Куйбышев тимер юлларының территориаль идарәсе начальнигы урынбасары Ринат Фазылов, тәү чиратта, экскурсиядә катнашучыларны хәвефсезлек кагыйдәләре белән таныштырды.
— Зур тизлек белән килүче поездны тиз генә туктатып булмый. Семафорда кызыл ут яну белән туктарга кирәклеген автомобилистлар аңласын иде. Үткән елда 10 авариянең икесе кеше гомере өзелү белән тәмамланды, — диде Ринат Фәнис улы.
Машинистлар белемнәрен Куйбышев тимер юллары Һөнәри укыту үзәгенең Дим бистәсендә урнашкан Башкортстан бүлекчәсендә камилләштерә. Җитәкче Марк Баженов сөйләвенчә, Башкортстан бүлегенең Уку үзәгенә Башкортстан, Пенза, Самара, Ульяновск һәм Кинель белән Рузаев корпуслары да карый. Белемне камилләштерү өчен биредә барлык уңайлы шартлар тудырылган. Җиде укыту сыйныфы локомотив, юл хуҗалыгында кирәкле җайланмалар белән җиһазландырылган. Уку йорты янындагы махсус полигонда исә чын тимер юл вокзалындагы кебек. Биредә махсус экранда барасы юлның барлык параметрлары чагыла. Тренажерда нәкъ поезд йөрткәндәге кебек. Стажер Айгиз Камалетдинов машинист Денис Собаков ярдәмендә паровоз йөртергә осталык дәресләре үтә. Машинист юлда очрарга мөмкин булган күңелсезлекләр, аварияләрдән чыгу юлларын аңлата.
— Бу һөнәрне сайлавыма үкенмим, бик ошый. Абыем да монда эшли. Аңа кызыгып мин дә килдем, -— ди укырга Белорет якларыннан килгән Айгиз.
Быел уку үзәгендә 561 кешене яңа һөнәргә укыту планлаштырылган, ә 544 хезмәткәр квалификациясен күтәрәчәк. 34 төрле тимер юл белгече әзерләүдән тыш, машинист, электровоз, тепловоз, электропоезд машинисты ярдәмчеләре, юл монтеры, төзекләндерү слесаре, вагон караучылар, электромонтер, пассажир вагоннарын озатып баручылар кебек һөнәрләргә укытыла.
— Машинист булу — бик җаваплы эш, шуңа күп укыйм, тырышам, — ди Чишмә районы егете Алмаз Гыйльманов. Бүген ул поездлар йөрешен тәэмин итү буенча инженер һөнәре буенча Самара дәүләт университетында читтән торып укуын дәвам итә.
“Уфа” эксплуатацияләү локомотив депосы начальнигы Александр Жуков депо буйлап сәяхәт оештырды. Машинистлар Ф. Креков һәм Р. Мануров истәлегенә ачылган мемориаль плитә янында машинистлар юлга кузгалыр алдыннан үтә торган мөһим тикшеренүләр белән якыннан таныштык. Машинистларны биредә ныклап тикшерәләр, табиб карый, психолог сөйләшә, махсус пластик карта ярдәмендә терминалдан һәрберсе инструктаж үтә. Аннан гына барысы да яхшы булса, поезд кабинасына утырырга рөхсәт бирәләр.
— Без, җитәкчеләр — барыбыз да хезмәт юлын машинист булып башлаган кешеләр. Монда эшләгән һәрберебез бар яклап та белемле булырга тиеш, — диде Александар Федорович.
Бүген депо Дим, Уфа, Раевка, Кропачево, Инҗәр, Белорет, Кандра, Чишмә кергән сигез цехтан тора. Локомотивларны эксплуатацияләү паркы 199 электровоз һәм 4 тепловоз исәпләнгән 203 берәмлектән гыйбарәт. Локомотив бригадасы хезмәткәрләренең уртача эш хакы 42674 сум тәшкил итсә, машинист — 49688 сум, ярдәмчесе — 34147 сум акча ала.
Һәр депода машинистларның махсус ял корпусы бар. Алар анда дүрт сәгать йокларга тиеш. Без барганда анда Барнаулдан килгән машинистлар ял итә иде.
Ничек машинист булырга соң? Бу юнәлештәге җитди эш укучылар белән мәктәп партасы артыннан ук башлана. Советлар Союзы Герое Василий Доброрезов исемендәге Уфа балалар тимер юлы яшь тәрбиячеләре арасында профориентация эше алып бара. Майдан октябрьгә кадәр Иван Якутов исемендәге паркта халык телендәге “Сапсанчик”та булачак яшь машинистлар җәй буе поезд йөртә, беренче тәҗрибә туплый. Уку елы башлангач, Уфа, Стәрлетамак вагон деполары остазлары кулы астында шәһәр мәктәпләренең 5-10нчы сыйныф укучылары аудитория һәм уку кабинетларында машинист, контролер-ревизор, станция буенча дежур һ.б һөнәрләрне өйрәнә башлый. Уфа балалар тимер юлы карамагында 30 түгәрәк эшли. Быел 41 чыгарылыш укучысының 22се Уфа тимер юлы техникумына укырга керсә, икесе — 44нче тимер юл лицее талибы булган. Паркка ял итәргә килгәч, кызык күреп, кечкенә поездда йөреп карау, күп кенә балаларда шушы һөнәрне сайлауга этәргеч биргән.