Зөлфирә Акбашева бәян итте.
— Дәүләт базар хакларын көйли алмый – бу әлеге базарның ни дәрәҗәдә тулы булуына бәйле, — ди ул. Димәк, бурада ашлык мул булса — өстәлдә икмәк арзан була, дигән сүз. Гамәлдә бу дөреслеккә туры киләме? Карабодай ярмасы белән складлар шыплап тулган, еллык запас артыгы белән тәэмин ителгән, диләр. Тик ни өчендер аның хакы кайда ике, кайда өч тапкырга артты. Бу мәсьәлә сатып алучыларның, булмаган проблеманы бар итеп, товар дефициты тудыруына да бәйле. Андыйларның колагына киртеп куясы иде — шикәр белән тозга кытлык булмаячак, аны капчыклап алып кую кирәкми!
Кулланучылар базарының бай булуы җитештерүгә бәйле. Шуңа күрә Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Башкортстан буенча идарәсе республика Хөкүмәтенә азык-төлек хәвефсезлеге программасы булдырырга тәкъдим итә. Анда куллануга кирәкле төп азыкларның күпме җитештерелергә тиешлеге, бу өлкәдә үзебездәге предприятиеләр куәте һәм чит ил партнерларының мөмкинлеге ачык күренергә тиеш.
Яңа икътисади шартларда кече эшкуарлыкка игътибар арта.
— Идарәнең “кайнар линиясе” телефонына шалтыратулар кабул иткәндә бер әңгәмәдәшебез игътибарны җәлеп итте, — ди Зөлфирә Акбашева. — Ул күршесенең тавыклар үрчетеп йомырка белән сәүдә итүе турында хәбәр итеп, хакларның югары булуына зарлана. Моңа риза булмасагыз, үзегез кош-корт үрчетеп, йомыркасын сәүдәгә чыгарыгыз, дигән тәкъдимгә ул: “Дистәсе 200 сум булса да йомырка белән сәүдә итәсем юк, аның бит мәшәкате күп!” — дип җаваплады.
Чыннан да, соңгы чорда эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләр каешларын кысыбрак буарга мәҗбүр. Дәүләт аларга бу тәңгәлдә ярдәмгә килергә һәм базарга үтеп керергә ярдәм итәргә бурычлы. Әйтик, торак-коммуналь хезмәткә ел саен шәһәр урамнарын яшелләндерү өчен миллионнарча сум акча бүленә. Әмма еш кына кичтән утырткан чәчәкләр иртәнгә корып юкка чыга. Күрше Татарстанда бу эшкә кече предприятиеләр җәлеп ителгән. Моның өчен алар конкурста катнаша, аның шартлары буенча урамдагы түтәлләрдә коры чәчәк булырга тиеш түгел, шуңа да алар яңасы үскәнче, корыганы урынына силикон чәчәкләр кадап тора. Безнең республикада да бу тәжрибә кулланыла башлады, чүп-чар чыгару, контейнерлар, алар тирәсен тәртиптә тоту һәм башка эшләрдә аз булса да кече предприятиеләр дә катнаша.
Русия Президенты Владимир Путинның “Хөкүмәткә кече эшкуарлык предприятиеләренә дәүләт сатып алулары даирәсенә үтеп керергә шартлар булдыру һәм дәүләт компанияләренең кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләреннән сатып алуның еллык планын булдыру максаты куела” дип белдерүеннән соң, бу өлкәдә алга китеш сизелә. Биредә, башлыча, яшь, өметле белгечләр эшли, ил киләчәге алар кулында икәнен онытырга ярамый.
Монополиягә каршы хезмәт эшчәнлеге гражданнарны страховкалауга да кагыла. ОСАГО килешүләре төзегәндә “ирекле мәҗбүр итү юлы белән” страховка алганнар аз түгел. Моның белән килешмәүчеләр мәнфәгатен яклап, “Росгострах”ның республика идарәсе судка бирелде. Аның карары кулланучылар файдасына булды. Шуңа карамастан, монда да тулы тәртип урнашты дип әйтеп булмый...