— Халыкны транспорт хезмәтләндерүе мәсьәләсен республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов җитди контрольдә тота, — диде Дәүләт җыелышы-Корылтайның Торак сәясәте һәм инфраструктур үсеш буенча комитеты рәисе Елена Родина. — Бу юнәлештә нәтиҗәләрне яхшырту мәсьәләсе Уфаның транспорт системасы үсешенә багышланган киңәшмәдә күтәрелде. Рөстәм Зәки улы: “Уфа халкына заманча транспорт системасы кирәк”, — диде. Халык властьтан тәгаен нәтиҗә көтә. Муниципалитетлар каршында да зур бурычлар тора. Гомумән, урындагы үзидарә органнары, кеше ташучылар һәм пассажирлар арасындагы бәйләнешләрне коруны оештыру моделе һәм концепциясе эшләнде. Шушы юнәлештәге мәсьәләләрне хәл итү өчен норматив актлар әзерләнде.
Соңгы елларда Уфада автобуслар саны артканнан-арта. Әмма сан сыйфат ягыннан акланмый. “ПАЗик”ларның, микроавтобусларның иге-чиге юк. Моңа карамастан, тиешле урынга барыбер вакытында барып җитү авыр. Эш автобуслар акрын йөрүдә түгел. Киресенчә, руль артына утырган эшкуарлар акча өчен “корыч ат”ларын да, пассажирларны да кызганмый. Хәвеф тудырып, бер-берсе белән узыша, вакытыннан алда йөрүчеләрне “акылга утырта”. Шәхси эшкуарларның автобуслары Уфа урамнарында “бөкеләр” хасыйл итә. Ахыр чиктә халыкка мәшәкатьләр тудырыла. Бу мәсьәлә дә игътибардан читтә калмады.
— Башкортстанда пассажирлар ташу белән 1239 маршрут буенча 120 предприятие шөгыльләнә, — диде Ильяс Яхъя улы. — Уфада — 153 маршрут. “Башавтотранс” дәүләт предприятиесенә пассажир ташуның 20 проценты гына туры килә. Статистика мәгълүматлары күрсәтүенчә, Уфада көн саен кеше ташырга 350 зур автобус чыга. Шул ук вакытта пассажир ташуда 3,5-4 мең транспорт катнаша. Аларның 1,5 меңенең генә эшләргә рәсми рөхсәте бар. Мәсьәләне шәхси куллардагы автомобильләрнең шактый күп булуы, машина туктату урыннары җитешмәү дә кискенәйтә. Мондый хәл-шартларда юллардагы транспорт санын киметү мөһимлеге ачык күренә. Шәхси автомобиленнән баш тартып, җәмәгать транспортыннан файдаланучылар артсын өчен хезмәтләндерүне яхшырту таләп ителә.
Әйе, беренче карашка, Уфада күп кеше сыешлы автобусларны арттыру уңай нәтиҗәләргә китерер кебек. Транспорт кимиячәк, юллар иркенәячәк һәм хәрәкәт тизлеге артачак. Шул ук вакытта, миллионлы башкалабыз читендәге поселокларга зур автобуслар җибәрү отышлы түгел. Көндез халык аз булганга, чыгымнар акланмый. Мөгаен, бу юнәлештә дә уртак фикергә киленер. Рейска халык күп булган иртәнге, кичке вакытларда зур автобуслар, көндез — микроавтобуслар чыгару урынлы булыр иде. Авыл җирендә дә пассажирлар ташу мәсьәләсе керемгә кайтып кала. Шуңа күрә халык, башлыча, такси хезмәтеннән файдалана. Чөнки күп кенә авылларга хәзер автобуслар бөтенләй йөрми.
Киләчәктә Уфада бары тик рәсми рөхсәте булган пассажир ташучылар гына эшләячәк. Федераль лицензия генә пассажирларны теләсә кайсы урыннан, расписаниесез ташу хокукы бирми икән. Бу юнәлештә дә тәртип урнаштырылачак. Шул ук вакытта, “тәртип урнаштыру” пассажирлар файдасына булмаска мөмкин. Әйтик, микроавтобуслар уку йортлары каршында, Үзәк базарда һәм халык җыелган башка урыннарда пассажирларны көтә ала. Әгәр дә автобусларны бары тик вокзалларда, билгеле урыннарда гына туктатырга рөхсәт итсәләр? Беренчедән, вокзалларның куәтләре чикле. Икенчедән, вокзалга барып җитү вакытны ала һәм акча таләп итә. Мөгаен, мәсьәләне хәл иткәндә пассажирлар ихтыяҗлары да игътибардан читтә калмас. Нәтиҗәләр юл хакларын арттырганда халык фикеренә колак салмаган кебек булмасын иде.