+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 апрель 2015, 23:14

“Бер тәрәзә”дән йөзләр җавап көтә

Әмма аларның кайберләрендә чират ике сәгатькә сузыла.2011 елның маенда республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Башкортстанда административ реформаны тормышка ашыру кысаларында, халыкка дәүләт ярдәме күрсәтүне электрон төргә күчерү бурычын куйган иде. Шул ук елда Хөкүмәт боерыгы белән “Күпфункцияле үзәк” дәүләт автономияле учреждениесе оештырылды. Аның максаты — Башкортстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүне үзәкләштерелгән “Бер тәрәзә” принцибы буенча оештыруны тәэмин итү. Учреждение Икътисади үсеш министрлыгы буйсынуына беркетелә. Арытаба мондый үзәкләрне тоташ республикада булдыру максатында оештыру чараларын максатлы программага кертәләр. Аны тормышка ашыру өчен төрле бюджет чыганакларыннан 2,1 миллиард сум бүлү карала. Чынлыкта, 2012-14 елларда программаны гамәлгә кертү өчен республика казнасыннан планлаштырылган 795 миллион сум урынына 1,5 миллиард сум, ягъни гамәлдә каралганнан 2 тапкыр күбрәк акча бүленә. Бу республикада 1,6 миллион кешене хезмәтләндерә алачак 25 “Бер тәрәзә” ачу мөмкинлеге бирә.

Күренүенчә, республика Хөкүмәте халыкка дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүне камилләштерүгә зур чыгымнар бүлгән. Кызганычка каршы, мондый үзәкләр аерым районнарда һаман да нәтиҗәле эшләп китә алмый. Дәүләт тарафыннан бүленгән акчаны максатлы тотынмау очраклары да бар. Республика Контроль-исәп палата­сының чираттагы утырышында сүз шул хакта барды.
Контроль-исәп палатасы аудитор­ларының тикшерү нәтиҗәләре катгый булды. Программаны тормышка ашыруда дәүләт заказчысы ролен үтәгән Икътисади үсеш министрлыгы максатлы чараларны үтәүгә контрольлек итүдә таләпчәнлек күрсәтмәгән. Мәсәлән, республика төбәкләрендә “Бер тәрәзә” принцибы буенча эшләүче үзәкләр планлаштырылган күләмдә оештырылмаган. Соңгы мәгълүматлар күрсәтүенчә, 45 подразделение сафка кертелмәгән, ягъни 1,2 миллион кешене хезмәт­ләндерергә тиешле үзәкләр ачылмаган.
— Министрлык, тикшерүчеләр контроль чаралар үткәргәннән соң гына гомум суммасы 63 миллион сумлык субсидияләрне өч районның ничек файдалануы турындагы отчетны тәкъдим итте, — диде аудитор Елена Петрова. — Шунысы да игътибарга лаек: узган елның сентябренә әлеге акчаның 41 миллион сумының гына ничек файдаланылуы документлар белән расланган. Министрлык программаның 2011-12 елларда гамәлгә керү буенча нәтиҗә­лелегенә бәя бирү эшен башкармаган. Тикшерү чорында күп­функцияле үзәкнең дүрт подраз­делениесендә контроль чаралар үткәрелде. Чират көтүнең норматив вакыты (15 минут) үтәлми. Башкаланың Яңа Күпер урамында урнашкан “Бер тәрәзә” офисында ике сәгатьтән артык чират көткән булсак, Интернациональ урамда — сәгатьтән күбрәк, Бәләбәйдә 40 минут вакыт үтте.
Җитешсезлекләрне, гадәттә, финанс мөмкинлекләре чикле булу белән аңлаталар. Әмма бу очракта сәбәп акчада гына микән? Шул ук вакытта, Авыргазы районы үзәге Толбазы авылында, Бәләбәй шәһәрендә һәм Уфаның Интернациональ урамында урнашкан офисларда универсаль электрон карталар белән эшләү мөмкинлеге юк. Дәүләт власте органнары арасында үзара электрон бәйләнеш тиешле дәрәҗәдә түгел.

Русия Президентының указына ярашлы, 2018 елга ил халкының кимендә 70 процентына кирәкле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләндерү электрон төрдә күрсәтелергә тиеш. Әлеге вакытта республикада мондый күрсәткечне билгеләү мөмкинлеге юк, дөресрәге, программа эшләми.
Читайте нас: