+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 декабрь 2014, 22:03

Олы йортка ни кирәксә, кечесенә шул кирәк...

Ни өчен илдәге балаларның күпчелеге тәрбияләнүче стандарт гаиләләр дәүләт игътибарыннан бөтенләй диярлек читтә кала?Узган якшәмбедә Русиядә Аналар көне билгеләнде. Әлеге бәйрәм Дәүләт думасының Хатын-кызлар, гаилә һәм яшьләр эшләре буенча комитеты башлангычы белән, ил Президенты Указына ярашлы, 1998 елда булдырылды. Һәм, әйтергә кирәк, үзенең 16 еллык тарихында елдан-ел тирәнрәк эчтәлек ала килә.

Бу җәһәттән быелгы бәйрәм алды чоры мөһим карарларга, дәүләт дәрә-җәсендәге башлангычларга аеруча бай булды. Атап әйткәндә, Башкортстанга әйләнеп кайтсак, 25 ноябрьдә республика Президенты Рөстәм Хәмитов “Ата-ана даны” медале булдыру турында Указга кул куйды.
Указда билгеләнүенчә, әлеге медаль белән республиканы данлаган, батырлык күрсәткән, гыйльми, иҗади, спорт һәм башка төр эшчәнлектә зур уңышларга ирешкән балалар тәрбияләгән ата-аналар (уллыкка алучылар, опекуннар, попечи-тельләр) бүләкләнәчәк. Өч һәм аннан да күбрәк инвалид баланы яки алты һәм аннан күбрәк ятим баланы уллыкка алучылар да шушы бүләк белән билгеләнәчәк.
Ата-аналарга карата җитди таләп-ләр дә куела. Алар гаилә традицияләрен һәм кыйммәтләрен үстерүгә лаеклы өлеш кертергә, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга, балалар тәрбияләүдә үрнәк күрсәтергә тиеш. Бүләкләүгә кандидатлар урындагы үзидарә органнары, хезмәт коллективлары һәм иҗтимагый оешмалар тарафыннан күрсәтеләчәк.
“Ата-ана даны” медале ел саен 15 майда, Халыкара гаилә көнендә тапшырылачак. Бүләкләнүчеләр шулай ук 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелүче акчалата түләүләр дә алачак.
Башкортстанда шушы рәвешле “Ата-ана даны” медале булдырылса, Дәүләт думасы депутатлары Михаил Сердюк, Валерий Трапезников һәм Мария Кожевникова “Герой-ана” исемен кайтарырга тәкъдим итә. Алар әзерләгән закон проектына ярашлы, бу бүләккә ун бала тәрбияләп үстергән яисә уллыкка алган хатын-кызлар дәгъва итә алачак. Закон проектын әзерләүчеләр шулай ук мактаулы исем белән бергә 5 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелүче акчалата түләүләр тапшыруны да күз уңында тота. Әлеге башлангыч хуплау тапкан очракта “Герой-ана” исемен йөртүчеләр хаклы ялга да 50 яшьтән чыгачак.

Ун балалы гаиләләргә илдәге балаларның ничә проценты гына туры килә икән соң? Күпчелек, әлеге дә баягы, әнә шул ике, күп дигәндә өч балалы гаиләләрдә үсә бит. Ә ил Президенты башлангычы белән икенче һәм аннан соңгы балаларга бирелүче “Ана капиталы”н исәпкә алмаганда, бу категориягә кергән гаиләләр дәүләт тарафыннан бөтенләй диярлек якланмаган булып кала.

Закон проектын әзерләүчеләр мондый күмәк гаиләләрдәге әти кеше мәнфәгать-ләрен дә игътибардан читтә калдырмаган. Аларга “Хезмәт ветераны” исеме бирергә тәкъдим ителә.
Югарыда телгә алынган депутатлар билгеләвенчә, мондый закон кабул итү ил Президенты Владимир Путин тарафыннан Русия халкының табигый үсешен арттыру буенча мөһим бурычны тормышка ашырырга ярдәм итәчәк. Алар шулай ук мондый дәртләндерү чарасы абортлар санының һәм аналарның үз сабыйларыннан баш тарту очракларының кимүенә китерәчәк, дип исәпли.
— Югары дәүләт бүләге, 5 миллион сумлык дәртләндерү чарасы һәм алдан пенсиягә чыгу мөмкинлеге хатын-кызларны бала табуга этәреп кенә калмаячак, ә социаль өлкәдә аларның ышанычын да арттырачак. Югыйсә, бүгенге базар икътисады чынбарлыгында ана булу чын мәгънәсендә гражданлык батырлыгы төсен ала бара. Ә батырлык игътибарга алынып кына калмыйча, дәүләт тарафыннан лаеклы бәһаләнергә дә тиеш. Бу җәһәттән “Герой-ана” исеме ана кеше статусын бермә-бер күтәрүгә булышлык итәчәк, — ди Михаил Сердюк.
Мәгълүмат өчен шуны да җиткерик, СССРда “Герой-ана” исеме 1944 елда булдырылып, кырык елдан артык вакыт эчендә ул 750 меңләгән хатын-кызга тапшырыла. Янә дә 1,5 миллион асыл зат — I дәрәҗә, 2,7 миллионы — II дәрәҗә “Ана даны” медале белән бүләкләнә. Соңгы тапкыр безнең илдә “Герой — ана” исеме СССРның беренче һәм соңгы Президенты Михаил Горбачев тарафыннан 1991 елның 14 ноябрендә тапшырыла. Гаделлек өчен шуны да әйтеп үтәргә кирәк, ил күләмендә гамәлдән чыгарылган әлеге бүләкне Башкортстанда “Ана даны” медале алыштырды. Узган вакыт эчендә әлеге югары бүләккә биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 7 меңләгән ана лаек булды.
Сүз дә юк, яңа булдырылган һәм тәкъдим ителүче дәртләндерү чаралары, тәү чиратта, җәмгыятьтә гаилә институтын ныгытуга, ана кеше статусын күтәрүгә, ятим, үксез балалар санын киметүгә, дәүләт яклавын арттыруга юнәлтелгән. Шул ук вакытта, әйтик, 5 миллион сум күләмендә акчалата түләү белән “Герой-ана” исемен булдыру башлангычы һәрьяклы акланган һәм барлык әниләргә карата да гадел гамәл дип әйтеп буламы? Сүз дә юк, ул күпбалалы гаиләләрнең җәмгыятьтә статусын күтәрүгә һәм социаль хәлен яхшыртуга хезмәт итәчәк. Әмма ун балалы гаиләләргә илдәге балаларның ничә проценты гына туры килә икән соң? Күпчелек, әлеге дә баягы, әнә шул ике, күп дигәндә өч балалы гаиләләрдә үсә бит. Ә ил Президенты башлангычы белән икенче һәм аннан соңгы балаларга бирелүче “Ана капиталы”н исәпкә алмаганда, бу категориягә кергән гаиләләр дәүләт тарафыннан бөтенләй диярлек якланмаган булып кала.
Бер генә мисал. Декрет ялы өч ел каралган булса да, бала өчен айлык пособие бүген 1,5 яшькә кадәр генә түләнә. Калган 1,5 елны ана кеше газиз сабые белән нинди акчага яшәргә тиеш? Ярый ла гаилә тулы булып, ир кеше якыннарын тиешенчә тәэмин итә алса. Ә ана кеше баласын ялгызы үстерсә? Эшкә чыгар иде, 1,5 яшьлек сабыйны бүген кайсы балалар бакчасында көтеп торалар? Кыскасы, сабыйны балалар бакчасы яшенә җиткергәнче күпчелек аналар чын мәгънәсендә ни чарадан бичара хәленә төшә. Моннан чыгып әйтәсе килгән фикер: дәүләтебез ун балалы аналарны хәтергә төшергән икән, бәлки илдә күпчелекне тәшкил итүче 1-3 балалы аналар турында хәстәрлек күрү өчен дә финанс мөмкин-леге табар. Һәрхәлдә бер гаиләгә би-релүче 5 миллион сум исәбенә генә дә илдә йөзләгән, хәтта меңләгән ананың матди хәлен сизелерлек җиңеләйтеп булыр иде.
Хәер, Дәүләт думасы депутатла-рының “Герой-ана” исемен тергезү башлангычы да әлегә мотлак хокукый документ көчен алачак дигән сүз түгел. Икътисади кризиска бәйле бу максат өчен кирәк булган өстәмә миллион-миллиард сумнар табылу, кызганычка каршы, шикле. Ә шулай да дәүләт гаиләдә, аналарда, балаларда экономияләмәсен иде. Чөнки балалар — дәүләтнең киләчәге, дибез икән, алар тук та, тиешенчә киенгән дә, физик һәм әхлакый яктан сәламәт һәм һәрьяклы үсешкән дә булырга тиеш. Шуны онытмасак иде.
Читайте нас: