+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 апрель 2015, 22:39

Чисталык һәрберебезгә бәйләнгән

Сәгатьләр дәвамында махсус машинада идән юганнан соң шуны аңладым.“Клининг” — заманча сүз булып яңгыраса да, бик гади һәм борын-борыннан әби-бабайларыбыз шөгыльләнгән эшне аңлата ул. Тирә-якны җыештыру, чистарту һәм тәртипкә салу клининг була да инде. Бүгенге көндә зур шәһәрләрдә хезмәтнең бу төре бик керемле бизнес булып санала. Сәүдә йортларын, офисларны махсус клининг компанияләре җыештыра. Оешмалар хәзер җыештыручы эзләп утырмый. Бүгенге көндә ялкау хуҗабикәләр дә ялларын йорт җыештыруга багышламый: нибары “клининг”ка шалтырата да, алар килеп өен җыештыра, ә ул вакытта хатын-кыз кибетләрдә йөри, ахирәтләре белән очраша.

Мунчала, сабын кулда...

Бүген “Кызыл таң” гәзите хәбәр­чесе, ягъни мин, клининг компаниясенә эшкә урнашам. Бер көн буе әлеге компания хезмәтләндергән башкаланың иң олы сәүдә йортларының берсендә идән юачакмын. Сез күз алдына китергәнчә, мунчала, пумала һәм чиләк тотып түгел, ә кулыма бер генә дә тамчы су тидерми, берничә йөз квадрат метр мәйданны юачакмын.
Мөгаен, берничә йөз квадрат метр мәйдан­ны кул белән генә юып, чистартып та бетерә алмассың. Моның өчен чит ил компанияләре махсус машиналар эшләп чыгара. Аларның төрлесе була: юа, тузан суырта, себерә торганнары. Бик файдалы машиналар: эш башкарырга күп кеше кирәкми, хуҗа өчен бу бик керемле дигән сүз.
Миңа калса, мондый машина хакында һәр хуҗабикә хыялланадыр! Бер педальле, ягулыкны күп ашамый, чип-чиста итеп юа! Ачкычны борып кабызасың да, “газ” педаленә басып, рульне генә борып торасы. Зур тизлек белән әйләнеп торган юеш щетка “ышкып” юа, аннан соң корыткыч киптерә. Могҗизага тиң техника! Һәр ир-ат үз хатынына 8 мартка мондый машина бүләк итсә, гүзәлләренең нерв системасы бер дә какшамас иде.
Көн дәвамында машина өстендә йөрдем: әле коридорның бер ягына, әле икенчесенә. Машина юа алмаган урындык асларын, почмакларны кулга пумала тотып юарга туры килде.
Эш көнем берничә сәгатькә сузылса да, ул хакта озак язып булмый. Көн дәвамында машинага утырып идән юудан башка, тузан сөрттем, чүп түктем. Шуны аңладым: чисталык җыеш­тыручыдан гына тормый икән. Халык чүпне махсус бакларга ыргытса, аяк киемен ишек төбендәге келәмгә сөртебрәк керсә, чисталык озаграк сакланыр иде! Тагын бер күзәтү: халык кибетләрдә йөрергә ярата икән. Күпләре аларның максатсыз, вакыт уздырырга килә. Кемдер ташламалар юллый. Ә кемдер анда урнашкан тамак ялгау кафеларына ашарга килә. Кыскасы, кризис дип берәү дә өйдә утырмый.
Әгәр дә, документларымны, хезмәт кенәгәмне алып килеп, рәсми рәвештә эшкә урнашкан булсам, бүгенге хезмәтем өчен 1200 сум акча алган булыр идем. Аена уртача 22 эш көне булса, айлык хезмәт хакы матур сумма булмыймы соң?

Таләпләр җитди

Билгеле, кризис чорында күпләр эшсез калды. Әмма ашарга пешерә белгән, чисталыкны сөйгән ханымнарга башкалада эш җитәрлек! Бәлки кемдер “югары белем белән идән юу оят” дип әйтер, әмма бер акыл иясе “Эш кешене түгел, ә кеше эшне оятка калдырыр” дигәнне онытмаска кирәк. Кризиска кадәр алган эш хакыгызга караганда да күбрәк акча алып эшләвегез ихтимал. Тагын да бер уңай ягы — нинди генә кризис булмасын, бу эштә кыскарулар булуы шикле, ни дисәң дә, чисталык — сәла­мәтлек нигезе, аннан башка берничек тә көн күрмәячәкбез.
Эшкә алуның нинди таләпләре бар, дисезме? Иң мөһиме — физик яктан чыдам булырга. Моңа кадәр клининг компанияләре чит ил гражданнарын алган булса, бүген катгый рәвештә бары тик Русия гражданнары гына эшли ала. Начар гадәтләрегез булса, алардан баш тартырга туры киләчәк. Тамак ялгау учреждение­ләрен җые­штырырга туры килсә, медицина кенәгәсе булырга тиеш. Иң күңеллесе — монда башка эшкә урнашкандагы кебек тәҗрибә таләп ителми. Чөнки җыештыручы тәҗрибәсен һәркайсыбыз кечкенәдән үтә, эшләргә теләк кенә булсын!

Табышлы бизнес та

Шәхси эшкуарлык белән шөгыльләнергә хыялланып йөрүчеләр байтак, әмма нәрсәгә тотынырга белмиләр. Берникадәр капиталы булганнар клининг өлкәсендә уңышлы бизнесмен була ала.
Тәүдә эшне фатирлар җыеш­тырудан башларга мөмкин. Чөнки моның өчен кыйммәтле җыештыру машиналары таләп ителми. Тузан суырткыч, берничә мунчала, пумала, щетка­лар, чүпрәк, чиләк, агарту средстволары, чүп өчен капчыклар, тәрәзә юу җайланмалары ки­рәк булачак. Һәм берничә эшче яллап бизнесны башлап җибәрәсе генә кала.
Билгеле, бизнесның үсеше реклама белән тыгыз бәйләнештә. Әмма бу очракта кыйм­мәтле реклама таләп ителми. Матур, төсле бит­ләргә фирмаң турында мәгълүмат, те­ле­фоныңны бастырып, подъезд һәм лифтларга беркетү дә беренче вакытка менә дигән! Ә аннары, Интернеттагы игъланнарны бушлай урнаштыра торган сайтлар да ярдәмгә килер.
Әйтеп үткәнемчә, бизнесның әлеге төре минималь чыгымнар таләп итә. Эшку­арлыкның башка төре өчен аренда да кирәк, билгеле, башкалада аның хаклары югары. Ә клининг компания­сенә офис та кирәк түгел. Заявкалар кабул итү өчен үзең белән нибары телефон гына йөртәсе. Әмма килә­чәктә, бизнес үсеш алгач, компанияңдә йөзәр кеше эшли башлагач, офисның кирәге чыгачак.

Менә ичмасам хаклар!

Бүгенге көндә Уфада әлеге бизнес белән шөгыльләнүче компанияләргә шалтыратып, хаклар хакында белештек. Йорт җыештыру буенча төгәл генә хаклар юк. Бер бүлмәле фатир өчен — 1500 сум, ике бүлмәлегә — 2000 сум, өч бүлмәле өчен 2500 сум сорыйлар. Тик бу хакка идән юу, тузан сөртү һәм чүп чыгару гына керә. Тәрәзә юу, келәм чистарту, хәтта көзге юу да өстәмә хезмәт дип санала. Мәсәлән, люстра юдырту — 300-500 сум, ишек төбендә торган бер аяк киемен чистарту — 100-150 сум, суыткыч һәм микродулкынлы мичне юдырту 300-400 сум тора. Кыскасы, йортында идеаль чисталык булдырырга теләүчеләр ким дигәндә 5 мең сум түли икән. Ә шәхси йортларны җыештыруга аерым прайс: 2-3 катлы коттеджда чисталык урнаштыру якынча 10 мең сум тора.
Читайте нас: