Одессада булган аяныч хәлләр, киң билгеле Хатыньны хәтерләткән вакыйгалар беркемне дә битараф калдырмагандыр. Ә инде Иршат Мифтах улы өчен алар аеруча тет-рәндергеч, чөнки ул армия хезмәтенең зур гына өлешен нәкъ шушы гүзәл шәһәрдә үтә. Көпә-көндез бернинди коралсыз кешеләрне бер урынга томалап яндыруны һәм мондый вәхшилекнең бигрәк тә яшьлек хыялы булып сакланган Одессада кылынуын ул күз алдына да китерә алмый.
— Анда киң күңелле, ихлас һәм кунакчыл халык яши. Һәрхәлдә, минем хәтеремдә одесситлар шундый булып калган. Аларның шул көнгә төшүе өчен чын күңелемнән кайгырам, яраткан шәһәремнең киләчәге өчен бик борчылам, — ди Иршат Мифтах улы.
Ул 43 ел шофер булып эшләгән. Уфада автотранспорт техникумын тәмамласа да, дипломлы шофер юл йөрүгә, ил гизү романтикасына өстенлек биргән. “Эшләмәгән урын, йөртмәгән машина калмады,” — ди Иршат. Шулай да күп гомере Миякә район үзәгендә урнашкан “Дружба” колхозы белән бәйле. Хаклы ялга ул үзе кебек үк “ветеран” — “ГАЗ-53” машинасы белән чыга. Әмма хуҗалык җитәкчеләре аның үзен дә, машинасын да исәптән сызып ташларга ашыкмый. Чөнки төп эш аты булган “газик”лар да, Иршат Фәттахов кебек тәҗрибәле шоферлар да хуҗалыкның ышанычлы таянычы булып кала.