+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 август 2015, 22:56

Бакчада музыка театры да бар!

Ул биредә тәрбияләнүчеләрнең иҗади сәләтен ачуда мөһим роль уйный.Безнең 10нчы балалар бакчасында “Музыка театры” түгәрәге уңышлы эшли. Аның төп максаты — сабыйлар күңелендә сәнгатькә, театрга кызыксыну, мәхәббәт уяту һәм тәрбия­ләнүче­ләре­безнең иҗади сәләтен ачу.

“Музыка театры”ндагы күнекмәләр­нең һәрберсен балалар бәйрәм кебек көтеп ала. Сәхнәләштерү өчен төрле халык әкиятләрен сайлыйбыз. Әсәр белән башта җентекләп танышабыз, аны укып чыгу бе­лән генә чикләнмичә, аудио һәм видео дисклардагы язмаларны тыңлыйбыз, карыйбыз. Әйткән­дәй, әкият тексты да көй астында укыла. Сәнгатьле сүз тәэсирен моң тагын да арттыра, баланың рухи дөньясын баета. Әсәрне тикшергәндә, “Кайсы герой уңай, кайсысы тискәре?”, “Нинди персонаж дөрес гамәл кылган, ә кемгә үз тәртибе хакында уйланырга, аны төзәтергә кирәк?” кебек сорауларга җавап та эзлибез.
Әсәрне сәхнәләштерергә әзерлән­гән­дә, балаларга, кулларына төсле каләмнәр алып, әкиятнең аеруча хәтергә уелырлык, чагу мизгелләрен кәгазьгә төшерергә тәкъдим итәбез. Нәтиҗәдә кечкенә артистларның спектакльгә үз куллары белән эшләгән рәсемнәре барлыкка килә.
Сәхнәдә матур уйнау өчен, сәнгать­ле итеп сөйләү генә аз, килешле хәрәкәтләнү, йөз мимикасы белән идарә итә белү дә кирәк. Балалар белән бөек классикларыбыз әсәрләре тәэсирендә шатлык, гаҗәпләнү, курку, сагыш кебек хис-кичерешләрне йөзләрдә чагылдырырга өйрәнәбез.
Һәр баланың үзен әкияти персонаж ролендә сынап карыйсы килү табигый. Монда тәрбияләнүчеләрнең һәркайсы­сына аерым игътибар бүлү мөһим, бер бала да оялып, үз эченә йомылып читтә калырга тиеш түгел. Аларны әсәр белән кызыксындырып, теләгән ролен уйнап карау мөмкинлеге тудыру мөһим.
Сәхнә киемнәрен без балалар белән бергә әзерлибез. Тәрбияләнү­челәребезнең әти-әниләре дә җәлеп ителә бу иҗади шөгыльгә. Фантазияне эшкә җигәргә өйрәнәбез. Гап-гади өстәл безнең тырышлык нәтиҗәсендә убырлы карчык йортына, урындыклар тылсымлы илгә алып баручы паровозга әверелә. Бер үк яулыкны да берничә төрле сәхнә киеменә әйләндерергә мөмкин: ул патшаның плащы булып та, сихерче чалмасы рәвешендә дә кулланылыш таба. Төсле кәгазьдән балалар клоун, гном, принцесса яки астроном кебек геройларга баш киемнәрен, төрле җәнлекләр битлекләрен ясый. Декорацияләрне бөтен балалар бакчасы коллективы белән берлектә әзерлибез.
...Дөнья сихри авазлар белән тулы. Урман шавын, чишмә челтерәвен, кошлар сайравын тыңлап, моң дәрья­сында коенып үскән, сәнгати матурлыкка гашыйк бала киләчәктә гармонияле шәхес бу­лып җитешәчәгенә шиклән­мәскә мөмкин.

Земфира Фәтхелисламова,
10нчы балалар бакчасының
музыка тәрбиячесе.
Читайте нас: