Коллегиянең беренче өлешендә узган “түгәрәк өстәл”дә гомуми, мәктәпкәчә, өстәмә һәм һөнәри белем бирүгә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде. Киңәйтелгән утырышның икенче өлешендә мәгариф өлкәсендә узган елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалып, агымдагы елга бурычлар билгеләнде.
Мәгариф министры Әлфис Гаязов чыгышын яхшы хәбәрләрдән башлады.
— Без Русия буенча ярыйсы ук уңай нәтиҗәләргә ирештек. Мәгариф өлкәсендәге эшчәнлек беренче чиратта мәктәп укучыларының белеме, уңышлары белән билгеләнә. Узган елда республиканың 21 гомуми белем бирү учреждениесе Русиянең “Топ-500” (12 шәһәр мәктәбе) һәм “Топ-300” (9 авыл мәктәбе) рейтингларында билгеләнгән иң яхшы мәктәпләре арасына керде. Болар — югары белем сыйфатын даими күрсәтеп килүче иң яхшы уку йортлары. Андый мәктәпләрдә Бөтенрусия олимпиадасы призерлары һәм җиңүчеләре булу мөһим санала, — диде ул.
Әйтеп үтелгән конкурсларның дәвамы буларак уздырылган һәм “Русиянең иң яхшы 100 мәктәбе” дип аталган исемлеккә республиканың 24 мәктәбе керүне дә исәпкә алганда, узган ел нәтиҗәләрен яхшы күзалларга мөмкин. Авыл мәктәпләре укучыларының Русия күләмендәге олимпиадаларда, конкурсларда югары нәтиҗәләр күрсәтүе аеруча игътибарга лаек.
— Предмет олимпиадасының Бөтенрусия этабында 18 җиңүче һәм призер булса, алар арасында урыс теле һәм математика буенча бер генә җиңүче дә юк, — дип билгеләп үтте Әлфис Суфиян улы. — Өч ел дәвамында иң мөһим предметлардан бер генә күрсәткеч тә булмавы борчый. Мәсәлән, Ярмәкәй, Бүздәк, Кушнаренко, Тәтешле һәм башка кайбер районнардан бер генә укучының да олимпиадада югары нәтиҗәләр күрсәткәне юк.
Үз чыгышында министр мәктәпләрдә укыту сыйфатын яхшыртуга, укучыларны әзерләүгә игътибар юнәлтергә, методистларга, мәгариф бүлеге җитәкчеләренә мәктәпкә якынрак килергә, дәресләргә йөрергә кирәклеген ассызыклады. Бу уңайдан БДИ тапшырганда чыгарылыш сыйныф укучыларының 60 проценты — җәмгыять белемен, 36 проценты физика һәм биология кебек фәннәрне сайлавы да мәктәпләрдә укыту сыйфатының ни дәрәҗәдә булуын күрсәтеп тора.
Мәктәп укучыларына яхшы шартлар тудыру мәсьәләсенә дә мәгариф министры аерым тукталды. Бүген 12 муниципаль районда гына балаларны икенче сменада укытмау мәсьәләсе хәл ителгән. Укучыларны ике сменада укыту проблемасы Баймак, Бәләбәй, Уфа, Учалы, Яңавыл шәһәрләрендә, Әлшәй, Чишмә, Бүздәк районы үзәкләрендә кискен тора. 13 районда исә бу хәлдән чыгу өчен чаралар күрү планга да кертелмәгән. Бу уңайдан мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә биналарны нәтиҗәле файдалану буенча планнарны янә карарга тәкъдим ителде.
Коллегиядә, шулай ук, мәгариф учреждениеләрен финанслау, укытучыларга хезмәт хаклары түләү буенча урында аңлату эшләре алып бару, педагогларны тарификацияләүне көчәйтү, дәреслекләрне яңарту мәсьәләләре дә күтәрелде.
Әлфис Гаязов эшкә мөнәсәбәтнең җитди булырга тиешлеген, кайбер нәтиҗәләрнең күпертелеп күрсәтелүен билгеләде. Мәсәлән, Нуриман районында электрон белем бирүнең 100 процентка оештырылуы турындагы мәгълүмат шик тудыра. Мәгариф өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек буенча идарә җитәкчесе Альмира Ганиева мәгариф оешмаларының эшчәнлеген тикшерү вакытында ачыкланган мәсьәләләргә тукталды.
— Тикшерү чаралары даими үткәрелә. Без мәгариф оешмаларына консультатив ярдәм күрсәтергә һәрчак әзер. Шуңа карамастан, бүген үзләренең эшчәнлеген лицензиясез башкаручы оешмалар бар, — диде Альмира Альберт кызы.
Андый оешмаларга, мәсәлән, 2 миллион сумнан артык штраф салынган. Идарә җитәкчесе әйтүенчә, уку йортларына кабул итүдә, укыту программасына өстәмә предметлар кертү буенча закон бозулар бар. Тикшерүләр нәтиҗәсе буенча, 21 мәгариф учреждениесенә дәүләт аккредитациясе үтүгә рөхсәт бирелмәгән. Бердәм дәүләт имтиханнары үткәрү буенча закон бозучыларга 24 протокол төзелгән, 88 мең сумлык штраф салынган.
Мәктәп укучыларының сәламәтлегенә кагылышлы проблемалар турында Сәламәтлек саклау министрлыгының бала тудыру хезмәте һәм балаларга медицина ярдәме күрсәтү бүлегенең баш педиатры Резида Макулова сөйләде. Бүген укучылар арасында эндокрин системасы, тын юллары, ашказаны-эчәк авырулары, гәүдә бозылышы, нерв системасы какшау кебек чирләр киң таралган.
М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин югары уку йортлары белән мәктәпләр арасындагы үзара эшчәнлеккә, педагогларны һәм студентларны максатлы әзерләү мәсьәләләренә тукталды.
— Бездәге күпчелек мәктәпләр үз укучыларын башка төбәкләр өчен әзерли. Иң яхшы абитуриентлар, чыгарылыш сыйныфларның өчтән бере республикадан читкә китә һәм кире кайтмый, — дип борчылып сөйләде Раил Мирвай улы.
Коллегия утырышының йомгаклау өлешендә Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов чыгыш ясады.
— Бүген оештырылган “түгәрәк өстәл”нең мәгариф оешмалары җитәкчеләре өчен әһәмияте зур. Көнүзәк мәсьәләне алга куеп хәл итүне, үзара аралашуны урыннарда да оештыру мөһим, — диде Салават Тәлгать улы.
Премьер-министр урынбасары билгеләвенчә, узган елда республикада 60 мең 517 сабый туган. Шулай булуга карамастан, мәктәпкәчә белем бирү системасына үткән елда акча өч тапкыр азрак бүленгән.
— Илдә хәл бик киеренке булса да, барлык социаль бурычларны үтиячәкбез. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен бакчалар төзү планында каралган 7 мең урын сафка кертеләчәк. Республика буенча әле 24 балалар бакчасы төзелә, — диде Салават Сәгыйтов.
Киңәйтелгән утырышта бертөркем мәгариф алдынгыларына Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.