+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 декабрь 2014, 23:52

Уфа илгә үрнәк күрсәтә

Яңа ел алдыннан башкала мэры Ирек Ялалов еллык эшчәнлеккә йомгак ясады.“РосГосСтрах” компаниясе үткәргән тикшеренүләр буенча, Уфада иң оптимистик рухлы кешеләр яши. Тормышларыннан тулысынча яисә, нигездә, канәгать уфалылар саны тотрыклы арта. Октябрьдә бу күрсәткеч 82 процент булган. Иртәгәсе көнгә ышаныч белән караучылар саны — 67 процент.

Сәнәгать

— Шәһәрдә җитештерелгән товарлар, сәнәгать предприятиеләре тарафыннан башкарылган эшләр һәм хезмәтләр күләме, былтыргы дәрәҗәдән 56 миллиард сумга яисә 5 процентка артып, 605 миллиард сумга җитте. Сәнәгать җитештерүе индексы — 101,5 процент.

Төзелеш

— Төзелеш комплексы актив үсеш-тә. Быел 880 мең квадрат метр торак төзелде. Шуның яртысыннан күбрәге — индустриаль ысул белән төзелгән торак.

Инвестицияләр

— Ел дәвамында кертелгән инвес-тицияләр күләме 104 миллиард сумнан артты. Әле Уфада 170 миллиард сумлык 100дән артык инвестиция проекты тормышка ашырыла. Алар 16400 эш урыны булдырган. Инвестицияләрнең гомум күләменең 90 проценты — инвестор-ларның шәхси акчасы.

Спорт объектлары

— Уфада заманча корылмалар, хоккей тартмалары, күпфункцияле спорт мәйданчыклары төзелә. Агымдагы елда 29 объект сафка кертелде, 5е реконс-трукцияләнде. Күп проектлар муниципаль-шәхси партнерлык кысаларында гамәлгә ашырыла. Өч акваүзәк төзелә.

Төзекләндерү

— Уфада эшләрнең зур өлеше парклар, скверлар, аллеяларны төзеклән-дерү белән бәйле. Быел эш сигез объектта алып барылды. Коммуналь хуҗалык предприятиеләре тарафыннан тышкы төзекләндерү объектларын төзү, ремонтлау һәм карау-тоту буенча 940 миллион сумлык эшләр башкарылган. Башкалада дүртенче ел йорт ихаталарын капиталь ремонтлау программасы эшләп килә. Быел 50 миллион сумга 80 ихата ремонтланды. Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү һәм иске лифтларны алыштыру дәвам итә. Бу эш Русия Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга булышлык фонды ярдәме белән башкарылды. Гомумән алганда, 165 күпфатирлы йорт ремонтланган һәм 18 йортта 50 лифт алыштырылган. Бу максатларга 600 миллион сум акча тотынылган. 78 уен мәйданчыгы һәм спорт комплексы җиһазландырылган.

Балалар бакчалары

— Быел Сипайлово бистәсендә — 190, Черниковкада 200 урынлык ике балалар бакчасы сафка кертелде. Киләсе елда беренче кварталда Нагаевода, аннары Шакша, Инорс һәм Дим бистәлә-рендә тагын дүрт шундый учреждение ачылачак.
Соңгы ике елда шәхси балалар бакчалары челтәре ике тапкыр артты. Уфада алар бүген 100дән артык. Муниципалитет бу юнәлештә эшкуарларга ярдәм итә, ташламалы шартларда арендага биналар, субсидияләр бирә. Шәхси учреждениегә йөргән балаларның әти-әниләренә дә ярдәм итәбез. Шәһәр бюджетыннан аларның чыгымын капларга 800 мең сум акча бүленде.

Кулланучылар базары

— Ел йомгаклары буенча ваклап сату товар әйләнеше күләме 450 миллиард сум дәрәҗәсендә көтелә, бу былтыргыдан 2,5 процентка югарырак. Җәмәгать туклануы әйләнеше тугыз айда 11 миллиард сум тәшкил иткән, бу былтыргы дәрәҗәгә карата 106,5 процент. Уфа предприятиеләре өлешенә республика җәмәгать туклануы әйләне-шенең 48 проценты туры килә.
Түләүле хезмәтләр әйләнеше дә уңай динамика саклый — 91 миллиард сум, былтыргыдан 11 процентка артык.
Ел дәвамында Уфада яңа сәүдә объектлары төзелде: күптән көтелгән аквапарк, “Аркада” сәүдә комплексы төзе-леп бетте, икенче “Леруа Мерлен” гипермаркеты ачылды. Бүген сәүдә мәйданнары белән тәэмин ителеш 1 мең кешегә 1122 квадрат метр тәшкил итә (норматив — 903 квадрат метр).

Мәшгульлек

— Икътисадның тотрыклы үсеше төп социаль күрсәткечләрнең берсе — ха-лыкның мәшгульлегенә уңай тәэсир итә. Уфада теркәлгән эшсез гражданнар саны 6 мең кеше, мәшгульлек хезмәте органнарында булган вакансияләр — 16 меңнән артык.

Демография

— Быел гыйнвар-октябрьдә башкалада 15 мең бала туган, бу былтыргыдан 5 процентка артык. Халыкның табигый үсеше 4500 кеше тәшкил итә, былтыр — 3900 кеше. Ун айда башкалага 3200 мигрант килгән.

Кризис турында

— Без кризиска әзер, норматив документларга үзгәрешләр, төзәтмәләр кер-тәбез. Бүген 100 мең кешегә исәпләгәндә төзелешләр саны буенча Мәскәү белән Санкт-Петербургны узып киттек. Башкалада әле 545 объект төзелә. Иң мөһим-нәре, социаль өлкәгә караганнары, төзелеп бетәр, дип ышанам. Әлбәттә, барысы да илдәге хәлләргә бәйле булачак.
Бюджет сәясәте
— Уфа финанслар белән идарә итү сыйфаты буенча иң яхшы дип танылды, муниципалитетның банклар белән үзара мөнәсәбәте яхшы. Моннан тыш, тарифлар нык түбән булганда да электр, су, җылылык белән тәэмин итүче предприя-тиеләрнең эше тукталуга юл куелмады, аларга бюджеттан ярдәм күрсәтелде.
Бюджетка керемнәрне арттыруның бер юлы — аренда түләүләрен һәм җир салымын тиешенчә җыю. Бөтендөнья тәҗрибәсе шундый. Моның өчен кадастр исәбен тәртипкә китерүдә зур эш алып барыла.

Транспорт үсеше

— Транспорт инфраструктурасын үстерүне канат юлы булдыруда, тиз-йөрешле трамвай һәм электробусларда күрәм. Уфаның рельефын искә алганда, канат юлын үстерүнең киләчәге өметле. Әлеге төр транспорт сәгатенә 2 мең кешене йөртә ала. Ул инвесторлар исә-бенә төзелергә тиеш. Аның беренчесен Октябрь проспекты белән Сипайлово бистәсе арасында төзү планлаштырыла. Әле канат юлын техник-икътисади нигезләү эшләре бара. Ниндидер проектлар дөньядагы үзгәрешләргә бәйле яңадан каралачак, ләкин, нигездә, алар барысы да гамәлгә ашырылачак.

Түләүле парковкалар

— Уфа үзәгенә түләүле үтү һәм машиналар кую урыннары 2017 елдан да алдарак булмаячак. Мондый чаралар зур шәһәр өчен кирәкле. Ләкин бу мәсьәләгә сак килергә кирәк. Кайбер шәһәрләр автомобиль хуҗаларына альтернатив юл тәкъдим итмәү сәбәпле, машиналар якындагы ишек алларына тулды, бу торак йортлар эшчәнлегенә кире йогынты ясады. “Кәрвансарай” янындагы кунакханә комплексын һәм бизнес-үзәкне сафка кертү белән башкала 820 парковка урыны алачак. Моннан тыш, Совет мәйданында өчкатлы парковка төзелеше планлаштырылган. Ул 2017 елда төзелеп бетәргә тиеш.

Зоопарк кирәкме?

—Үткәрелгән сорау алулар шуны күрсәтте, уфалыларның 30 процентыннан азрагы гына зоопарк булдыру идеясен хуплый, ә хайваннарны яклаучылар аңа кискен каршы.

Башкалар безгә иярә

— Уфа еш кына ниндидер тәҗрибә таратуда әйдәүче ролендә. Капиталь ремонт фондын алыйк, ул быел илнең башка төбәкләрендә дә пәйда булды, ә Уфада 2006 елдан гамәлдә. Шәхси җылылык пунктлары, Бердәм исәп-касса үзәге, ике айныткычны социаль үзәк итеп үзгәртү, Җәмәгатьчелек иминлеге үзәге — болар барысы да тәүдә Башкортстан башкаласында пәйда булган, аннары башка шәһәрләргә күчкән.
Бездә алдынгы карашлы, социаль җаваплы команда тупланган, урынбасарларым яхшы, алар Уфаны ярата һәм аны яшәү өчен уңайлы итәргә омтыла.
Читайте нас: