Районда агымдагы кышлату чорына хуҗалыкларның төп керемен тәэмин итүче юнәлеш булган терлекчелек өчен ныклы азык базасы булдыруга ирешелгән, һәр шартлы мал башына 37,7 центнер азык берәмлеге тупланган. Кышлату чорында маллардан продукция алуны арттыру өчен тырышлык салалар. Мал азыгы сөт җитештерүне арттыру мөмкинлеге бирүче төрле өстәмәләр белән әзерләнә. Сөтнең сыйфатын күтәрүгә дә игътибар зур. Тәтешлелеләр терлекчелектә нәтиҗәлелеккә ирешү өчен заман таләпләренә ярашлы технологияләргә нигезләнеп эшли. Бу җәһәттән “500 ферма” республика программасы алар өчен отышлы булды.
“Рассвет” кооперативында ел әйләнәсенә сөт җитештерү кимүенә юл куелмый. Бүген дә кулланучыларга көн саен 4 тоннага якын бу төр продукция озатыла. Хуҗалыкта ике сөтчелек фермасы бар. Бүген сыерларның күпләп бозаулау чоры. Шуңа күрә бу күрсәткечнең тагын күтәреләчәгенә шик юк. Хуҗалыкта 2005 елдан башлап токымчылык эше белән дә шөгыльләнәләр. Кооператив рәисе Альберт Миңнебаев әйтүенчә, узган елда 2 мең тоннага якын сөт, 175,6 тонна ит җитештерелгән, савым бер сыердан 5650 килограмм тәшкил иткән. Озатылган продукциянең сыйфаты да югары. Узган ел йомгакларыннан күренүенчә, уртача майлылык — 3,8, аксым 3,17 процент тәшкил иткән. Тиешле температурага кадәр суытылган сөт тулысынча югары һәм беренче сорт белән сатылган.
Билгеле булуынча, соңгы елларда һава шартлары авыл кешесен бик сөендереп бармады. “Рассвет”та корылыклы, мал азыгына кытлык кичергән елларда да төп көтүне кыскартуга һәм терлекләрне киметүгә юл куелмады. Узган елда биредә маллар саны 130 башка артты һәм ел башына 1710га җитте.
Җитәкче билгеләвенчә, хуҗалыкта уңган, булдыклы кешеләр эшли һәм терлекләрне кооперативның алга атлавы — аларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Савучылар Елена Хәбибуллина, Илмира Гәрәйшина, Юрина Каюмова нәкъ шундыйлардан. Узган елда алар үз төркемендәге сыерлардан 2185,3-1842 центнер тулай сөт савып алуга ирешкән. Терлекчеләр Генрих Сергеев, Валентин Гарифҗанов, Максим Балин мул продукция алуга тоемлы өлеш кертә. Билгеле булуынча, сәламәт терлек үстерү бозау караучылар эшенә тыгыз бәйле. Бу җәһәттән Нина Хаҗимәрданова һәм Жанна Шәртдинова зур тырышлык сала. Хуҗалыкның Утар-Елга фермасында Эдуард Шәйдуллин һәм Вадим Иванов токымлы таналар үстерү белән мәшгуль һәм аларның хезмәт нәтиҗәсе күрше районнарда да яхшы билгеле.