+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 ноябрь 2014, 00:09

Тәүлегенә – 20 тонна ашлама! (+видео)

Балтач районының “Уразай” хуҗалыгында республикада иң беренче биогаз җиһазы сафка кертелде.Мәгълүм булуынча, күптән түгел Уфаның “ВДНХ-ЭКСПО” күргәзмәләр комплексында Русиянең энергетика форумы үтте. Темасы — “Яшел энергетика”. Чарада Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов та катнашты. “Энергияне альтернатив юллар белән җитештерүгә игътибарны арттыру мөһим”, — диде андагы чыгышында Рөстәм Зәки улы. Шунда ук җил, су, кояш энергиясен нәтиҗәле файдалану ысуллары да тәкъдим ителде. Чит илләрнең бу юнәлештәге казанышлары турында да сүз барды. Баксаң, “яшел энергетика” мисалы эзләп Германиягә, Нидерландка барасы юк икән. Башкортстанның Балтач районында биогаз җиһазы эшли башлаган. Чимал урынына тирес файдаланыла. Җиһаз чыгымнарны аклыймы? Безнең кырыс табигать шартларына чыдыймы? Командировка барышында шушы сорауларга да җавап эзләдек.

Читайте нас: