+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 декабрь 2014, 23:53

Ашлары тәмле, йөзләре ягымлы

Кызганычка каршы, бүген Совет чорында киң билгеле кулланучылар җәмгыятьләре онытыла бара. Ә менә Бишбүләк районы кооператорлары сәүдә, туклану өлкәсендә әйдәүче көч булып калуын дәвам итә. Җәмгыятькә 20 елдан артык Башкортстанның атказанган сәүдә хезмәткәре Михаил Лукьянов җитәкчелек итә.

Технолог Наилә Рәхмәтул-лина җитәкләгән үзәк ашханә район кулланучылар җәмгыя-тенең азык-төлек комбинаты составына керә. Аңа, шулай ук, пекарня, пилмән һәм лимонад җитештерү цехлары карый.
— Ашханә, әлбәттә, ком-бинатның йөзек кашы булып кала, — ди аның директоры Александр Осипов.
— 1 миллион 200 мең сумлык айлык планны бары тик үзебез әзерләгән аш-су, кондитер ризыклары исәбенә үтәп киләбез. Ашханә коллективы эшен яхшы белгән һәм яратып башкарган кешеләрдән тора. Хезмәт ветераннарына лаеклы алмаш булып белемле яшьләр килә. Өлкән пешекчебез Валентина Митюкова һәм кассир Светлана Бадыйкова Русия кооперациясе университетында читтән торып укыйлар. Шундый ук уңган кызлар эшли, — дип сүзгә кушыла технолог Наилә Исламетдин кызы.
Ашханәнең уңган коллективы районда узган барлык рәсми чараларны үткәрүдә актив катнаша, туклану, күргәзмә-сәүдәләр һәрчак югары дәрәҗәдә оештырыла.
Читайте нас: