытта ачыклык кертү, хәл итү буенча тиешле чаралар күрү бурычы куйды. Ә гражданнар бу юлы да республика җитәкчесенә күпчелек социаль мәсьәлә-ләр белән мөрәҗәгать итте.
Мәсәлән, Уфа шәһәренең Дим районыннан “Ана йөрәге” республика әниләр советы әгъзасы Анастасия Чернигова “Уңайлы мохит” инклюзив белем бирү учреждениеләре составына керүче 103нче мәк-тәптә мөмкинлекләре чикле балалар өчен тиешле шартлар тудыруда Рөстәм Хәми-товтан ярдәм сорады. Әлеге вакытта биредә хәрәкәтлә-нүдә авырлык кичерүче өч бала белем ала. Бюджеттан бүленгән акча исәбенә башлангыч белем алу өчен мәк-тәпнең беренче катын әлеге категория балаларга җайлаш-тыру, сенсор бүлмәсен, санузеллар җиһазлау, махсус мебель, компьютер һәм баш-ка корылмалар сатып алу планлаштырыла. Әмма урта белем алу өчен бу категория балаларга 132нче мәктәпкә күчәргә туры киләчәк. Бу исә яңа коллективка күнегүгә бәй-ле байтак проблемалар тудыра.
Килеп туган хәлгә бәйле, Рөстәм Хәмитов беренче вице-премьер Рөстәм Мәрда-новка, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтовка, финанс минис-тры Рида Собханкуловага һәм Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялаловка 103нче мәктәпне мөмкинлекләре чик-ле барлык яшь категория-ләрендәге балалар өчен дә яраклаштыру буенча тиешле чаралар күрү, әлеге мәсьә-ләне республика күләмендә җентекле өйрәнү бурычы куй-ды. Республика җитәкчесе фикеренчә, Башкортстандагы барлык мәктәпләр дә шушы рәвешле җиһазланырга тиеш.
Кырмыскалы районының Сихонкино авылындагы “Тополенок” балалар бакчасы мөдире Анна Матвеева исә сабыйлар тәрбияләнгән уч-реждениедә салкын, дымлы булуына, бәдрәфнең тышта урнашуына зарланды. 27 сабыйга исәпләнгән булуга карамастан, бүген биредә 48 бала йөри. Матвеева белдерүенчә, мәсьәләне хәл итү юлы бар. Янәшәдә генә 950 квадрат метрлы ике катлы буш бина урнашкан. Әмма аны балалар бакчасы итеп үзгәртеп кору өчен 18 миллион сум акча таләп ителә. Президент Рөс-тәм Хәмитов, әлеге тәкъдимне күтәреп алып, Хөкүмәт Премь-ер-министры урынбасары Салават Сәгыйтовка һәм Кырмыскалы районы хакимияте башлыгы Фәнзил Чыңгызовка мәсьәләне хәл итәргә кушты. Шул ук вакытта ул бинаны үзгәртеп кору өчен 18 миллион сум сарыф итү артык күп булуын да сызык өстенә алды.

Халыкның уңайлы яшәешенә аяк чалучыларны кискен тәнкыйтьләп, андый күренешләрне бетерү юнәлешендә эш алдагы чорда да комплекслы алып барылачагын һәм бу җәһәттән һәр чиновникның шәхсән җаваплылыгын Президент янә дә бер тапкыр сызык өстенә алды.

— Стәрлебашта дәваханә бинасын 85 урынлык балалар бакчасы итеп үзгәртеп кору нибары 6 миллион сумга төшкән, — диде ул бюджет акчасын нәтиҗәле тотыну зарурлыгын янә бер тапкыр хәтергә төшереп.
Кырмыскалы районыннан бу көнне Президентка мөрә-җәгать итүчеләр ике кеше булды. Сергей Заруцкий республика башлыгын Бозаяз җиләк-җимеш питомнигындагы хәл белән таныштырды. Аның белдерүенчә, кайчандыр бөтен республикада дан тоткан хуҗалык бүген нәтиҗә-ле эшләми. 2008 елда “Кояш-лы Бозаяз” совхозы оештыру да тиешле нәтиҗә бирмәгән. Аның оештыручысы булган “Башинком” предприятиесе тарафыннан питомникны тер-гезү буенча бернинди чара да күрелмәгән.
Рөстәм Хәмитов мөрәҗә-гать итүчене дикъкать белән тыңлап, бүгенге — хәл-шартларда питомникны аякка бастыру көн таләбе булуын сызык өстенә алды. Бу җәһәт-тән ул Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Илдар Тимергалинга һәм Кырмыскалы районы хакимияте башлыгы Фәнзил Чыңгызовка хәлне төзәтү буенча тиешле чаралар күрергә кушты.
Питомникны шундый хәлгә төшерүчеләргә карата да Президент катгый позициядә торуын ачыктан-ачык белдерде.
— Әгәр дә арендатор на-чар икән, аны куарга кирәк. Ихтимал, хуҗалыкны чынбарлыкта тергезергә теләүче табылыр, — диде ул.
Гомумән, халыкның уңай-лы яшәешенә аяк чалучыларны кискен тәнкыйтьләп, андый күренешләрне бетерү юнәлешендә эш алдагы чорда да комплекслы алып барылачагын һәм бу җәһәттән һәр чиновникның шәхсән җавап-лылыгын бу көнне Президент янә дә бер тапкыр сызык өстенә алды. Әйтик, башкала-ның “Спутник” микрорайонында яшәүче Анастасия Третьякованың “Уфа — Аэропорт” юлында әлегәчә җәяү-леләр өчен кичү урыны булмавы, транспорт хәрәкәте-нең тиешенчә оештырылмавы турында мөрәҗәгатенә бәйле ул чын-чыннан барлык җа-ваплы җитәкчеләрне аякка бастырды.
— Кола яланда поселоклар төзибез — ни мәктәбе, ни балалар бакчасы, ни транспорты юк. Ә без анда кеше-ләрне куабыз. Кемдер әлеге эшчәнлектән кесәсенә мул гы-на итеп акча сала, ә кешеләр исә еллар дәвамында иза чигә. Төзисең икән, тәү чиратта балалар бакчасы, мәктәп булдыру хәстәрен кү-рергә тиешсең. Аннары гына йортлар салына башларга ти-еш, — диде башкаланың әле-ге микрорайонында килеп туган хәлгә карата канәгать-сезлек белдереп Рөстәм Хә-митов. Бу җәһәттән ул Хөкүмәт Премьер министры урынбасары Владимир Нагорныйга һәм башкала хакимияте башлыгы Ирек Ялаловка кыс-ка вакыт эчендә хәлне төзәтү бурычы куйды.
— “Спутник”та транспорт хәрәкәтенә бәйле мәсьәләне ашыгыч хәл итәргә кирәк. Ке-шеләр интегә, балалар күп, тукталыш та ерак, — диде ул атап әйткәндә.
Югарыда без берничә гражданның мөрәҗәгатенә генә аерым тукталдык. Әмма алардан ук та халыкны тәү чиратта һаман да күбрәк социаль мәсьәләләр борчуы ачык күренә. Димәк, республика казнасының 70 процент чамасы өлеше социаль өлкәгә юнәлтелеп, җитәкчелек шушы юнәлештәге мәсьәләләрне дәүләт сәясәтендә төп өстен-лек итеп билгеләгән икән — Башкортстан дөрес юлда. Бу җәһәттән республика Президенты Рөстәм Хәмитовның катгый позициядә торуы да зур игътибар һәм ихтирамга лаек. Чөнки, тәҗрибә күрсәтү-енчә, җитәкчелек теге яки бу мәсьәләне хәл итү юнәле-шендә катгыйлык һәм шәхси үрнәк күрсәтә икән, хәл мотлак уңай чишелеш таба.
Шулай икән, урында хәл ителергә тиешле мәсьәләләр белән Президентка мөрәҗә-гать итүчеләр саны алдагы чорда тагы да кимер, дияргә кирәк. Һәрхәлдә, дүрт ел элек булган хәл бүген инде күзә-телми. Ә бу исә, үз чиратын-да, гомум алганда, республикада үткәрелүче дәүләт ­сәясәтенең нәтиҗәле-леге турында сөйли.
Читайте нас: