+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 декабрь 2014, 21:58

“Ел сынауларына бирешмәдек!”

Федоровка районында унбер айда былтыргы шул чорга карата 6,2 процентка күбрәк тулай продукция җитештерелгән.Узып баручы ел икътисади өлкәдә дөнья күләмендә дә, Русия өчен дә ярыйсы ук катлаулы булды. Бу җәһәттән республика районнары елны нинди күрсәт-кечләр һәм алдагы чорга эш планнары белән тәмамлый? Шушы һәм башка сораулар белән без Федоровка районы хакимияте башлыгына мөрәҗәгать иттек.— Радик Гыйльметдинович, агымдагы ел Сез җитәкләгән район өчен уңышлы булды дип әйтергә мөм-кинме?

— Дөнья, ил икътисадындагы катлаулы хәл, аңлашыла, безне дә урап үтмәсә дә, икътисади җәһәттән елны ярыйсы ук матур күрсәткечләр белән тәмамлыйбыз. Унбер айда районда 2 миллиард 998 миллион 132 мең сумлык тулай продукция җитештерелде. Бу узган елның шул чорына карата 106,2 процент тәшкил итә. Аңлашыла, Федоровка, нигездә, авыл хуҗалыгы районы буларак, җитештерелгән продукциянең төп өлеше әлеге тармакка туры килә. Бу җәһәттән 11 айда районның авыл хуҗа-лыгы тармагында 1 миллиард 948 миллион 786 мең сумлык тулай продукция җитештерелде. Бу былтыргы шул чорга карата — 105,1 процент. Сәнәгать тармагында да күрсәткечләрне төшерүгә юл куелмады, киресенчә, сизелерлек үсеш-кә ирешелде. Сәнәгать җитештерүе индексы 103 процент булса, тармакта узган елның шул чорына карата 12,6 процентка күбрәк продукция җитештерелде. Шулай булгач, дөньякүләм икътисади тотрыксызлык районда хәлләр торышына әлегә ниндидер кире тәэсир ясый алмады, дияр идем.

— Федоровка — нигездә, авыл хуҗалыгы районы, дидегез. Бу җә-һәттән Русиягә карата һәм ил җи-тәкчелеге тарафыннан кабул ителгән икътисади санкцияләргә бәйле, районда тармакны арытаба үстерү юнә-лешләрен ничек күзаллыйсыз?

— Районның чәчүлек мәйданнары 84,1 мең гектар тәшкил итә. Шуның 48,5 мең гектарын бөртеклеләр били. Быел җәмгысы 80,1 мең тонна бөртеклеләр уңышы җыеп алынды. Гектар куәте уртача 15,8 центнер булды. Шулай ук 3353 гектарда шикәр чөгендере, 7620 гектарда көнбагыш үстерелде.

Үсемлекчелек тармагын арытаба үстерү юнәлешләренә килгәндә, шундый стратегия билгеләнде: якын чорда уҗым культуралары мәйданы 20 мең гектарга җиткереләчәк. Бу, үз чиратында, бөртек-леләр уңышын сизелерлек арттыру мөмкинлеге бирәчәк. Шулай ук мал азыгы өчен кукуруз басулары да 3000 гектарга кадәр киңәйтеләчәк.
Мал азыгы культуралары турында сүз чыккач, шуны да әйтеп үтәргә кирәк: күпьеллык үләннәр мәйданы тагы да арттырылып, аларның 1000 гектарга кадәре, ягъни 15 проценты, ел саен яңартылып торачак. Әлбәттә, басуларга ашлама кертү эше дә бермә-бер җанланачак. Мәсәлән, язгы чәчү кампаниясенә 1128 тонна минераль ашлама сатып алу планлаштырыла. Моның белән бергә 450 тонна югары репродукцияле орлык та кайтарачакбыз.

Янә бер мөһим юнәлеш: хуҗалык-ларның техника паркын урып-җыю комбайннары белән тулыландыру буенча комплекслы эш алып барыла. Быел, мәсәлән, “Азат” җәмгыяте дүрт берәмлек яңа “AGROS-530” ашлык комбайны алды. “Союз” агрофирмасы “КЗС-10 Полесье” комбайны кайтарды. Фрунзе исемендәге хуҗалыкта ике яңа “СК-5” Нива Эффект” комбайны басу киңлек-ләренә чыкты. Монда, әлбәттә, сатып алынган техника бәясенең бер өлешен Хөкүмәт субсидияләве зур ярдәм һәм этәргеч булып тора. Шуңа да алдагы елда да әлеге мөмкинлектән нәтиҗәле файдаланып, авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуга иң җитди игътибар бирә-чәкбез. Бер сүз белән әйткәндә, ил, республика җитәкчелеге чит илләр кабул иткән санк-цияләр уңаеннан Русиягә моңа кадәр кертелгән продукцияне үзебезнекенә һәм сыйфат ягыннан күпкә югарыга алыштыру максаты куя икән, Федоровка районы аграрийлары бу максатка ире-шүдә лаеклы өлеш кертәчәк. Һәрхәлдә, районда бу җәһәттән бүгеннән җитди эш алып барыла.
Читайте нас: