+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 март 2015, 22:48

“Әти бирде атын-арбасын, эшлә, диде, кулың талмасын!”

Хәзерге заманда авыл икьтисадының йөзен, нигездә, вак хуҗалыклар билгели. Шаран районындагы Түбән Ташлы авылында да күпләр хәләл малны үз көче белән табып, матур дөнья көтәргә тырыша. Тамырлары белән туган җиренә береккән, үз хезмәте белән җитеш тормышта яшәргә омтылучы Ленар Ялиев — шундый уңганнарның берсе. Байтак еллар инде ул сөт җыючы булып эшләп, авылдашларының олы ихтирамын яуларга өлгергән.

— Без гаиләдә дүрт малай үстек, дүртебез дә авылда калдык, — ди ул. — Мин 8нче сыйныфны тәмамлагач, Бакалыда киң профильле механизатор һөнә­рен үзләштердем. 1993 елда армия сафларына алындым. Ил алдында изге бурычымны үтәгәннән соң, авылга кайттым. Кайбер яшьтәшләрем кебек, читкә чыгып китмәдем, үзебездәге “Победа” колхозында тракторчы булып эшләдем. Җиде ел элек күмәк хуҗалыктан киттем, чөнки анда хезмәт хакы түләми башладылар. Әтием сөт җыючы булып эшли иде, ул эстафетаны миңа тапшырды. Эш башлаганда атын-арбасын бирде. Хәзер инде бортлы “ГАЗель” автомобиле сатып алдым, шуңа бу кәсебем җайга салынды, дип әйтергә була.
Авылдашларыннан ишетүебезчә, Ленар үз эшен яратып башкара. Җыелган продукцияне Бәләбәй сөт комбинатына тапшыра, чөнки җитештерү куәтләре зур булган предприятие белән хезмәттәшлек итү аның өчен отышлырак икән. Шәхси ихаталардан җыелган сөтне дә хәзерләү­челәр үз транспорты белән алып китә. Акчасын да вакытында түлиләр. Үз эшенә җаваплы карагач, үткән елда Ленар районда иң яхшы сөт җыю­чыларның берсе булып танылган.
Авыл малтабары безне матур гаиләсе белән таныштырды. Хәләл җефете, шушы авылда туып үскән Эльвира Рамил кызы белән алар 14 ел тату гомер кичерә. Мәхәббәт җы­лысын тоеп яшәгәнгә, гаилә­се дә ишле. Өлкән кызлары Илвина 7нче сыйныфта укый, “4” һәм “5” билгеләренә генә өлгәшә, үзешчән түгәрәктә җыр- моңга сәләтен үстерә. Быел 6нчы сыйныфта белем алучы Ленара да әти-әнисен уңышлары белән куандырып тора, Артур исә белем дөньясына былтыр көз генә тәү башлап аяк баскан.
— Хатыным социаль хезмәткәр булып эшли, — ди Ленар. — Безгә әле балаларыбызны үстерергә, укытырга кирәк. Шуңа мин эшемне киңәйтү турын­да уйланам. Үзебезгә тигән пай җир­ләрен бүлеп алып, фермерлыкка тотыну хакында да планнар корам. Бүген исә хосусый эшкуар булып теркәлергә вакыт җиткәндер, дип уйлыйм.
Ленарның әтисе, зур тормыш юлы үткән хезмәт ветераны Хатип Инсан улы да безнең әңгәмәдән читтә калмады. Ул элекке “Победа” колхозында күп еллар бригадир булып эшләгән. Күмәк хуҗалык таркала башлагач, халыктан сөт җыюга тотына. Эшен өлкән улына тапшырып, тыныч күңел белән хаклы ялга чыга.
Читайте нас: