+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 июль 2015, 01:34

“Комбайнны арендага бирсеннәр иде!..”

Тәҗрибәле фермер Илгиз Габдрахмановның башка тәкъдимнәре дә бар.Яңа Таулар авылыннан Илгиз Габдрахманов инде чирек гасырга якын җирдә үзаллы хуҗалык итә. Ул заманында Шаран районында гына түгел, республикада да фермерлыкка юл яручыларның берсе иде. Җирдә хуҗалык итү беркайчан да җиңел булмавына карамастан, Илгиз Фәрих улы бүген дә иген игү эшеннән баш тартырга, сайлаган язмышын үзгәртергә уйламый.

— 1991 елның апрелендә үзаллы эшли башлаган идем. Аңарчы “Акбарис” совхозының комсомол оешмасын җитәклә­дем, өч ел баш агроном йөген тарттым, — ди ул, тормыш ћәм хезмәт юлын барлап. — Башта 50 гектарга якын җир алып эшкәрттем. 90нчы еллар башында хөкүмәт биргән ташламалы кредитлар белән файдалану да хуҗалыкны үстерүгә зур этәргеч бирде. Тиз арада мин дә җирдә эшләү, иген чәчү ћәм уңышны җыеп алу өчен кирәкле бөтен техникага ия булдым.
Хәзерге көндә безнең “Шалтык” крестьян-фермер хуҗалы­гы 217 гектар мәйданны били. Үзебезнең чәчү әйләнешен булдырдык. Агрономия күзле­ген­нән болай эшләүнең асылы шуңа кайтып кала: уҗым культуралары урынына без күпьел­лык үләннәр үстерәбез. Аксымга бай люцернага җирнең зур гына өлешен бүлдек. Моның үз хикмәте бар. Беренчедән, җәй аны 2-3 кат чабып, гектарыннан 100 центнер коры печән алырга була. Икенчедән, люцерна җирне азотка туендыра, аның уңдырышлылыгын күтәрә. Күпьеллык үләннәрнең чәчү­лек­ләрен яңартып тору өчен орлыгын да үзем үстерәм. Артыгын инде сатарга хәзер­ләп куям. Калган мәйданнарда бөртекле иген культуралары ћәм карабодай игәм.
Үсемлекчелектә алдынгы технологияләрне керткән­лектән, фермер Габдрахманов­ның бер елда да иген уңышын гектарыннан 27-28 центнердан ким алганы юк. Телгә алуынча, аның басуларында икьтисади яктан отышлы саналган карабодай да яхшы төшем бирә.
Дипломлы белгеч буларак, ул селекция ћәм орлыкчылык эшенә зур игьтибар бүлә. Былтыр бодайның “Башкирская-28” дигән элита сортын артык зур булмаган мәйданда чәчеп караган. Аның өмете тулысынча акланган, гектарыннан 40 центнер уңыш җыеп алган. Быел инде шушы сортның чәчүлекләрен 70 гектарга кадәр киңәйтергә булган.
Гомумән, Илгиз Фәрих улы җирне кадерләргә, үз эшенә иҗади карарга күнеккән. Әйтик, үз тәҗрибәсеннән чыгып, кәҗә үләнен дә чәчү әйләнешенә керткән.
— Бу культура безнең яклардагы бик уңдырышлы булмаган туфракта да үсә, өстәвенә, кырдагы чүп үлән­нәрен баса, җирдә азотны да күп калдыра, — ди ул. — Быел үсемлекчелектә тагын бер яңалык — мал чөгендере үстерүне тергезү.
Җыеп әйткәндә, базар мөнәсәбәтләрендә үз урынын тапкан “Шалтык” крестьян-фермер хуҗалыгы рентабельле генә эшләп килә. Иген уңышын алар, нигездә, халыкка сата, чөнки малны күп үрчеткән шәхси ихаталарның фуражга ихтыяҗы зур. Соңгы вакытта ашлыкка бәяләрнең күтәрелүе дә Яңа Таулар фермеры файдасына. Җәен печән хәзерләп сатуны да ул отышлы тармакка әйләндергән.
Хуҗалык эшчәнлеген Илгиз Фәрих улы хатыны Лүзия белән бергә алып бара. Инде чирек гасыр бер уй-ният белән яшәү аларга кырыс базар шартларында авырлыкларга бирешмәскә ярдәм итә.
— Берзаман хуҗалыкта малны да күп асрадык. Эре терлекләрне генә дә 25 башка җиткергән идек, — дип сүзгә кушыла хуҗабикә. — Мин ул елларда алты сыер сава идем. Менә, минем дәфтәрдә язылганча, былтыр шушы вакытта көн саен хәзерләүчеләргә 80-100 литр сөт тапшырганмын. Шуннан гына да аена 16-18 мең сум акча кереп тора иде. Ләкин соңгы чорда мал санын киметтек. Әле гаилә фермасында эре мал 15 баштан артмый. Сыерны бер баш кына калдырдык, чөнки сөтнең литрын 12 сум 50 тиен белән генә җыялар, бу хак продукциянең үзкыйммәтеннән дә түбәнрәк. Шуңа күрә эре малны хәзер сугымга симертәбез. Былтыр иткә 6 баш мал чалдык, әле менә тагын биш баш әзерләп куйдык.
Берничә ел элек Габдрахмановлар бәрәңге үстерү белән дә шөгыльләнеп караган. Кырда “икенче икмәк” игү өчен кирәкле техникасын да алган булганнар. Ләкин ћәр көз бәрәңге сатуда төрле кыенлыкларга юлыкканнар. Ахырда, “Шалтык” хуҗа­лы­гында да бәрәңге үстерү безнең өчен табышлы түгел, дигән нәтиҗәгә килгәннәр.
— Авылда продукция хәзерләү буенча коопера­ция­нең булмавы безнең эшчән­леккә, җитештерүне киңәйтүгә аяк чала, — ди Илгиз Габдрахманов. — Мине тагын бер проблема борчый. Безнең хуҗа­лыктагы 1991 елдан бирле файдаланылган “Нива” комбайны нык искерде. Яңасын ничек алырга? Аның бәясе 6 миллион сум тора. Хөкүмәт тарафыннан авылга яңа төр урып-җыю техникасын кайтаруга кагылышлы махсус программа кабул ителүен, комбайн хакының 40 процентын бюджет исәбенә каплауларын яхшы беләбез. Әмма безгә, гади фермерга, тагын 3 миллион 600 мең сумны табарга кирәк. Моның өчен кредитка, ягъни муеннан бурычка батаргамы? Иген комбайнын без бит җәйге сезонда гына файдаланабыз. Аны безгә кызу эш чорында арендага биреп торсыннар иде. Шундый оешма булса, яки шундый хезмәт күрсәтүне дәүләт үз иңенә алса, без ул проблемадан котылыр идек. Ул чакта иген игүдә, эшкәртелгән басула­рның мәйданын киңәйтүдә фермер хуҗалыклары алдында да яңа мөмкинлекләр ачылыр иде. Ә инде җирдә үз көчебезгә таянып, җиң сызганып эшләргә без күптән өйрәнгәнбез.
Читайте нас: