+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 август 2015, 21:38

Казлар кемнеке?

Нинди очракта да иң мөһиме, хискә бирелмичә, тәгаен закон кысаларында эш итү зарур.Республиканың бер районында яшәүче, озак еллар авыл Советында эшләп абруй казанган Сабира Сабирова һәм гомер буе колхозда чөгендер үстерүдә беренчелекне бирмәгән мактаулы колхозчы Мәфтуха Ханова арасында низаг булыр дип беркем дә күз алдына китермәгән иде.

Бу апалар икесе дә — бишәр бала үстереп, менә дигән итеп дөнья көтәләр. Алай гынамы, Сабира ханым әле элек-электән пропагандист, агитатор да, хәзер исә мәчеткә йөри, дини табыннар түрендә утыра. Мәфту­ха апа да аннан калыша торганнардан түгел. Унбиш оныгы бар! Менә шуларга дип­тер инде, ел саен 25-30 каз үстерә ул. Сабира апалар капкасыннан да гомер-гомергә каз, үрдәк, күркә, күрдәк, ягъни индоутка көтүе чыга.

Ике уңганбикә елганың ике ягында яшиләр. Бервакытта да аларның кош-кортлары кушылганы юк.

Узган март аенда, инде йомырка салыр вакыт җиткәч, Сабира апалар­ның олы яшьтәге ала ана казы юкка чыкты. Авылча әйткәндә, ул “прастуй” нәселле каз. Йомырканы вакытында сала, алары гел аталы була, вакытында ояга утырып, унар бәбкә чыгара. Башка казлар кайткан, ә менә ана каз юк кына бит! Сабира апа аптырап, суның бу ягында йөргән казлар арасыннан үз казын караштырды, тапмады. Аптырагач, икенче көнне суның аргы ягындагы казларга күзе төште. Бәй, әнә теге казлар янында читтәрәк кенә аның ала ана казы йөри ласа! Сабира апа казны куып алып кайтыйм гына дигәндә, җил-җил атлап Мәфтуха апа килеп чыкты да әллә нинди ят тавыш белән кычкырып көлеп җибәрде:

— Кая куасың аны, Сабира туган, минем каз бит ул?! Былтыр югалган иде, мескен, быел үзенекеләрен кайтып тапты!

— Әстәгафируллаһ, Мәфтуха, шушы җир йөзендә 70 ел яшәп, бөтен авылны тәрбияләп, әле карак исемен күтәргәнем юк иде. Бу ана казны инде мин 13 еллап асрыйм, ел саен оя тутырып бәбкәләр чыгара, — диде тәмам аптыраган Сабира ханым.

Сабира Сабирова бер каз өчен авылдашы белән тавыш чыгармады. Үзенең гомер буе җыйган абруен төшерәсе килмичә, башын аска иеп кайтып китте.

Быел да казлары күп булды Сабира ханымның, ояда чыкканнарына өстәп, сатып та алды.

Бердәнбер көнне июнь кичендә ул капканың теге ягында үзенең озак еллар асраган ана казының тавышын ишетте. Капканы ачты һәм ни күзе белән күрсен, теге ана каз ун бәбкәсен ияртеп, туган нигезенә кайткан!
Менә кайда ул хакыйкать! Баксаң, Мәфтуха апа дәваханәдә ята икән, ире, мөгаен, казларның читлектән чыгып киткәнен шәйләми калгандыр.

— Бәрәкаллаһ, кайттыгыз мени, алтыннарым?! Быел да томрап торган ун бәбкә чыгаргансың икән, алакай, дип, казын сөйде дә, Сабира апа капка алдындагы эскәмиягә утырды.
Бу хәлләр белән таныш Шәмсиямал күршесе дә ботын чабып казларга карап торды да:

— Әйдә ябып куйыйк, милиция чакыртыйк. Каз да, бәбкәләр дә синеке, — диде ул Сабира апага туп-туры карап.

— Нишләп бәбкәләр минеке булсын ди, аны бит ана каз Мәфтуха оясында чыгарган!

— Чыгарса ни, аренда түләрсең. Ана казыңны өч ай ашатканга хакын бирерсең! Йомыркаларны ала казың үзе салган ич, әнә ун бәбкә дә хас үзе!

— Тагын бер тапкыр каз карагы буласым юк, — дип Сабира ханым ана казын бәбкәләре белән Мәфтухаларга куып алып китте.

Хәзер инде көз җитте, бәлки ана казның үзен генә барып алырга вакыттыр? Ә бәлки, читлегеннән чыга алса, карлар ява башлагач, үзе очып кайтыр әле...

(Исемнәр үзгәртеп алынды)
Читайте нас: