Чыгып барганда юлыма кибет сакчысы аркылы басты. Бик озак йөргәнгә, бернәрсә дә сатып алмаганга шик тудырганмын икән. Мине кибеттә эленгән видеоҗайланма аша күзәткәннәр шикелле. Сакчы күз дә йоммый, “Сумкагызны ачып күрсәтегез!” дип тик тора. Без дә надан түгел, законнарны беләбез. “Сезнең мине тентергә хакыгыз юк, полиция чакыртыгыз”, димен. Шулай дигәч, алдымда немец солдаты кебек кукраеп басып торган сакчының кикриге шиңде. Полиция чакыртыгыз, дип үзем әйтеп торгач, бу берни дә урламагандыр, дип уйлады, ахры. Чакыртсаң, күпмегә төшәсен дә чамалагандыр. Күпме вакыт, нервы бетерергә кирәк.
Кыскасы, мин бу кибеттән исән-имин чыгып киттем. Санкт-Петербургта Ленинград блокадасын үткәргән Рауза апаның кибеткә сәфәре минеке кадәр үк уңышлы булмаган иде. Хәтерегездә булса, бичараны өч төргәк акмай белән тотып, полиция чакырттылар, аннары анда алып китеп, протокол төзеделәр. Ул кадәресен 80не узган әбинең йөрәге күтәрә алмады...
Әйе, без, гади гражданнар, кибет, бигрәк тә супермаркет сакчыларының дорфалыгы, тупаслыгы белән еш очрашабыз. Менә яңа гына үзем шаһит булган очрак. Бер ана унике-унөч яшьләрдәге улы белән супермаркетта бик күп әйбер алды. Әнисе акча түләп маташканда улының рамка аша чыгып китүе булды, теге аппарат чыелдарга кереште. Шунда торучы сакчы баланы бер бүлмәгә өстери дә башлады. Янәсе, кесәләрен тикшерү өчен. Әнисе каршы килгәч, аны карак дип атауга кадәр барып җиттеләр. Хатын югалып калмады, ару гына тавыш чыгарды һәм гафу үтенергә мәҗбүр итте. Соңыннан ачыклануынча, баланың куртка кесәсендә баш авыртудан дару төймәләре булган икән. Замана аппаратын шул да чыелдарга мәҗбүр итә. Ә телефон, сәгать, ноутбукларны аларның һәр икенчесе “танымый”, акмай белән бутый.
Бу көнне дә күңелдә ниндидер юшкын калды. Ярый ла без, өлкәннәр, төрлесенә күнеккәнбез, ә менә үсмер нык гарьләнде, башкача кибетләргә кермәслек булды шикелле.
Шушы хәлләрне искә алып, без бүген кибет сакчыларының хокуклары турында сүз йөртергә булдык.
Форма бернинди дә вәкаләт бирми
Чынында исә, сакчыларның вәкаләтләре гади гражданнарныкы кебек үк. Алар еш кына форма кигән була, ниндидер погон да тагалар, әмма супермаркет сакчылары хокук саклау органнары хезмәткәрләре түгел. Аларның бурычы — мониторны, сатып алучыларны күзәтү. Әгәр дә бурлыкка нигезле шикләре бар икән, (әйтик, видеокүзәтү язмасы), алар сатып алучыны әдәпле генә тоткарлый һәм полиция чакырта ала.
Документын сорагыз
Әгәр дә касса янында яисә сәүдә залы уртасында сезне кибет сакчысы туктата икән, башта таныклыгын сорагыз. Аның турында мәгълүматны язып алыгыз: алар сезгә соңыннан кирәк булачак. Юристлар сакчы үтенече буенча ярдәмче бүлмәләргә керергә киңәш итми. Сезнең сөйләшүегезнең шаһитлары булса, яхшырак, алар ролендә башка сатып алучылар була ала. Әгәр дә сакчы, вәкаләтләрен арттырып, сезне кимсетсә, шаһитлар күрсәтмәсе полициягә мөрәҗәгать иткәндә, шулай ук судка биргәндә кирәк булачак. Шаһитларның телефоннарын сорап алырга онытмагыз.
Үзегезне ышанычлы тотыгыз
Хәтерегездә тотыгыз: кибет сакчысы сезнең кесәгезгә, сумкагызга керә, нәрсәнедер ала, кулыгыздан, башка урыныгыздан, киемегездән тота, сезнең белән дорфа сөйләшә, сезне нидәдер гаепли, кулга богаулар кидерә яисә башка махсус средстволар куллана алмый. Аның, шулай ук, сезгә кулга алу яисә башка җәза белән янарга хокукы юк. Сакчыдан итагатьле генә, ләкин ныклы итеп, үзегез белән әдәпле сөйләшүен, әгәр дә сездән шикләнсә, полиция чакыртуын таләп итегез.
Полициягә мөрәҗәгать итегез
Әгәр дә супермаркет сакчысының сөйләшү рәвеше ошамаса, аннан ул эшләгән Шәхси сак предприятиесе (ЧОП) турында мәгълүмат алыгыз. Ул баш тартса, шундый үтенеч белән кибет хакимиятенә мөрәҗәгать итегез, алар аны бирергә бурычлы. Аннары бу ЧОПның лицензиясен тартып алу таләбе белән полициягә гариза языгыз. Әгәр дә сакчы сезнең белән сөйләшкән вакытта шаһитлар янында сүгенсә, полициягә аңа карата вак хулиганлык кылу факты буенча административ эш кузгату үтенече белән мөрәҗәгать итегез. Гаризага шаһитлар күрсәтмәсен беркетегез.
Суд бар
Әгәр дә супермаркет сакчысы кылыклары сезне эмоциональ тетрәнү кичерергә мәҗбүр итсә, сез әхлакый зыянны каплату таләбе белән ул эшләгән ЧОПны судка бирә аласыз. Бу очракта судка дәгъваны, конфликт шаһитларының күрсәтмәләрен беркетеп, яшәгән урын буенча бирергә кирәк.