Мин Уфаның Сипайлово бистәсендәге Юрий Гагарин урамында яшим. Шәхси автомобилемдә көн дә шушы юлдан эшкә барып, эштән кайтырга туры килә. Шәһәр үзәгендәге юллар шәп анысы. Уфада узган саммитлардан соң асфальт яңартылып, көзге кебек ялтырап ята. Тик менә Гагарин урамындагы ике-өч чакрым ара ралли трассасын хәтерләтә. Уңда – чокыр, сулда – таучык: шуларга эләкмәс өчен, рульне төрле якка боргалыйсың, машина дөбер-шатыр килә, янда утыручыларның күңеле болгана, аннан да бигрәк, дүрт тәгәрмәчле “дустымны” кызганудан җаным әрни. Бу хәл елның-елында кабатлана. Юлны хезмәтләндерүче оешмалар язын чокырларны тегеннән-моннан ямаштырып чыгалар да, шуның белән вәссәлам! Йөзләгән ямаулыктан корама юрганны хәтерләткән урам бер-ике атна ярыйсы гына хәлдә була да, тиздән янә элекке торышына кайта. Иске чокырлар кабат “калкып” чыга, яннарына яңалары өстәлә.