1886 елда Чикагода хезмәт шартларын яхшырту һәм эш хакын күтәрү таләбе белән урамга чыккан эшчеләр демонстрациясе полиция хезмәткәрләре тарафыннан корал кулланып бастырыла. Нәтиҗәдә, демонстрациягә чыгучылар арасыннан дистәләрчә кешенең гомере өзелә. Алар турында хәтерне мәңгеләштерү максатында 1889 елның июлендә II Интернационалның Париж конгрессы бөтен илләрдә дә 1 Майны Халыкара пролетариат теләктәшлеге көне буларак билгеләү турында карар кабул итә. Ул вакытта 8 сәгатьлек эш көне булдыру төп таләп итеп куела.
СССРда 1 Май төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе булды һәм елның-елында рәсми чаралар белән билгеләнде. Үзгәртеп кору җилләре исә аны 1992 елда Яз һәм хезмәт бәйрәменә үзгәртте.
Ничек кенә булмасын, Русиядә бәйрәм аталышы үзгәргәннән соң ике дистә ел үткәч тә 1886 елда эшчеләр тарафыннан власть алдына куелган таләпләр үзенең актуальлеген азга гына да югалтмады. Һәрхәлдә, Башкортстанда 1 майда гомумрусия митингы “Бәяләр артуга — икеләтә эш хакын күтәрү” лозунгы астында үтте. Уфадагы митинг якынча 10 мең кешене җыйды. Май демонстрациясендә республика буенча исә 100 меңнән артык кеше катнашты.
Статистика мәгълүматларыннан күренүенчә, бүген республикада эш белән мәшгуль 1874,1 мең кеше исәпләнә. Аларның 992,3 меңен ир-атлар һәм 881,8 меңен хатын-кызлар тәшкил итә. Хезмәт көчендәге кешеләрнең уртача яше — 40. Икътисадта мәшгуль булучыларның 73,3 проценты предприятие һәм оешмаларда эшли, калганнар малтабарлык, фермерлык өлкәләрендә мәшгуль яисә шәхси хуҗалык тота. Ил, республика икътисадының нигезен тәшкил итүче әлеге категория хезмәт кешеләренең хокуклары тиешле дәрәҗәдә якланган дип әйтеп буламы соң?
Узган дүшәмбедә киңкүләм мәгълүмат чаралары Уфа шәһәренең Киров районындагы төзелешләрнең берсендә 27 яшьлек ир кешенең, хезмәт хакын таләп итеп, кран өстенә менүе һәм аның таләбе үтәлмәсә, үз-үзен юк итү белән янавы турында хәбәр таратты. Ни гаҗәп, мәгълүмат агентлыклары тараткан хәбәрләрдә бичара ир-узаманы җәмәгатьчелек алдына гаепле рәвешендә китереп бастырылды. Янәсе, Административ кодексны бозган. Янә килеп, әлеге ир эчкән баштан шундый адымга барган. Аннары аның алдында эш бирүченең бурычы да, кранга менүче таләп иткәнчә, 28 мең сум түгел, “бригадир” телевидение операторлары алдында текә машина ишеген шап итеп ябар алдыннан белдерүенчә, нибары 8 мең сум белән чикләнә икән!
Моңа бәйле без дә үзебезне хөрмәтле эш бирүчеләр һәм әлеге хәл-вакыйгаларны объектив яктыртуга алынган журналист-коллегалар алдында урынлы сорау куярга хаклыбыз, дип саныйбыз. Ни өчен безнең җәмгыятьтә гади хезмәт кешесе һаман да беренче планда түгел? Кранга менүче үзенең әлеге адымын газиз баласының өстенә кияргә кием алу өчен акча юклык, эш хакы түләмәү белән аңлата икән, ни өчен, тәү чиратта, тиешле дәүләт органнары тарафыннан төп игътибар мәсьәләнең нәкъ әлеге ягына юнәлтелми, ә бичарага “эчкән” исеме тагып, шул рәвешле аны бөтен мир алдында фаш итеп, телевидение аша күрсәтәләр? Янәсе, әнә, баш күтәрсәгез, сезне дә шул көтә, дигәнне аңлатамы бу? Аннары, эш бирүче 8 мең сум бурычны “чүп” санаса да, аны айлар буе тоткарларга хокуклымы ул? Ни өчен җаваплы дәүләт структуралары бернинди дә чара күрми, ә гади хезмәткәрнең шушы чиккә җиткерелүенә юл куя? Сораулар күп, ни аяныч, алар менә инде гасырдан артык тиешле дәрәҗәдә чишелеш табалмый, һәм дөнья күләмендә, шул исәптән, безнең илдә һәм республикада, ачык кала.
Республикада, тиешле эш хакын таләп итеп, кран башына менү беренче очрак кына түгел. Мәгълүм булуынча, 2010 елның сентябрендә Уфаның Дим бистәсендә Гафур Габитов әлеге адымга барган иде. Ул вакытта төзүче 30 хезмәткәргә гомум күләме миллион сумнан артык булган ике айлык эш хакын түләүне таләп итте. Мәсьәләгә башкаланың Дим районы хакимияте башлыгы катышып, ярдәм булачагын вәгъдә иткәч кенә Гафур Габитов җиргә төште. Әмма ахыр чиктә әлеге тарих төзелеш оешмасы җитәкчелегенең Гафур Габитов бригадасына карата техниканың шушы сәгатьләрдә тик торганы өчен зыянны түләтү турында суд дәгъвасы белән тәмамланды...
Кранга менүче үзенең әлеге адымын газиз баласының өстенә кияргә кием алу өчен акча юклык, эш хакы түләмәү белән аңлата икән, ни өчен, тәү чиратта, тиешле дәүләт органнары тарафыннан төп игътибар мәсьәләнең нәкъ әлеге ягына юнәлтелми, ә бичарага “эчкән” исеме тагып, шул рәвешле аны бөтен мир алдында фаш итеп, телевидение аша күрсәтәләр?
Янәсе, әнә, баш күтәрсәгез, сезне дә шул көтә, дигәнне аңлатамы бу?