Менә кемдер арттан 1 мең сумлык сузды, автобус йөртүче бу кадәр акчадан сдачаны шундук биреп өлгермәде булса кирәк, тагын иллелекләрне, йөзлекләрне аңа тапшыра тордылар. Сдачалар да берәм-берәм хуҗаларын эзләп тапты. Менә водительнең кулы теге меңлектән калган 965 сум сдача белән артка сузылды. Аны бер хатын икенчесенә алып бирде, тегесе ялт кына кесәсенә салып куйды. Сул кулы белән руль тоткан, уңы белән артка таба акча сузучы водительнең артта да күзе бар дип кем белсен?
— Мең сумнан сдачаны кем алды әле ул? — дип шактый каты тавыш белән сорады ул.
Беркем дәшмәде. “Кем меңлек җибәргән иде?” дип кабатлады автобус шоферы.
— Мин! — диде арттан бер ир-ат. — Сдачаны җибәрегез!
Тирә-яктагыдар теге 965 сумны кесәсенә алып салган хатынга күз төбәде.
Һич исе китмәгән карак хатын: “Сез бит миңа 15 сум тиеш әле...” — дип нидер мыгырданып, 965 сумнан котылу ягын карады һәм берни булмагандай кымшанмый да автобуста бара бирде.
— Менә шундый оятсыз пассажирлар белән дә очрашырга туры килә, — дип куйды автобус йөртүче. — Күптән түгел бер хатын, ике-өчкә бөкләп 500лек сузды, мин моңа 475 сум акча кайтарып бирдем. Өйгә кайткач, акчаларны санап карасам, теге мәлгунь ертылган ярты 500лек биргән булган. Кич, соңгы рейсларда ялган меңлекләр белән исәпләшмәкчеләр дә булды. Дөнья тулы икән намуссыз затлар белән.
Автобус йөртүче шундый шаян кеше булып чыкты ки, көр тавыш белән шәһәргә җиткәнче башыннан узган хәлләрне сөйләде.
— Әле беркөнне бик матур, зәвыклы киенгән бер ханым Булгаковага кадәр утырып барды, – дип дәвам итте ул юл кыйссасын. – Карасам, минем янда яхшы акча янчыгын калдырып төшеп киткән. Ачып карасам, күзләрем дүрт булды. Эче тулы долларлар! Озак эзләргә туры килмәде бай ханымны. Хәзинә янчыгында банк карточкалары да бар иде. Тиз таптым мин аны. Акча янчыгын күрсәткәч, кочаклап ук алды, күзләреннән яше атылып чыкты. Коты очкан, шулкадәр байлыкны югалттым, дип. Санап та тормыйча, долларларыннан мул гына итеп миңа да өлеш чыгарды.
— Карале, бик намуслы кеше икәнсез, баядан бирле тыңлап киләм. Сез кем буласыз? — дип сүз каттым.
— Мин Рафаэль Кәлимуллин булам. Келәштән, Мостай Кәрим авылыннан, — дип, үзе белән таныштырды әңгәмәдәшем. — Менә ел башында гына, җыйган акчаларым юкка чыкмасын дип, шушы “Мерседес”ны алып, пассажирлар йөртә башладым. Шул арада әллә нинди хәлләргә юлыгып беттем.
Беркөнне шулай бер карчык мине һич гөнаһсызга каргап-тиргәп төшеп китте: “Тәгәрмәчләрең шартласын, үзең игелек күрмә, син минем биш тәңкә акчамны бирми калдырдың!” – ди. Халык күп иде, һәркайсы чыкканда акча суза, бу карчыкка сдачаны биреп җиткермәгәнмен, димәк. Биш сумымны тотып калдым, карчык тиргәнә-сукрана китеп тә барды. Йөрәгем чәнчеп алды хәтта бу хәлгә.
Беркөнне Булгаково тукталышында тора бу карчык. Утыртмадым. Ишекне ачып 30 сум акчаны кулына тоттырдым да, башкача күземә күренмәгез, дип, ишекне шап итеп яптым да куйдым. Инәлеп, автобус тәрәзәсен шакый бу:
“Гафу ит инде, улым, сине урынсызга каргап, әллә нинди бәлаләргә дучар булдым. Инде әллә ничә төн йоклый алмыйм. Зинһар, кичер инде мине, изге кешедер, сине нык рәнҗеттем ахры”, — ди.
Юлың хәерле булсын дисәң, кешенекен тартып алу түгел, киресенчә, сәдакага тиң гамәлләр кылырга кирәк. Автобуста пассажирлар йөртү – бик авыр, хәвефле хезмәт. Кайчакта ничәдер сантиметр синең язмышыңны хәл итә. Шуңа да хатыным белән бергә бизнестан кергән акчага корбан чалдырырга, Коръән укытырга тырышабыз. Автобусыма картлар, ятим балалар утырса, гадәттә, акча алмыйм. Яңа Булгаководан ике ятим малай атнасына өч тапкыр спорт күнекмәләренә йөри. Миңа сузган акчаларын кире бирәм, туңдырма алып ашагыз, дим. Хәзер алар башка маршруткаларга утырмый, һәрвакыт мин килгәнне көтеп торалар, — ди, ихлас шатланып, Рафаэль Кәлимуллин.