Мин 1974 елда Тимирязев исемендәге Мәскәү дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең агрохимия һәм җир эше факультетын тәмамладым. Укуны тәмамлауга туган ягыма әйләнеп кайттым һәм эш эзләп, туп-туры республика агрохимия лабораториясе җитәкчесе Виктор Сосновский янына кердем. “Илешкә барасың”, — диде ул. “Нигә Илешкә, башка районга түгел?” — диюемә, 1972 елдан башлап Илешнең комплекслы химизация районы булып исәпләнүен (ул вакытта СССРда 12 генә шундый район булган), беренче секретарь Тәлгать Рахмановның төпле белемле агрохимик эзләвен әйтте.
Килдем Илешкә, кердем Рахмановның үзенә. Ул мине аягүрә басып каршы алды, аннары өстәле артыннан чыгып, ике куллап килеп күреште (алга китеп, шуны да әйтим: Социалистик Хезмәт Героеның бу гамәле мине, яңа гына уку йортын тәмамлап кайткан яшь белгечне, чын мәгънәсендә сокландырды һәм шаккатырды). Кабат урынына барып утыруга: “Я инде, үзең белән таныштыр”, — дип сүз башлады. “Анатолий Иванович Романов булам”, — диюгә, шундук: “Син керәшенме әллә?” — дип сорады. “Әйе, керәшен егетемен, Илешнең Тыпые белән чиктәш Яңа Маты авылыннан”, дип җавап бирдем. Шушы җавапны ишетүгә ул: “Бик әйбәт, бездә эштә каласың”, — диде. Аннары карашын тәрәзәгә төбәде дә: “Әнә, күрәсеңме Совет урамында яңа йортлар төзелүен? Шуннан сиңа фатир бирербез”, — дип өстәде.
Эш башлаганчы мин Бакалы районына кайтып киттем. Миңа туган ягымда да эш тәкъдим иткәч, 14нче октябрь көнне иртән тордым да, әтинең безнең белән бергә яшәүче әнисеннән: ”Әби, син бит акыллы кеше, бер дөрес киңәш бир әле: эшкә кайда барыйм икән: үзебезнең Куштирәккәме, әллә Яркәйгәме? Җавап бирер алдыннан шунысын искә ал: Куштирәк безгә — 70, ә Яркәй 30 гына чакрым?” — дип сорадым. “Балакаем, Илеш татарлары — әйбәт татарлар. Алар безне икмәккә туйдырды (ул чакларда безнең якларга ашлыкны гел Илештән китереп саталар иде). Син кит тә бар Яркәйгә”, — диде. Миңа шул сүз җитә калды: әбекәемнең киңәшен тотып, мин Илешне сайларга булдым.
Бирегә килүгә мин район үзәгендәге агрохимлабораториядә үз белгечлегем буенча эшли башладым. Беренче көннәрдән үк Тәлгать Рахмановның гаҗәеп бер сыйфаты — яшь белгечләрне тыңлый белүе күңелемне әсир итте. Сүземне бер мисал белән дәлилләп китәсем килә.
1978 ел иде булса кирәк. Илешкә 10 процент — азот, 50 процент фосфордан торган “аммофос” ашламасы кайтарырга җыенган чак иде ул. Бер көнне күрәм, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Гыйләҗев абый керә дә чыга Рахманов янына, керә дә чыга. Гыйләҗевның кем беләндер сөйләшүеннән Рахмановның аны кырлы ашлама түгел, ә аммофос кайтартканга орышуын аңлап алдым. “Кырлы” дигән сүзнең тәрҗемәсен аңламыйм гына бит. Аптырагач, лаборант булып эшләүче Нәгыймәдән сорыйсы иттем. “Двойной суперфосфат ул” дигәч кенә “кырлы” сүзенең нәрсә аңлатуын белдем.
Бераздан Гыйләҗев түзмәде: ”Әйдә, янына икәүләп керик әле. Бәлки, сине — яшь белгечне тыңлар?” — дип, мине Рахманов янына алып кереп китте.
Кереп утырдык моның янына. “Син — академия бетергән кеше, әйт әле: безнең җирләргә суперфосфат кертү әйбәтме, әллә анавы бернәрсәгә ярамаган аммофосмы?” — дип, миңа сораулы карашын төбәде беренче. “Безнең җирләр өчен иң әйбәт ашлама аммофос инде ул”, — дип чатнатып җавап бирдем моңа. Әлбәттә, аңа бу җавап ошамады: “Болар бит Гыйләҗев белән сүз куешып кергәннәр дип”, — тавышын күтәрә биребрәк әйтеп куйды.
Шулчак беренченең өстәлендә “Агрохимик белешмә” китабы ятуын, аның да “Аммофос” турында язылган бите ачылган булуын күреп алдым. “Бу биттә, Тәлгать Лотфуллович, аммофосның порошоктан эшләнгәне турында язылган. Икенче ягын ачыгыз да, шундагы юлларны укып карагыз әле”, — дидем. Мин әйткән биттәге юлларны укыды да эндәшми-нитми генә утыра бу. Мин түзмәдем: “Тәлгать Лотфуллович, шунда: “Бер центнер аммофос 2,5 центнер двойной суперфосфатны алыштыра” дип язылмаганмыни?” — дип сорадым. Ул ачулы йөз белән миңа таба борылды да: “Бар, чыгып кит!” — дип, мине кабинетыннан куып дигәндәй чыгарып җибәрде. Ул елда район басуларына, мин киңәш иткәнчә, аммофос чәчелде һәм шушы вакыйгадан соң Рахманов ашлама мәсьәләсендә гел минем белән киңәшләшер булды.
Биш ел — агрохимик, аннары өч ел “Сельхозхимия” оешмасында эшләгәннән соң Рахманов мине район агросәнәгать комплексы начальнигы итеп үрләтте. Илешнең барлык төр күрсәткечләр буенча гел алдынгы позицияләрдә барган чагы иде ул. Шул елларның күңелгә уелып калган тагын бер хатирәсен гәзит укучылар белән дә уртаклашасым килә.
1984 ел. Узган ел нәтиҗәләре буенча республикага КПСС Үзәк комитетының күчмә Хезмәт Кызыл байрагы бирелергә, Тәлгать Рахманов шул тантаналы чарада чыгыш ясарга тиеш иде. Ләкин ул чарага берничә көн кала гына авырып китте дә, өстән “Рахманов урынына Романов чыгыш ясасын” дигән әмер килеп төште. Өченче секретарь Рифкать Фәтхиев, район Советы башкарма комитеты рәисе Хәлил Халиков, мин һәм тагын берничә кеше Уфага җыелышка киттек. Залга кереп утыруга, “Мин райком кешесе түгел бит”, — дип, андагы бөтен “райком” сүзләрен сызып аттым. Чыгыш ясап төшүгә, Рифкать Сөләйман улы: “Син нигә “райком” сүзен бер дә әйтмәдең?” — дип, шундук мине шелтәләп алды (өченче секретарь буларак, минем чыгышымның күчермәсен сүзмә-сүз карап барган икән бу). Халиков та: “Юкка син алай иттең”, — дип өстәп куйды.
Кайттык Яркәйгә. Өс киемемне дә салырга өлгермәдем, телефон шалтырады. Тын алышыннан ук моның Рахманов икәнлеген тоемлап алдым. Шулай булып чыкты да. “Син кем?” — дип ике генә сүздән торган сорау бирде дә шап иттереп трубкасын куйды бу. Бераз вакыт үтүгә: “Син кем?” — дип, тагын шалтыратты. Бераздан тагын, тагын. Алтынчыгамы, җиденчегәме шалтыратуында түзмәдем: “Мин — Анатолий Романов”, — дип әйтеп куйдым. Аңа шул сүз җитә калды. “Син безнең кеше түгел! Бар, гаризаңны яз да Бакалыңа кайтып кит!”— дип кызып-кызып җикеренергә тотынды бу миңа. Аңа каршы сүз әйтеп буламыни, ”Ярар, язармын”, — дидем инде. Бер көн үтте, ике, өч. Тавыш-тын юк кына бит. Өченче көнгә: ”Мәскәүдә агросәнәгать комплексы икътисадына багышланган Бөтенсоюз киңәшмәсе була. КПССның Башкортстан Өлкә комитетының беренче секретаре Мидхәт Шакиров: “Романов шунда чыгыш ясасын”, дип, әйтте”, — дип обкомнан шалтыратмасыннармы?! Башта бер генә уй бөтерелә: “Ничек Рахмановка әйтергә?” Җитмәсә, берсе дә бу җаваплы эшкә алынырга теләми. Барлык кыюлыгымны җыеп Тәлгать Лотфулла улына үзем шалтыраттым да, мәсьәләне обкомдагылар әйткәнчә аңлатып бирдем. “Син анда чыгыш ясый алмыйсың, чөнки син безнең кеше түгел”, — дип янә шап иттереп трубканы салды бу. Шуннан мин моңа башкача шалтыратырга батырчылык итмәдем.
Бер атналап вакыт үтүгә обкомдагылар янә бәйләнешкә чыкты. Аларга дөресен әйтеп буламыни?! Аптырап, Рахмановка янә шалтыратып карыйсы иттем. Тагын кистереп: “Юк!” — диде бу. Өченчегә шалтыраткач кына “Ярар“ дигән җавабын алдым һәм Мәскәүгә чыгыш ясарга киттем.
Рахмановтан мин күп нәрсәгә өйрәндем. Ул безне, яшь җитәкчеләрне, эшкә генә түгел, тәртипкә дә, төгәллеккә дә, кеше белән сөйләшергә дә, нинди генә четерекле хәлдән дә чыгу юлын таба белергә дә өйрәтте. Ул “Булмый!” дигән җавапны беркайчан да кабул итмәде, чөнки аның өчен хәл итеп булмастай бер генә мәсьәлә дә юк иде. Ул Илешнең чын патриоты булды. Гомере буе район һәм аның эшчән халкы өчен тырышты. Ул һәрвакыт үз алдына халыкны хезмәтләндерә торган оешмалар үзебездә булсын, дигән бурычны куеп эшләде.
Анысы да юктан гына булмады. Бервакыт шулай райкомда бюро утырышы бара. Ниндидер оешманың начальнигы килмәгән. “Кая китте ул?” — дип сорый Рахманов. “Нефтекамага — машинасына номер алырга”, — дип җавап бирәләр моңа. “Ничек инде Нефтекамага? Бу бит күпме вакытны исраф итү дигән сүз. Әлеге эшне үзебездә оештырып булмыймыни?” — ди бу район эчке эшләр бүлеге начальнигына сораулы карашын төбәп. “Тырышып караганда — була!” дип җаваплады тегесе. Шушы сөйләшүнең нәтиҗәсе буларак, бер айдан соң районда номер бирә башладылар.
Ул чакларда районда базар юк иде. Анысын да эшләп куйды Рахманов. Элеваторын да, ит комбинатын да, сөт, катнашазык заводларын да салдырды. Боларны ул бары бер — ит тә, сөт тә үзебездә эшкәртелсен, дигән максаттан чыгып эшләде. Моннан тыш, сельхозхимиясен дә төзетте, автобазасын да оештырды, Иглин районыннан ПМК оешмасын да кайтарттырды, республикада иң беренчеләрдән булып район үзәгендә канализация эшләттерде. Әлбәттә, районда киң колачлы төзелеш эшләре алып барылуда аның КПССның Башкортстан Өлкә комитетының беренче секретаре Мидхәт Шакиров белән дуслыгы да нык ярдәм итте.
Соңыннан хаклы ялга чыккач: ”Бер генә үкенечем калды: район үзәгендә матур автовокзал бинасы төзетә алмадым”, — дип уфтанды.
Тәлгать Лотфулла улы, таләпчән кеше буларак, — яшь җитәкчеләрне еш кына шелтәләргә ярата иде. Ләкин ул беркайчан да, бер генә очракта да үзенең кул астында эшләгән кешеләрне батырмый иде. Эштән алган очракта да, аны кайсы да булса икенче урынга — түбәнрәк вазыйфага булса да куя иде. Шуңа да аны олысы-кечесе хөрмәт итте. Бүген килеп, ал-ял белми үз халкына хезмәт иткәнгә, кешелекле һәм гадел булганга күрә Аллаһы Тәгалә аны озын гомер белән бүләкләгәндер, дип уйлыйм.
Шунысына шатмын: районда кайчандыр Тәлгать Рахманов башлап җибәргән матур традицияләр бүген дә дәвам итә: төзелешләр гөрли, яңа урамнар, микрорайоннар барлыкка килә. Хәзерге район хакимияте башлыгы Илдар Мостафинның район белән идарә итү стилендә мин Тәлгать Рахманов алымнарын тоемлап куанам. Тәлгать Лотфулла улы да бер генә җитәкчегә дә кул кушырып утырырга мөмкинлек бирми иде. Илдар Иршат улы да әлеге җитәкчеләрдән заман белән бергә атлауны, яңалыкка омтылуны таләп итә. Димәк, буыннар бәйләнеше югалмый, дигән сүз бу. Мин ихлас күңелемнән киләчәктә дә районның барлык төр күрсәткечләр буенча республикада алдынгы урыннарда баруын, Илешнең тирә-якта танылулы “Икмәк иле” булуын теләр идем.
Анатолий РОМАНОВ,
Ветераннар советы рәисе.