+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 октябрь 2015, 22:30

Картлык? Нинди картлык?

Тәтешле районының Яңа Кодаш авылында командировкада булган чагымда, бик күп мактадылар бу ханымны, шуңа да аның турында сурәтләмә язарга дигән уй туды.

— Венера апа, картлар көненә Сезнең турыда бик матур мәкалә әзерлисе иде, — дидем, үзе белән очрашып-күрешкәч.
— Картлык? Нинди картлык? Белмибез без андый сүзне! — диде ул, бераз үпкәләгәндәй. Аннары, минем югалып калганны күреп, ихлас көлеп җибәрде. — Ачуланмагыз, шаяртырга яратам мин. Ә шулай да “карт” дигән сүзне яратмыйм. Өлкәннәр көне дисәгез дә, барыбер, күңел һич риза түгел әле бу халәт белән килешергә!
Венера ханымга, чыннан да, җитмеш яшь биреп булмый, кызлар сыман йөгереп кенә йөри ул. Әле үзе җитәк­ләгән халык уен кораллары ансамб­лен берәр чарага әзерли, әле Ветераннар советы рәисе буларак, төрле сораулар белән район үзәгенә чаба, әле, үзе 33 ел гомерен багышлаган мәктәбендә (гомум педагогик стажы 40 ел) берәр бәйрәм уңаеннан чыгыш ясый. Ихата тутырып гөлләр үстерергә, кош-корт, мал-туарга асрарга, балаларга-оныкларга каян вакыт табадыр?
— Без яшьтән үк ялны бел­мәдек, әле дә шул тизлек белән барабыз. Элек укытучы башкармаган нинди эш бар иде соң? Ул — агитатор, ул — артист, ул — сайлау комис­сиясендә, халык контро­лендә. Дәресләргә ничек вакыт калгандыр. Укучылар да бит мәктәптә бүгенге кебек 200 түгел иде, алтышар йөз бала белем алды. Шул вакытларда чыныкканбыз, әле дә шул ярдәм итә. Укытучыларга карагыз, мин, мәсәлән, атлап йөрүче бер укытучыны да белмим, алар йөгереп йөрергә күнеккән. Авыл җирендә — бигрәк тә. Чөнки тынгысыз мәктәп тормышына, дәфтәр­ләргә, бетмәс-төкәнмәс чараларга, тикшерүләргә өстәп, ихата тулы малы, дистәләгән сутый бакча да бар, — ди Венера ханым.
Сүзләрен дәлилләгәндәй, үзе һаман йөгерә дә йөгерә: йөгереп кенә чәй куя, йөгереп кенә гөлләренә су сибә, сепаратын кора. Авылда, аның активлыгына сокланып, “метеор белән бер ул безнең Венера” диләр. Ире танылган механизатор Фирус абый белән алар әле дә абзар тутырып мал асрый. Ите дә, сөте дә, каймагы, мае, сыры, эремчеге дә — үзләренеке. Авылда яшәп мал тотмаска оялам мин, ди Венера ханым. Ә яраткан эше... чалгы белән печән чабу икән.
— Кинәнеп, рәхәтләнеп чабам. И ул печәнкәйнең хуш исе! Аннан соң ял итеп, берничә минут зәп-зәңгәр күккә карап ятам — җан ял итә. Тик менә абыең косилка алып кайтты әле, шуңа эч пошып тора, арытаба ничек булыр инде, — ди ул, елмаеп.
Электән үк үзе сценарийлар төзеп, төрле бәйрәмнәрне, Сабантуйларны матур итеп алып барырга күнеккән Венера Әнгам кызы әле дә күренекле авыл­дашларының кичәләрен әзерләп, зурлап-ямьләп, матур-матур чаралар үткәрә. Кешенең күңелен күрүдән үзе әйтеп бетерә алмаслык тәм таба. Менә шундый ак күңелле, изге бер зат ул. Әле дә менә авылның хөрмәтле укытучысы, бик ихтирамлы бер апаның 85 яшенә кичә әзерләп йөрүе: бөтен мәдәният хезмәт­кәр­ләрен, мәгарифне, яшен-картын “эшкә җиккән”. Венера ападан беркемгә дә тынгылык юк, дип шаярта коллегалары.
— Кешенең хезмәтен күрә, бәяли белергә кирәк. Үзебезнең авылдашларны, иң беренче чиратта, без данларга бурычлы. Көнне төнгә ялгап эшләгән, лаеклы балалар үстергән геройларыбыз арабызда яши, үсеп килүче буын аларны белергә, алар белән горурланырга тиеш, — ди Венера ханым. — Ниндидер берәр чара үткәрмәсәм, концертлар булмый торса, мандолинамны озак кулга алмасам, чыдый алмый башлыйм мин, күңелгә нидер җитми, тормыш­ның яме югала.
Әтисе, танылган укытучы Әнгам абый кызы Венераны җырчы итәсе килгән, шуңа да кечкенә чагында мандолина алып биргән булган. Әмма Венера җырчы булып китмәгән, тормыштагы хезмәте итеп әтисе юлын сайлаган. Әмма җырдан беркайчан да аерылмаган, авылда да, районда да бик яраталар аның моңлы тавышын. Җыр бәйгеләрендә саллы гына җиңүләр дә яулаган ул, сәхнәне, мандолинасын беркайчан да ташламаган.
Шундый тулыканлы тормыш алып баручы, дүрт стена арасында бикләнеп ятмыйча, олыгайгач та җәмәгать тормышы белән янып яшәүче, күңеле белән һаман да яшь булып калучы Венера апа кебек кешеләр соклану тудыра.
Читайте нас: