+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 Май 2015, 19:39

Керем – өч елдан

Аңа кадәр исә ал-ял белми умарталыкта тир түгү таләп ителә.Бүген Русиянең 72 төбәгендә 5 меңнән артык умарта хуҗалыгы исәпләнә. Бары тик 7 төбәктә генә уртача 178 мең умарта корты гаиләсе бар. Башкортстан шулар исәбендә.Ил күләмендә 1991-95 елларда умарталар саны 17 процентка кимегән, 1996-2000 елларда Русия 300 меңгә якын умартасын югалткан. Аның төп сәбәбе – умарталыкларны уйламыйча хосусыйлаштыру, агрозоотехник хезмәт күрсәтү системасы бозылу һәм умартачылыкның рентабельле булмавы.

Шул ук вакытта

Бу чорда шәхси хуҗалыкларда умарталар саны артты. Нәкъ менә аларның продуктлылыгы гомум умарталыкларныкына караганда 60 процентка артык булу сәбәпле, ил буенча бал җитештерү күләме кимеми.
Реформа елларында Башкортстанда, Чувашстанда, Пермь һәм Свердловск өлкәләрендә бал җитештерү күләме 200-400 процентка арткан.
Төрле чыганакларга караганда, умартачылыкның рентабельлелеге 15-100 процент. Бу умартачының матди базасына, ә иң мөһиме – продукцияне реализацияләү ысулына бәйле. Һава шартлары да бал алу күләменә нык тәэсир итә.
Соңгы чорда тармакта шундый хәл күзәтелә: сәүдә челтәренә балны күмәртәләп тапшыру файда китерми. Шуның өчен дә умартачылар балны үзләре сатарга тырыша. Бер умартадан уртача 35 килограмм бал алырга була. Моннан тыш, прополис, перга кебек бал корты продукцияләре дә шактый керем кертә ала.
Тәтешле районы Әрибаш авылында яшәүче, күп еллар умарта тотучы эшкуар Валентин Шәрипов белән шул хакта сөйләштем.
– Бүгенге көндә умартачылык белән шөгыльләнеп, керем алам дигән кешегә иң башта старт капиталы кирәк, – ди ул. – Бал кортлары белән бергә бер баш умартаның бәясе – 7000 сум. Эш башлау өчен умарталар саны 30дан ким булмаска тиеш. (7000 сум х 30данә = 210 000 сум). Моннан тыш, сезгә бала кортларын ябу өчен һичьюгы 15 буш умарта (15 х 2,500 сум = 37 500 сум ), 15 кг балавыз (15 кг х 500 сум = 7 500 сум), 360 рам (360 х 20 сум = 7 500 сум), бал суырткыч (12 000 сум), 2 төтен кудыргыч (1 500 сум), 8 тубал (8 х 450 сум = 3 600 сум), 3 данә битлек (3 х 200 сум = 600 сум), рамнарны ташый торган 2 тартма-сумка (2 х 500сум=1000 сум) һәм махсус киемнәр (3000 сум), 2 балавыз кыргыч (500 сум), 2 балавыз пычагы (500 сум), 10 центнер бал сыярлык савытлар (4 000 сум) һәм башка инвентарь кирәк булачак. Умартачылык продукциясенә сертификат алу, балны анализга тапшыру эшләре якынча 1000 сумга төшә.
Димәк, эш башлау өчен сезгә якынча 290 мең сум, башка вак-төяк кирәк-яраклар белән бергә барлыгы 300 мең сум тирәсе акча кирәк булачак.
Бүген 1 килограмм балның хакы уртача 220 сум тора. Ә бер баш умарта корты якынча 35 кг бал җыйса, 30 умартадан 1050 кг, ягъни 231 000 сум керем алачаксыз. Әлбәттә, беренче елда әле чыгымнар да капланып бетми. Умарталарны кышкылыкка ябу урынын төзү кимендә 500 мең сумга төшәргә мөмкин. Димәк, беренче өч ел вакыт чыгымнарны каплауга китәчәк.
Икътисадчылар исәпләвенчә, дөрес һәм барлык шартларына туры китереп эш алып барганда сезнең умарталык бары тик 3-4 елдан чиста керем кертә башлаячак.

Алмаз ГОБӘЙДУЛЛИН,
Башкортстан дәүләт аграр
университеты студенты.
Читайте нас: