+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 апрель 2015, 22:28

Чимал сатудан — әзер продукция җитештерүгә

Уфада үтәчәк “Зур химия” V Халыкара форумы илнең әлеге тармак үсешен шушы югарылыкка күтәрүдә хәлиткеч вакыйгага әверелергә мөмкин.21-22 майда Уфада “Зур химия” V Халыкара форумы үтәчәк. Әйтергә кирәк, узган вакыт эчендә ул чын мәгънәсендә власть, бизнес һәм фәнни даирәгә нефть-газ-химия өлкәсендә конструктив диалогны үстерү өчен дөньякүләм әһәмияткә ия зур мәйданга әверелде. Быел да ул “Башкортстанда нефть-химия атналыгы” кысаларында үтәчәк. Атналык барышында шулай ук һәрвакыттагыча “Газ. Нефть. Технологияләр” Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә дә эшләячәк.

Форумның төп үзенчә­легенә килгәндә, быел ул Русиянең Шанхай хезмәттәш­лек оешмасына һәм БРИКС берлегенә рәислек итүе кысаларында оештырыла. Шуңа да әлеге тема аның эчтә­легендә үзәк урынны алып торачак һәм халыкара форум белән күргәзмә ил Президенты тарафыннан расланган Русиянең ШОСта рәислек итү программасына кертелгән.
Башкортстан Хөкүмәте, Икътисади үсеш министрлыгы, Фәннәр академиясе һәм Сәүдә-сәнәгать палатасы катнашлыгында Сәнәгать һәм инновацион сәясәт министрлыгы оештырган чарада Русиядән һәм чит илләрдән 800дән артык делегат катнашуы көтелә. Алар — әйдәүче нефть-газ-химия комплексы компания­ләре, бизнес-ассоциацияләр һәм власть органнары җитәкче­ләре, экспертлар һәм гыйльми даирә эшлеклеләре. Рәсми кунаклар сыйфатында шулай ук ШОС һәм БРИКС илләре делегацияләре катнашачак.
Әйтергә кирәк, инде бүген үк илнең ЛУКОЙЛ, Роснефть, Газпромнефть, РОСНАНО кебек эре нефть-газ-химия ком­панияләре, Татарстан Республикасы, Самара һәм Төмән өлкәләре, Ямал-Ненец автономияле округы җитәкчелеге, Казахстан, Әрмәнстан, Германия, Швейцария, Кытай де­легацияләре, Русиянең дистәгә якын гыйльми учреждениесе һәм үзәкләре форумда катнашу теләге белдергән. “СИБУР” нефть-химия холдингы, Берләштерелгән нефть-химия компаниясе, “Башнефть”, “Башкортстан сода компаниясе”, “Русия Саклык банкы” акционерлар җәм­гыять­ләре елның-елында фо­румның партнерлары булып тора.
Халыкара чара программасы гаять бай һәм эшлекле булмакчы. Атап әйткәндә, форумда катнашучылар яңа икътисади һәм сәяси шартларда химия тармагын үстерү стратегиясен, бу юнәлештә өс­тенлекле инвестиция проектларын, нефть-газ секторын салым һәм хокукый көйләүне модернизацияләү, химия тармагында ШОС һәм БРИКС илләре арасында хезмәттәш­лекне үстерү мәсьәләләрен тикшереп, башка күпсанлы юнәлешләр буенча җитди фикер алышачак. Форумда яңартылган тәкъдимнәр исә Русиядә нефть-газ-химия тармагын үстерү стратегиясе нигезенә ятачак һәм бу өлкәдә инвестиция сәясәтен үстерүгә, инновацион технологияләрне кертүгә хезмәт итәчәк.
Бу җәһәттән “Зур химия” V Халыкара форумын әзерләү һәм үткәрү буенча Оештыру комитеты рәисе, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Дмитрий Шаронов та халыкара чараның гаять мөһим әһәмияткә ия булуын сызык өстенә алды.
— Русиягә бүген булган янаулар төбәкләрдә тулы цикллы нефть эшкәртү пред­приятиеләре булдыруны таләп итә. Бу нефть чималын экспортлаудан югары дәрәҗәдәге продукция җитештерүгә һәм сатуга күчү мөмкинлеге бирәчәк. Әлегә исә җитеш­терелүче продукция номенклатурасы базар таләпләренә җавап бирми. Нәтиҗәдә, без ахыргы продуктларны чит илләрдән сатып алып, керемне югалтабыз һәм Ватаныбыз нефть эшкәртү тармагы үсешенә аяк чалабыз. Бу җәһәттән форум төбәкара кооперация турында дискуссия­ләргә, берлектә югары технологияләрне үстерүгә һәм Русия газ-нефть-химия сәнә­гатенә чит ил инвестицияләре җәлеп итүгә старт бирәчәк. Монда, әлбәттә, Русиянең ШОС һәм БРИКС илләре белән хезмәттәшлегенең әһә­мияте бәяләп бетергесез. Без шулай ук чит илләрдәге партнерларыбызны нефть эшкәртү һәм химия производствосы өлкәсендә Русия предприя­тиеләренең алдынгы казанышлары белән таныштыруны, шуның нигезендә берлектә предприятиеләр оештырып, тышкы базарда ил нефть сер­висының көндәшлек сәләтен үстерүне максат итеп куябыз, — диде ул бу җәһәттән.
Бер сүз белән әйткәндә, Русиянең ШОС һәм БРИКС берләшмәләрендә рәислек итүе кысаларында үтәчәк “Зур химия” V Халыкара форумы илнең тармак үсешен яңа үсеш дәрәҗәсенә күтәрүдә чын мәгънәсендә хәлиткеч вакыйга булачак.
Читайте нас: